Шәһри Казан

Нечкә күңел нигә телгәләнгән?

Татар дөньясында үтә талантлы, югары, шедевр дәрәҗәсендәге әсәрләр иҗат иткән, әмма, ни сәбәптәндер, тиешенчә хуплау һәм зурлау тапмаган бөек шәхесләр байтак. Артык тыйнаклыктанмы, үҗәтлек җитмәүдәнме, бәлки кемнәрнеңдер хөсетлеге-көнчелеге дә сәбәп булгандыр - аларның таланты тиешенчә, бөтен киңлеге белән тормышка ашмаган, күбесе күләгәдә калып, гомеренең соңгы елларын авырлыкта үткәргәннәр. Әмма халык...

Сөекле композиторыбыз Рөстәм Яхин - әнә шундыйларның берсе. Аның нечкә зәвык, көчле тойгылар белән сугарылган, татар музыкасының аһәңен, матурлыгын югары, классик дәрәҗәдә яңгыратырга мөмкинлек биргән әсәрләре профессиональ җырчылар тарафыннан бик яратып башкарылалар, сәхнә-заллардан һәрчак яңгырап, авторының мәңгелек, үлемсез булуын раслап торалар. Яхинның сихри көчкә ия булган, үзәккә үтеп керердәй моңсу, моңлы һәм талгын романсларын тыңлаган саен тыңлыйсы килә, күңелдә берни белән дә алыштырып булмый торган рәхәтлек тойгысы туа, җан ял итә. Күкрәкнең бер читендә генә ниндидер сыкрау - халкы өчен әйтеп бетергесез зур хезмәт күрсәтеп тә, гомеренең соңгы өлешен тиешенчә кадер-хөрмәт күрми, мохтаҗлыкта үткәргән бу олуг зат турындагы уй тынгылык бирми. Ирексездән, Тукай сүзләре искә төшә: «Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?!»
Рөстәм Яхинның үлемсез иҗаты, көчле, мәгърур әсәрләре турында күп язылды. Ләкин ул беренче чиратта ДӘҮЛӘТ ГИМНЫбызның авторы. Гомерендә бары тик әнә шул бер генә әсәрне иҗат иткән булса да, кадер-хөрмәттә, байлыкта-рәхәттә яшәргә тиеш иде. Әмма...
Ике белгечлек буенча консерватория белеме алган Р.Яхинга Казан консерваториясендә үзе теләгәнчә, киң колач белән эшләргә мөмкинлек табылмый. Нечкә күңеле үзенә карата каты бәрелүне, хаксызлыкны күтәрә алмый. Яшь музыкант тулысы белән иҗатка чума. Иҗаты бик тә мул, бәрәкәтле була, әмма рухи яктан зур канәгатьләнү китергән бу шөгыль, кызганыч ки, матди яктан иркенлектә яшәргә мөмкинлек бирми. Р.Яхинга багышлап төшерелгән документаль фильмда аның соңгы елларында фәкыйрьлектә яшәве турында сөйләнә. Ачык-мөлаем йөзле, әмма азсүзле композиторның якын дуслары да күп булмаган. Шәхси тормышы да үзе теләгәнчә барып чыкмаган - кызганыч ки, ул яраткан кешесе белән бергә була алмаган, әмма гомере буе аны юксынып яшәгән (бу турыдагы фикерләрен ул якын дусты Мостафа Ногман белән уртаклаша торган була). Хатынының исә үтә үзенчәлекле холыклы булуы, иреннән көнләшүе, аны башкалардан читләштерүе, үзенең исә моңа берничек тә каршы тора алмавы - болар барысы да аның күңелен телгәләгәндер. Җитмәсә, Ходай бала да бүләк итми. Шул бушлыкны тутырырга омтылган хатыны Хәлимә ханым фатирларында сукбай эт һәм мәчеләр асрый башлый. Олыгайган көндә бу эшнең үтә мәшәкатьле булуы билгеле. Нәтиҗәдә, иҗат итү өчен иң кирәкле булган шартлар - тынычлык-тынлык, үзең генә калып эшләү мөмкинлеге юкка чыга, өйдәге бар җиһаз, музыка кораллары һәм нота кәгазьләре эт һәм мәче нәҗесе белән пычранып бетә. Замандашларының искә алулары буенча, композитор бу хәлне бик авыр кичергән, әмма беркемгә дә зарланмаган.
Рөстәм ага вафат булганнан соң да аның әлегәчә исән булган мирасын саклау турында кайгыртучы табылмый. Көннәрдән бер көнне композиторның йорт җиһазлары, келәмнәре, чемодан-сандыклары (бәлки аларда Рөстәм аганың моңарчы яңгырамаган әсәрләре дә булгандыр) чүплеккә чыгарып атыла. Ниндидер ике бомжның ул әйберләрне чанага төяп билгесез якка алып киткәннәрен карап калган күршеләре күз яшьләрен тыя алмыйлар. Шулай итеп, композиторның бик күп китаплары, документлары, зур архивының күпчелек өлеше бөтенләйгә юкка чыга. Кайбер шәхси әйберләре - сәгатьләре, фотолары һәм ноталарын Хәлимә ханымның варисы җыйнап, Татарстан урамындагы фатирының бер бүлмәсенә урнаштырган. Ул бу бүлмәдән киләчәктә музыкаль салон ясап, анда Р.Яхинның әлегәчә ремонттан кайтмаган роялен урнаштырырга теләвен белдергән. Ләкин бу гына аз, бик аз, әлбәттә. Рөстәм Яхинның Казан шәһәренең үзәгендә һичшиксез менә дигән һәйкәле, зур музее булырга тиеш.
Бар шундый милләтләр - алар кечкенә генә уңышка ирешкән улларын да кадерләп туймыйлар, мирасын барлыйлар, киләчәк буыннар өчен түкми-чәчми саклауның әллә нинди җайларын табалар. Хәтта тормышын яшел елан белән бәйләгән шагыйрьләр турында да: «Ул бик каты авырый иде шул», - дип йомшартып һәм яратып әйтелгән сүзләрне ишеткәнем бар минем башка халыкларда. Без генә, нишләптер, менә дигән затларыбызны да кадерләп саклый белмибез. «...Исәннәрнең кадерен бел» дигән гыйбарәне көн дә ишетеп торсак та, аны үтәүне кирәк дип тапмыйбыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: