Шәһри Казан

Әни

Әни, урамга чыккач ук, сине искә алдым бүген. Кояшлы көн дип, җиңел куртканы кияргә ашыкканмын икән. Син янымда булсаң, муеныма шарф уратып чыгарып җибәргән булыр идең... Көн җылы кебек үзе. Җиле салкын, куллар туңа. Кешеләрнең йөзләренә карыйм. Кешеләр ник елмаймый икән? Кояшны күреп, ник сөенмиләр? Әнә, бәләкәй улын җитәкләп, бер...

Реклама

Әни, урамга чыккач ук, сине искә алдым бүген. Кояшлы көн дип, җиңел куртканы кияргә ашыкканмын икән. Син янымда булсаң, муеныма шарф уратып чыгарып җибәргән булыр идең...
Көн җылы кебек үзе. Җиле салкын, куллар туңа.
Кешеләрнең йөзләренә карыйм. Кешеләр ник елмаймый икән? Кояшны күреп, ник сөенмиләр? Әнә, бәләкәй улын җитәкләп, бер әти кеше килә. Киоскка таба каерыла-каерыла караган малаена туңдырма сатып алса, нәрсә була инде шунда. Салкын бит, диярсең син. Дөрес, җиле салкын. Шулай да...
Шарфым кайда икән, әни? Кайтуга, эзләп табып куярга сүз бирәм. Авырмасам ярый инде...
Тиздән сирень чәчәге белән бар урам тулыр. Мин, таҗында биш яфракчыгы булган сиреньнәрне табып, аларны чәйни-чәйни, иң татлы хыялларымны искә төшерермен. Яшь егетләр, карт әбиләр сирень чәчәкләрен каерып сындырачак инде. Кыз-кыркын бүлмәсендә сирень исләре аңкыр. Шул кызлар арасыннан берсе, колакчын киеп, Айдар Галимовның җырларын тыңлар. «Нәрсә булды сиңа бүген?» - дип җырлар Айдар. Ә ул кыз, мөлаем елмаеп: «Нәрсә булсын инде... Мәхәббәт!» - дип җавап бирер эчтән генә.
...Суык тияр сыман миңа, сизәм. Борын кычыта, күзләремә яшьләр килә. Юк-юк, минем бер борчуым да юк, әнием. Кияргә - киемем, ризык алырга акчам бар. Бәхетле мин! «Яраткан кешең юк», - диярсең. Син бит беләсең: миңа Кутуй кебек матур, Такташ кебек бунтарь, Тукай кебек туры сүзле, Җәлил кебек батыр, Дәрдмәнд кебек бай кеше кирәк. Кайлардан табарга соң хәзер шундый Мәҗнүнне?!
Безгә диңгез буенда яшәп алырга кирәк, әни. Мәсәлән, Ялтада. Элек безнең халык шунда ял иткән, шунда илһам җыеп кайткан. Синең белән бергә, менә шундый кояшлы бер көндә чыгар идек су буена... Һәм син миңа бәхет турында сөйләр идең. Нәни оныгым Фәридә белән мәш килү, әтиең яраткан ризыкларны әзерләү, атнасына йөз дә биш мәртәбә идән юу - менә шул инде ул бәхет, диярсең. Тавыш күтәрмичә, вакытында тынычлана алу... Бу да бәхет, диярсең син. Ә мин, синнән күзләремне ала алмыйча, тыңлармын да тыңлармын. «Беркайчан әйтмә син авыр сүз - йөрәкләр болай да яралы...» Их, әни, әни... Син гел шулай Айдар Галимов белән бер фикердә булдың. Аны яратып тыңлаганымны беләсең...
...Әнә бер абзый килә. Исерек. Күп эчмәсен иде халык, име, әни?! Безнекеләр, Ремарк әсәрләренең геройлары кебек, стакан тутырып эчә.
Ремаркның әсәрләрендә һәр эчкече, әни, хыялый... Китаплардагы, кинолардагы исерекләрне аңлыйсың, ә тормышта күрсәң, хәмер, махмыр исләренә түзә алмыйча, тизрәк алардан качарга тырышасың. Безнең туганнарыбыз, якыннарыбыз арасында аракы белән авыручылар бөтенләй булмасын иде, име, әни...
...Көн җылына башлады кебек, әни. Сине уйлагангадырмы...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: