Шәһри Казан

Рамил Төхфәтуллин Камал театрына кайтты: «Әлеге вакыйганы гаиләмә, туган нигеземә кайту дип кабул иттем»

Бүген Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рамил Төхфәтуллин Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры белән рәсми рәвештә килешү төзеде. «Шәһри Казан» газетасы да Рамил әфәндене тормышындагы әлеге үзгәрешләр белән чын күңелдән котлап, аның белән элемтәгә чыкты.


- Еллык килешү сентябрьдә төзелсә дә, Галиәсгар Камал театрындагы рәсми эш көнем кичәдән башланды.

- Рамил әфәнде, Сезне чын күңелдән котлыйбыз, без бик шат. Үзегез нинди хисләр кичерәсез?
- Моны бер генә сүз белән аңлатып була - бәхетне тою хисе. Камал театры - аерым бер дәүләт ул. Күпме гомер ителгән, никадәр көч салынган. Шуңа күрә әлеге вакыйганы гаиләмә, туган нигеземә кайту дип кабул иттем. Бу минем өчен зур вакыйга. "Болай йөреп булмый, сәхнәгә кайтырга кирәк", - дигән уй күңелгә бер дә тынлыгык бирмәде. Күңел сәхнәгә тартылды. Чынлап та, шушы еллар аралыгында сөйләшкән һәр кешедән диярлек: "Нигә? Кайчан?" - кебек сорауларга җавап бирергә туры килде. Инде болар туйдыра да башлады. Ихластан кайту теләге күптән туган иде. Төрле сәбәпләр аркасында әлеге теләгем тормышка гына аша алмады. Хәзер менә, Аллага шөкер, уртак фикергә килдек. Фәрит Рәфкатовичка чын күңелдән бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бернинди дә каршы килү булмады, мине аңлап кабул итте. Театрга да файдам тияр, дип уйлыйм. Труппа яңарып торса да, умыртка баганасы барыбер ул даими бара. Үзебезнең абый-апалар янына кайту, алар белән янәшә булу, яшьтәшләр белән бергә эшләү - җан теләгән халәт. Сәхнәне бик сагындым, әлбәттә.

- Сөйләшүләр күптәннән бардымы?
- Булды инде. Шактыйдан. Әмма Ходайның "Амин!" дигән сәгате менә шушы вакытта сукты. Дөрес, карар күптән түгел кылынган иде. Бүген исә рәсмиләштерелде.

- Эшкә нинди шартларда алындыгыз?
- Вакытлыча түгел, әгәр шушы күз алдында тотугыз булса. Алла теләсә, бөтен барлыгымны шушы театрга багышларга исәплим. Беренче ролем расланды инде. Фәрит Рәфкатович Аяз Гыйләҗевнең "Әтәч менгән читәнгә" әсәренә тотына. Бу зур эш, чөнки мондый прозаны сәхнәләштерергә кирәк. Катлаулы да, кызыклы да булыр дип уйлыйм. Фәрит Рәфкатович авыл лирикасы, авыл мохите, милләткә кагылышлы җитди мәсьәләләр күтәрелгән шушы әсәрдә миңа да роль раслады. Әлегә аның нинди роль буласы сер булып калсын. Шуңа күрә җиң сызганып эшкә тотынам.

- Моңа кадәр Сез Качалов исемендәге Казан Рус зур драма театрында эшләдегез бит.
- Әйе, сәхнәдән бизмәдем. Анда эшләү елларымда эчке дөньямны баеттым. Джозеф Стайнның "Скрипач на крыше" мюзиклында төп рольне башкару, яңа тамашачы белән очрашу, яңа мохиттә эшләү файдага гына булгандыр, миңа калса. Ләкин Камал театрын сагыну хисе минем белән гел янәшә булды. Инде киләчәктә тамашачым белән шушы театрның тамаша залларында күрешергә язсын.

Белешмә өчен. Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин Камал театрында 1987 елдан бирле эшли башлый. Тамашачы мәхәббәтен ул Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ы, Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е, Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре», Зөлфәт Хәкимнең «Килә ява, килә ява» белән «Телсез күке» һәм башка бик күп рольләре белән яулап алды. 2007 елда ул Министрлар Кабинетына эшкә алына. 2015 елда Качалов исемендәге Казан Рус зур драма театрында эшли башлый.

Реклама

Фото: business-online.ru

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 25 февраля 2018 в 15:12
    Әнгам Атнабаев шигырьләре Әнгам Атнабаев: «Менә шулай» Көн дә иртән «Великая Русь» дип, Уяталар урыс чаңнары… Менә тагын урыс кышы җитте, Көрәп ява урыс карлары.
    64
    0
    1
  • 25 февраля 2018 в 12:22
    Татарларда туй йолалары Татарларда – туй иң зур гаилә бәйрәме. Байлар, урта хәллеләр турында әйтеп тә торасы юк, хәтта ярлылар да, үз якыннарын кунак итәр өчен, соңгы тиенен дә кызганмыйлар. Шундый затлы мәҗлестә миңа иң кадерле кунак сыйфатында түрдә утырырга туры килде.
    68
    0
    2
  • 25 февраля 2018 в 10:35
    Агросәнәгать паркының беренчесе Зәйдә булачак Татарстан Президенты үзенең еллык юлламасында районнарда агросәнәгать паркларын булдыру турында әйткән иде. Әлеге мәсьәләдә нинди яңалыклар бар икән? Беренче парклар кайда ачылачак? Илнур Абдуллин, Биектау.
    60
    0
    0
  • 25 февраля 2018 в 09:12
    Без русчаны татар теле аша өйрәндек Без мәктәптә фәннәрне татарча укыдык. Әлки районының Төгәлбай авылында 1930 елларда колхозлар оешкач, беренче мәктәп ачыла. Югары белемле мөгаллим Сөнгатулла Муллинны әле дә хәтерлим. Мәктәптән тыш, теләгән кешеләрне ул кичләрен җыеп укырга өйрәтә иде. Мин 1945 елда беренче сыйныфка кердем. 
    55
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 18:43
    Салават Фәтхетдинов: “Туган якны сагынып елый идем” “Армиядә хезмәт итеңме?” – дигән сорау мине һәрчак кыен хәлдә калдыра, чөнки мин “стройбатта”, акча эшләп яттым.
    248
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 13:17
    «Алкаш ясыйсыз бит инде...»  Элегрәк булган бу хәл. Әле татарлар эчү белән хәзерге замандагы кебек бик нык мавыкмаган чакларда булган, диләр.
    198
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 13:14
    321
    0
    4
  • 24 февраля 2018 в 12:09
    Уяну Бу тарихны безгә алкоголизмнан дәваланган ханым сөйләде. 
    192
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 11:08
    Помидорның ниндиен сайларга? Баллы помидорлар (черри сортлары): Бусинка, Сладкий фонтан, Волшебная арфа, Черри Ира, Чезаре (F1 гибридлы сортлар).
    209
    0
    1
  • 24 февраля 2018 в 10:05
    Акыллы кеше аздан гына да бәхетле, ә ахмакка һәрвакыт җитми Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул.  Хәсән Туфан.
    90
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 05:11
    Сәламәтлек комбинаты урынында нәрсә булачак? Шәһәр уртасында бөтен кеше яратып йөргән Сәламәтлек комбинатын җир белән тигезләп куйдылар. Хәзер ул урынны койма белән уратып алганнар. Монда нәрсә булачак икән? Берәр сәүдә күңел ачу үзәге төзергә уйлыйлармы, әллә комбинатны яңартачаклармы?  Сөләйман Шакиров, Казан.
    142
    0
    0
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    374
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    483
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    875
    0
    2
  • 25 февраля 2018 в 16:08
    Сине бар да “яратачак”, алтын медаль алмасаң
    Җилдән җитез унбиш яшьлек кыз бала катлаулы элементлар ясап, боз өстенә бизәкләр төшереп, миллионлаган спорт сөючене шатландырып чыгыш ясаганда тыныч күңел белән карап утырып буламыни ул! Бу бит беренче, күптән көтелгән алтын, аяк чалучылар корган киртәләрне ватып-җимереп  күпләрнең авызын томалар өчен җавап!
    356
    0
    6