Шәһри Казан

Татар фильмына кастинг: “Безгә театр уйнарга кирәкми”

«Татаркино» оешмасы базасында танылган татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинг узды. Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, кастинг алдан язылу буенча оештырылды.

Без – журналистларга да кастингның бер өлешен карау мөмкинлеге насыйп булды. Жюрида 3 кеше: “Татаркино” оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова, Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин театры актеры Ирек Хафизов һәм фильмның режиссеры Әмир Галиәскәров. 

«Кастингта 100дән артык кеше катнаша. Килүчеләрнең күплегенә үзем дә шаккаттым, чөнки реклама белән артык мавыкмадык, берничә аккаунта гына игълан иттек. Шуңа да карамастан, кызыксыну көчле. Әллә пьесаны шулкадәр яраталармы, әллә кинода төшү теләге зурмы, анысын әйтә алмыйм. Ләкин, минемчә, бу – сөенечле күренеш. Халык кызыксына икән, димәк, татар киносының киләчәге бар. Гадәттә, һәр татар киносында бер үк йөзләр очрый. Ә безгә яңа йөзләр кирәк. Ул вакытта киноны карарга да кызык булачак. Танылган артистлар да көтелә. Әлегә аларның исемнәре сер булып саклана”, - ди Миләүшә Айтуганова.

Төп геройлар роленә 18-22 яшьтәге егетләр һәм кызларны эзлиләр. Шулай ук укытучы, студентларның әти-әниләре, әсир фашистлар һ.б. рольләргә геройлар кирәк икән. Кастингта катнашучылар арасында эпизодик рольләргә туры килүчеләр дә сайлап алыначак. Шуңа күрә кастингта яшь буенча чикләүләр юк.

Кастингка килүчеләрнең күбесе әсәрне бөтенләй укымаган. Хәер, жюри әгъзалары әйтүенчә, катнашучыларга әсәрне уку шарты куелмаган булган. Әмма икенче турга узучыларга пьесаны уку мәҗбүри. Икенче турда әсәрдән алынган өзекләр укылачак. 

Шуңа игътибар иттем, кастингта катнашучылар арасында татар телен камил белмәүчеләр дә бар. Аларның курыкмыйча, татар фильмында уйнарга теләп кастингка килүләре сөендерде. Игътибарымны җәлеп иткән тагын бер күренеш: күбесе жюри алдында сәнгатьле итеп һәм кычкырып шигырь яки монолог сөйләде. Кинода төшү өчен моның артык булуын хәтта мин дә беләм. Фильмда кеше мөмкин кадәр гади һәм үзе булып калырга тиеш дип уйлыйм.

Реклама

“Без татар фильмын төшерергә телибез икән, геройларның теле саф һәм чиста булырга тиеш. Кастингка килүчеләрдән “сез кайдан?” дип сорыйбыз, чөнки һәр районның үз диалекты бар. Телдән кала, артистлык осталыгы булуы да мөһим. Тагын бер таләп – биредә театр уйнарга кирәкми. Кино ул, гомумән, икенче сәнгать. Катнашучыларның күбесе сәхнәдә басып торган сыман шигырь сөйли. Безгә андый әйбер кирәк түгел, чөнки кинода ул юк”, - ди Ирек Хафизов.

Кинода төрле ел фасыллары чагылганга күрә, аны ел дәвамында төшерергә ниятлиләр. “Режиссер Әмир Галиәскәров белән Арча районы Үрнәк авылына барып кайттык. Сугыш вакытында анда педагогика училищесының биналары булган. Хәзер ул урында аграр көллияте урнашкан. Фильм күренешләрен шул биналарда төшерергә телибез. Кайбер күренешләр Мөхәммәт Мәһдиевның туган авылында да төшереләчәк”, - диде Миләүшә Айтуганова.

Ул фильмны төшерүдә булган кыенлыклар турында да әйтте. “Без шул еллардагы реквизитларны эзлибез. Костюмнар, киез итекләр, телогрейка, дәфтәр, көндәлек, дәресләк, каләм һәм башка бик күп шул заман әйберләре кирәк. Безгә ярдәм итүчеләр булса, шат булыр идек”, - ди М.Айтуганова.

Фильмны төшерү өчен милли үзаңны үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 4 миллион 700 мең сум акча бирелгән. “Әлбәттә, кино өчен бу акча аз, әмма әлегә булганына төшерәбез. Киләчәктә иганәчеләр табылыр дигән өметтә калабыз”, - ди Миләүшә Айтуганова. 

Сюжет буенча, вакыйгалар сугыш чорында бара.  “Без — кырык беренче ел балалары” повестенда Бөек Ватан сугышы чорында балаларның педагогия көллиятендә белем алуы тасвирлана. Сугыш елларында укырга килгән гади авыл балалары бик күп авырлыкларга дучар була. Алар алган белемнәренең киләчәктә кирәк булачагын тулаем аңлыйлар, шуңа күрә тырышып укыйлар. М.Мәһдиев повесте бу яктан хәзерге заман яшьләренә яхшы үрнәк булып тора.    

Эльвира ШАКИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: