16+

Ашказаны асты бизен дәвалау өчен 4 рецепт

Ашказаны асты бизе ашкайнату өчен җавап бирә торган мөһим органнарның берсе.

Ашказаны асты бизен дәвалау өчен 4 рецепт

Ашказаны асты бизе ашкайнату өчен җавап бирә торган мөһим органнарның берсе.

Ул сафтан чыкса, панкреатит, шикәр авыруы барлыкка килүе бар. Шуңа да аны тәртиптә тотарга тырышырга кирәк.

Укроп орлыгы бу очракта ярдәм итә ала. 1 чәй кашыгы укроп орлыгын 1 стакан кайнар суда төнәтергә. Шул төнәтмәне көн дәвамында аз-азлап эчеп бетерергә.

Солы электән ашказаны асты бизе өчен файдалы санала. Мисалга, көн саен берничә тапкыр солы боткасы ашау файдалы. Моны атна дәвамында эшләргә кирәк.

Ярты кило солы ярмасын 1 литр кайнар суда төнәтеп, яртышар стакан күләмендә көнгә өч тапкыр эчәргә дә була.
Лимон, петрушка, сарымсак катнашмасы да ашказаны асты бизе өчен бик файдалы.
Моның өчен 1 кг лимон, 300 гр сарымсак, 300 гр петрушка кирәк булачак.

Лимонның төшен алырга, әмма кабыгын калдырырга. Өч ингредиентны да бергә кушып, иттарткычтан чыгарырга һәм банкага тутырып, суыткычта сакларга. Көн саен 1 чәй кашыгы күләмендә, ашарга 15 минут кала, өч тапкыр эчәргә.

Карабодай белән кефир да ашказаны асты бизенә уңай йогынты ясый. Кичтән ярты литр кефирга 1 стакан карабодай салып, ярманы бүрттерегез. 12 сәгать тотканнар соң катнашманы ике өлешкә бүлегез. Бер өлешен иртән, икенчесен кичке ашта ашагыз.

Әгәр дә мөмкинлегегез булса, көн дәвамында башка ризык ашамаска тырышыгыз. Моны 2-3 көн дәвам итәргә кирәк. Берничә көннән төшке ашка яшелчә ашый аласыз. Ун көннән соң организмны "ял иттерергә" һәм ун көн узгач кабатларга киңәш ителә.

Фотонейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading