16+

Талпаннар активлыгы алда әле

Быел Татарстанда талпан инфекцияләре сезоны 25 мартта башлангыч алды.

Талпаннар активлыгы алда әле

Быел Татарстанда талпан инфекцияләре сезоны 25 мартта башлангыч алды.

Бу көнне беренче талпан кадалу очрагы теркәлгән. Бүгенге көнгә медицина оешмаларына талпан кадалу сәбәпле 437 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәcе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Чагыштыру өчен, узган елның шул ук чорында бу көнгә талпан кадалуның 1548 очрагы теркәлгән булган, ягъни быел 3,5 тапкырга кимрәк. Белгечләр моны һава торышының талпаннар активлыгы өчен кулай булмавы белән аңлата. 437 кешенең 15е талпанны Татарстаннан читтә – Марий Эл, Башкортстан, Чуашстан, Краснодар крае, Удмуртия, Самара һәм Оренбург өлкәләрендә эләктергән.

Талпан кадалу очракларының 17 проценты дача участокларында булган. Иң күп мөрәҗәгатьләр традицион рәвештә Казан, Әлмәт, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә теркәлгән.

Быел кешеләрдән алынган 33 талпан тикшерелгән, аларның бары тик берсендә генә инфекция табылган. Халык арасында талпан инфекцияләре белән зарарлану очраклары әлегә теркәлмәгән.

Талпаннарга каршы эшкәртү эшләре планлаштырылган, ләкин һава торышы сәбәпле алар әлегә тулы күләмдә башкарылмый. Хәзерге вакытта нибары 105 гектар мәйдан эшкәртелгән. Алга таба эшкәртүләр парклар, скверлар, зиратлар һәм балалар ял лагерьларында дәвам итәчәк.

Май бәйрәмнәре якынлашу сәбәпле, табигатькә чыгучылар саны артачак. Белгечләр талпан энцефалитына каршы вакцинация үтәргә киңәш итә. Тулы вакцинация курсы кешене бу инфекциядән 3 елга саклый.

Талпан кадалган очракта, аны мөстәкыйль рәвештә сак кына алып, лабораториягә тикшерергә тапшырырга мөмкин. Аннан соң 21 көн дәвамында сәламәтлекне күзәтергә кирәк. Температура күтәрелү, баш авырту, мускуллар сызлау кебек билгеләр барлыкка килсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу билгеләр еш кына гади салкын тиюгә охшаган булса да, игътибарсыз калдырырга ярамый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading