16+

Тәнкыйтьләп утыручыларның үзләренә дә себерке тоттырганнар

Казанда гомумшәһәр өмәсендә 50 меңгә якын кеше катнашкан

Тәнкыйтьләп утыручыларның үзләренә дә себерке тоттырганнар

Казанда гомумшәһәр өмәсендә 50 меңгә якын кеше катнашкан

Санитар икеайлык барышында Казанда инде 17 миллион квадрат метр юл өслеге, 4 мең ишегалды җыештырылган, 63 чакрым рәшәткә, 959 тукталыш павильоны чистартылган.

– Казанда 25 апрельдәге гомумшәһәр өмәсендә 4,3 мең предприятие һәм оешма, 50 меңгә якын кеше катнашты. Уртак тырышлыкта 1,4 миллион квадрат метр юл өслеге, 1,5 миллион квадрат метр яшел зона җыештырылды, полигонга 9 мең кубометр чүп чыгарылды, – дип хәбәр итте “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шайнуров.
Өмәгә карата Казан мэры Илсур Метшин да үзенең фикерләре белән уртаклашты.

– Шимбә өмәсендә актив катнашкан казанлыларга, мәктәп укучыларына, көллиятләргә һәм ВУЗларга, студентларга, яшьләргә, предприятиеләр, учреждениеләр һәм идарәче компанияләр хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләренә кушылам. Нәтиҗәне күрү куанычлы: эшкә барганда шәһәрдәге өмәгә кадәрге күренешне һәм аннан соңгы чисталыкны күрдек. Бу матур традиция – уртак тырышлык нәтиҗәне күп тапкырларга яхшырта. Без чиста шәһәр булуыбыз белән горурланырга гадәтләндек. Казан кунаклары да безнең бу үрнәк мисалга игътибар итә. Өмәгә чыккан, чисталыкка сак караган, чүпне савыттан читкә ташламаган, балаларын башкалар хезмәтенә хөрмәт белән карарга кирәклеген тәрбияләп үстергән кешеләргә тагын бер кат рәхмәт! Без бергәләшеп шәһәребезне тагын да уңайлырак һәм чистарак итәбез, – диде мэр Илсур Метшин.

Башкала районнары өмәдә кайбер зоналарга аерым игътибар биргән.
– Совет районында яшел зоналарны, Киров һәм Мәскәү районнарында елгаларның яр буйларын, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында торак йортлар һәм спорт корылмалары тирәләрен җыештырдылар. Вахитов һәм Идел буе районнарында “Халык контроле” электрон адресына тәнкыйтьләп хәбәр ителгән мәйданчыкларны тәртипкә китерделәр. “Халык контроле”нә тәнкыйть хаты язган кешеләрнең үзләрен дә өмәдә катнашырга чакырганнар, – диде Альберт Шайнуров.

Гомумшәһәр өмәсе көнендә 1 993 ишегалды җыештырылган. Бу узган елгыдан 400 ишегалдына күбрәк. Идарәче компанияләр хезмәткәрләре белән бергә территорияләрне җыештырырга йортларда яшәүчеләр дә чыккан, агачлар да утыртканнар. Урицкий паркында һәм “Савиново” паркында 100 себер кедры утыртылган.

“Яшь Гвардия”, студентларның төзелеш отрядлары вәкилләре, шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты хезмәткәрләре белән берлектә Зур Крыловка урамындагы җәяүлеләр җир асты кичүе диварларын төрле рәсемнәрдән юган. Елга техникумы һәм Төзелеш көллияте студентлары бу атнада Несмелов һәм Липатов урамнарындагы җәяүлеләр кичүләрен чистартачак. Идел буе районындагы Балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм “Игелекле Казан” активистлары Ташаяк урамындагы кичүне җыештырырга әзерләнә. Казанның Халыкара мәктәбе укучылары Федосеев урамындагы скверда өмә үткәрергә өлгерде инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading