Шәһри Казан

Театрга яшьтән гашыйк ул

Моннан ике ай элек Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры итеп социология фәннәре кандидаты Мансур Зиннур улы ЯРМИЕВ билгеләнде. Ул - Саба районының Явлаштау авылыннан. Башта Арча педучилищесында, аннары Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында белем алган. Соңрак Татарстан Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясенең икътисад факультетын тәмамлаган. Финанс...

Реклама

Үзенең хезмәт юлын музыка сәнгате белән бәйләргә йөргәндә, язмыш дигәнең Мансур Зиннур улын бөтенләй башка сукмактан җибәрә. Әмма егетнең тырышлыгын һәр җирдә күреп алалар. Кайда гына эшләмәсен, йөрәк түренә кереп оялаган моң аңа тынгылык бирми. Ялгыз калган чакларында кулына баянын алып моңланырга ярата ул. «Үземнең курсташларым Асаф Вәлиев, Илсур Сафиннарның җырлаганын ишетсәм, әле дә күзләремә яшьләр килә», - ди Мансур әфәнде. Театрга да яшьтән гашыйк ул. Шуның өчен дә студент елларында ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына ишегалды себерүче булып урнаша. Ул чакларда Шәүкәт Биктимеровның «якташ» дип якын итеп йөрүе дә аның өчен зур горурлык була.
Бүгенге җитәкче үзе дә артистлар сыман җор телле дә, шаян да. Театр директоры Мансур Зиннур улы белән әңгәмәбез аның киләчәккә планнары хакында.
- Мансур әфәнде, җитәкче кешене урыны түгел, аның эше бизи, диләр. Театрга килгәч тә ниләр башкарырга өлгердегез?
- Яшь тамашачы театрына бирелгән бинада һаман да хәрбиләр утыру сәбәпле, безгә үзебезнең Гладилов урамында элекке урында эшләп торырга туры килә. «Созвездие- Йолдызлык»ның директоры Дмитрий Туманов белән уртак тел таптык. Театр коллективы үземне җылы кабул итте. Иң элек һәр кеше белән аерым сөйләшеп чыктым. Беренче чиратта бөтен хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын арттыруга ирештем. Эш стажлары күбрәк булганнар хезмәт хакын күбрәк ала. Беркемне дә эштән җибәрмәдем. Кем минем таләпләр белән килешми, эштән үзе китә. Соңгы вакытта куелган спектакльләрне дискларга яздыра башладык. Узган ел вафат булган артист Фәнәвил Галиевка кабер ташы куйдырырга йөрибез. Бер автобусыбызны спектакльләрдән күренешләр белән бизәргә җыенабыз.
- Театрга бирелгән бина ни хәлдә? Аны бөтенләй үзегезнеке итә алдыгызмы әле?
- Без Офицерлар йортына бөтенләй төзекләндерелгәч кенә күчә алабыз, чөнки ул спектакльләр уйнау өчен яраклы түгел. Мин аның 1953 елда төзелгән проектын эзләп таптым. Шуның буенча зурайтып төзекләндерү турында уйлыйбыз. Әлегә хәрбиләргә аннан чыгып китәргә фәрман юк. Алар үз эшләрен шунда дәвам итәләр.
- Сез яңа бинага күчкәнче, яшь тамашачы театрдан читләшмәсме икән? Театр бит ул тамаша кылу гына түгел, балалар өчен телне, гореф-гадәтләрне саклау урыны да.
- Соңгы бер ай эчендә артистлар утыз җиде спектакль уйнады. 4700 тамашачы җыя алдык. Репертуардагы әсәрләр арасында мәктәп программаларына кертелгәннәре дә бар. Артистлар Казан мәктәпләрендә дә чыгыш ясый. Көненә өчәр урында уйнарга да авырсынмыйлар. Күптән түгел Саба районының Югары Утар авылындагы акылга зәгыйфь балалар интернатында һәм Килдебәк авылы картлар йортында хәйрия спектакльләре уйнадылар. Коллектив Казандагы тернәкләндерү үзәгендә чыгыш ясап, минем исемгә Рәхмәт хаты да алып кайтты. Мин моңа бик шатмын. Моннан соң без һәр айда берәр көн Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академиясенең Кече сәхнәсендә уйнау турында да килештек. Моның өчен мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга рәхмәт. Бер төркем артистлар авылларда яңа төзелгән клубларда Т.Миңнуллинның Нигез ташлары» спектаклен уйнады. Халык аны бик яратып кабул итә. Тиздән Теләче, Кама аръягы, Уфа якларына гастрольләр көтелә.
- Якын киләчәктә репертуар нинди спектакльләр белән тулыланачак?
- Без режиссер Ринат Әюпов белән киңәшеп, элек куелган спектакльләрне дә, афишаларны да яңартырга уйлыйбыз, чөнки аларның кайберләре берәр тапкыр гына уйналып, репертуардан төшеп калган булган. Миңа иң аңлашылмаган нәрсә шул. Еллар буе әзерләнеп күпме көч түгелгән бит аңа югыйсә. Соңгы вакытта Разил Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» әсәре заманча итеп сәхнәләштерелә. Тиздән аның премьерасын күреп булачак. Анда күбрәк Р.Әюповның студентлары уйный. Киләчәктә узачак конкурсларда, фестивальләрдә катнашуны төп максат итеп куйдык.
- Бераз читкәрәк китеп, фәнни эшегезгә кагылышлы сорау бирәсе килә. Сез социология фәннәре кандидаты буларак театрда үзегезнең фәнни эшегезне дәвам итә алырсызмы? Аның темасы да кызыклы гына - «Байлар һәм ярлылар» дип атала. Өйрәнүләрегездән чыгып, кайбер мәгълүматларыгызны безгә дә җиткерсәгез иде.
- Диссертация яклаганчы, миңа шактый гына бомжлар белән очрашырга туры килде. Алар -хәрби предприятиеләрдә эшләгән кешеләр. Элек бик укымышлы булганнар. Шундый биш ир-атка эшкә урнашырга да ярдәм иттем. Кайберләре бу җәмгыятькә яраклашырга теләми. Хәзер дә алар белән аралашам, чөнки докторлык диссертациям дә шул ук темага багышланган. Байларга килгәндә, аларны бездә бай дип әйтеп булмый. Алар үз байлыкларыннан файдалана алмый. Чит илләрдә байлык нәселдән нәселгә күчә, ә бездә ул бер көнлек. Бу тема минем өчен бик кызык.
- Мансур әфәнде, үзегезнең гаилә хәле белән дә танышыйк инде.
- Хатыным Фирдәвес - укытучы. Улыбыз Илназ КФУның икътисад факультетында белем ала, кызыбыз Илүзә 11 нче сыйныфта укый.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: