16+

Тинчурин театры артисты Харис Хөснетдинов: «Хатыныма бер күрүдә гашыйк булдым»

Һәр театрга да тамашачы үзенең яраткан артистларын карарга йөри, алар белән кызыксына. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Харис Хөснетдинов үзенең җор телле булуы белән җәлеп итә. 18 ел гомерен театрга багышлаган артист 40тан артык рольгә җан өргән. Бүген аның иҗаты, тормыш юлы турында сөйләшәбез. - Харис, артистлар театр...

Тинчурин театры артисты Харис Хөснетдинов: «Хатыныма бер күрүдә гашыйк булдым»

Һәр театрга да тамашачы үзенең яраткан артистларын карарга йөри, алар белән кызыксына. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Харис Хөснетдинов үзенең җор телле булуы белән җәлеп итә. 18 ел гомерен театрга багышлаган артист 40тан артык рольгә җан өргән. Бүген аның иҗаты, тормыш юлы турында сөйләшәбез. - Харис, артистлар театр...

Һәр театрга да тамашачы үзенең яраткан артистларын карарга йөри, алар белән кызыксына. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Харис Хөснетдинов үзенең җор телле булуы белән җәлеп итә. 18 ел гомерен театрга багышлаган артист 40тан артык рольгә җан өргән. Бүген аның иҗаты, тормыш юлы турында сөйләшәбез.

- Харис, артистлар театр көнен ничегрәк бил­геләп үтә?
- Ул көнне спектакль уйнаганнан соң, гадәт буенча, кафеда чәй эчеп утырабыз. Костюмерлар, грим салучылар да безнең янда үз осталыкларын күрсәтәләр.

- Артист һөнәрен сайлавыңа үкенмисеңме?
- Юк, киресенчә, сөенәм. Без гаиләдә алты бала үстек. Мәктәптән соң, әти-әни мине авыл хуҗалыгы институтына әзерлек курсларына җибәргәннәр иде. Мине җитәкче итеп күрәселәре килгәндер, ахрысы. I курска документларымны биргәч, театр училищесына укырга чакырган белдерү күреп алдым. Чөнки мәктәптә укыганда ук спектакльләрдә катнаштым. «Зәңгәр шәл»дәге Булатны да уйнадым. Ул чакта Теләчедә узган район конкурсында беренче урынны яулап кайтканыбыз истә әле. Әниләр рөхсәтеннән башка гына театр училищесына китеп бардым. Соңыннан әни: «Ярый әле үз юлыңны таптың», - диде.

- Киләчәктә үзеңә сабак булган балачактагы берәр вакыйганы искә алыйк әле.
- Миңа 11 яшьләр булгандыр. Әдһәм исемле дустым белән күрше апаның бакчасыннан сарымсак урладык. Югыйсә үзебезнең бакчада да үсә иде инде. Икенче көнне милиция килүеннән куркып, су буенда ач килеш көне буе яткан идек. Шуннан бирле беркайчан да андый хәлләр кабатланмады.

- Артист, спектакльдә уйнаганда, драматург сүзләренә үзенекен дә өсти. Импровизация алымын еш кулланасыңмы?
- Импровизация спектакльгә карап кулланыла. Әйтик, «Сүнгән йолдызлар»да, «Йосыф-Зөләйха»да, «Гамлет» кебек спектакльләрдә аны кулланып булмый. Әгәр ул образны баета икән, комедияләрдә еш кулланабыз.

- Тискәре роль уйнаганнан соң, тамашачы нәфрәтен тойганың булдымы?
- Бервакыт «Ничек кияүгә чыгарга?» дигән спектакльгә бер артистыбызның танышлары килгән иде. Спектакльдән соң, «Харисны хәзер күрәсебез дә килми», - дип кайтып киттеләр. «Соңгы риваять»тә сатлыкҗан Нурали Ширинны уйнагач, «Бу ролең өчен бәреп үтерәсе килә», - дигәннәре дә булды.

- Син сәхнәгә чыгар алдыннан гына рольгә керәсеңме, әллә көне буе шул образда йөрисеңме?
- «Соңгы риваять», «Гөлшаян», «Бер күрешү - үзе бер гомер» спектакльләрендә уйный­сы көнне иртән торуга шул образ турында уйлый башлыйсың. Кечерәк рольләр булганда, бер-ике сәгать алдан гына рольгә керәсең.

- Үзеңне сәхнәдән башка күз алдына китерәсеңме?
- Мин, фатир алуга, театрдан китәм, дип йөргән идем. Мәрхүм Наил абый Шәйхетдинов безгә: «Сез хәзер монда беректегез инде, китә алмаячаксыз», -дип белеп әйткән икән. Сәхнәне, театрны яраткач, акча турында уйламыйсың ул. Йөрәккә якын театр.

- Тормышыңда очраклы хәлләр булганы бармы?
- Театр училищесында укып йөргәндә, үземнең сыйныфташым янына университет тулай торагына бардык. Шунда чәй эчеп утырганда, күрше бүлмәдән бер кыз бик матур итеп чигелгән кулъяулыгын кызларга күрсәтергә керде. Моның егете армиягә китәсе икән. Шуңа дип чиккән. Борылып карасам, шундый чибәр кыз басып тора. Бер күрүдә гашыйк булдым үзенә. Кайтып киткәч тә, күз алдыннан китми бит шул кыз. Икенче, өченче дә килдем. Иптәш кызыннан фотосын да сорап алдым. Үзен тиз генә сөйләштерә алмадым. Аннары бер-беребезгә ияләшеп киттек. Дүрт ел очрашканнан соң, гаилә корып җибәрдек. Өч бала үстерәбез. Олы улыбыз ­Арслан техникумда белем ала. Айнур 7нче сыйныфта, Алинәбезгә - биш яшь. Бүгенге тормышыбыз бик матур. Ләйлә үзе дә сәнгатьне ярата, бик матур җырлый.

- Артист буларак, бәхетлегә саныйсыңмы үзеңне?
- Студент елларыннан бирле сәхнәдә уйнау - зур бәхет ул. Моның өчен мин режиссерыбыз Рәшит Заһидуллинга рәхмәтле.

- Син бит әле фильмнарда да, клипларда да төшәсең.
- Әйе, «Өч аяклы ат», «Китәм, димә», «Сиңа кайтам», «Саубуллашу», Мәхәббәт шаяруы» фильмнарында төшәргә туры килде. Зәйнәб Фәрхетдинова белән Ләйсән Мәхмүтова җыр­ларындагы клипларда да төштем.

- Синең театр артистлары Сабан туенда көрәшкәнеңне күрәбез. Үзеңнең туган якларда көрәшәсеңме?
- 2011 елда узган Сабантуйда төрле республикалардан килгән артистлар катнашкан иде. Шунда көрәшеп, машина белән тәкә алдым. Очраклы гына булмады ул. Мине көрәшкә тренер Наил Зиннәтуллин әзерләгән иде. Театрлар Сабан туеннан башка җирдә көрәшергә уйлаганым юк, чөнки көрәш гәүдәне вата, сәламәтлекне какшата.

- Туган якларыгызга коллектив белән спектакльләр уйнарга кайтасызмы?
- Безнең Теләчедәге кебек кунакчыл җитәкчеләрне бер җирдә дә күргәнем юк минем. Шуңа күрә анда ел саен бер мәртәбә кайтып киләбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading