Шәһри Казан

ТӘМ

Совет заманындагы байтак ризыкларны һәм эчемлекләрне торган саен отыры сагынам. Ул тәгамнәр бигрәкләр дә тәмле иде шул. Кая китте соң ул ризыклар, эчемлекләр? Юк, юк, алар бер кая да китмәделәр. Шөкер, хәзер дә бар. Тик менә... тәмнәре генә башка.

Татып карамыйча, ризыкның тәмен белеп булмый.
Бибәл Норел
Башлыйк әле сүзне Галиҗәнап Ипидән. Бүген «Новый» дигән исем белән сатыла торган озынча ипи элек түм-түгәрәк һәм хәзергесе шикелле яссы иде. 1985-86 елларда ул, нишләптер, Казандагы бик сирәк кибетләрдә генә (шулардан берсе данлыклы «Акчарлак» рестораны янәшәсендә иде) сатылды. Менә тәмле ипи иде ул ичмасам! «Сайка» дигән күмәчне күпләр хәтерләмидер дә инде. Ул да күмәчнең дә күмәче иде!
Кофе төсендәге «Хоккейное» печеньесен кайсыгыз хәтерли? Шул замандагы бер төр вафлиның үзенчәлекле тәмен онытмадыгызмы әле? Вафли дигәннән... Зурлыгы-кыяфәте белән вафлига һәм кетердәве белән әле генә пешкән тәмле ипи катысына тартым, урта өлеше исә көпшәксыман булган хлебцы исегездәме? Бүген сатыла торганнарын аның янына якын да куярлык түгел. Студент чагында, төзелеш отрядына язылып, Әлмәт төбәгендәге бер чуаш авылында эшләргә туры килде. Шул чакта безгә көн саен озынча юантык макарон ашаттылар. Күпкә киткәч, маемлатты, әлбәттә. Әмма бүген мин шул макаронны сагынам. Майда кыздырылганын бигрәк тә. Юк хәзер андый тәмле макарон - көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың аны. Эзләп тә интекмәгез, юк хәзер элеккегедәй тәмле кукуруз таякчыклары. Иттән яисә балыктан эшләнгән ризыкларны искә төшерик. Мәсәлән, «Докторская» белән «Чайная» казылыкларын (колбасасын). Һәрвакыт булмаса да, ашаштырдык бит без аларны. Яратып ашадык. Ул заманда казыда (Батулла казылык дими, казы ди) ниндидер химик тәмләткечләр, чын тәгамга охшатучы буяулар, сәламәтлеккә гаять зарарлы матдәләр тамчы да юк иде. Аларның исләре үк табигый иде. Мин - консервланган томатлы кильки һәм арпа ярмасы катыштырылган «Завтрак туриста» ашап үскән буынның бер вәкиле. Өчпочмаклы шома кәгазь савыттагы тәмле сөтне эчеп, какао төсендәге мендәр конфетны ашап туймаган, зур-зур кисәкле чын шикәрне махсус келәшчә белән ваклап капкан малай да мин. Минем балачагымның монпасие тәмлерәк, суыра торган әтәч һәм сирәк-мирәк кенә булса да авыз иткәләргә туры килгән туңдырмалар да искиткеч тәмле иде. Әбиләр аеруча яраткан такта чәй, атаклы һинд чәе, квас, тәмледән-тәмле сулар - «Тархун», «Дюшес», «Байкал» һәм «Буратино» дигән лимонад... Лимонад дигәннән, хәзер бер Кукмарада гына да ул өч төрле тәм белән чыгарыла. Шуның берсе генә элеккеге лимонадка охшаган. Бүген сатуда булган кыяр һәм помидорның агач тәме турында инде сүз дә алып барасым килми.
Алга барабыз - биеп алабыз дигәндәй... Яхшы заманда яшибез: кибет киштәләре азык-төлекнең, эчемлекнең муллыгыннан сыгылып тора. Тик... аларда элекке тәмнәр генә юк. Бүгенге җитештерүчеләр кулында әүвәлге рецептлар юкмы, әллә бер дә кирәксенмиләрме? Бәлки халыкка агулы, алдавыч матдәләр, төрле химик кушылмалар, тәмләткечләр белән әвеш-түеш хәстәрләнгән ризыклар гына тәкъдим итеп тору кемнәргәдер бигрәк тә кулайдыр? Шагыйрь әйтмешли, «ул шулайдыр әле - уйласаң...»

Реклама

Ләбиб ЛЕРОН

Әйтер сүзем
ХӘЙДӘР (1952-2000)
Соңгы җырым палач балтасына
Башны куйган килеш языла
...
Муса Җәлил
1
Тел очында тора әйтер сүзем,
сабагында калган җиләк кебек.
Ак күбеккә баткан заман чаба.
Бу болытлар, гүя, ап-ак күбек.

Тел очында тора әйтер сүзем,
төсен җуйган, кипкән җиләк кебек.
Сусыл чакта авыз иткән булса,
чабар иде заман уйнап-көлеп.

2
Тел очында тора әйтер сүзем,
Мин хәзергә аның - хөкемдары.
Аннары ул миңа хуҗа булыр,
Хуҗа булыр - очып китсен бары.

Хуҗа булыр, бәлки, бу дөньяга,
тик белергә кирәк әйтү җаен.
Бүген шифа булыр асыл сүзләр,
төсен җуя еллар узган саен...

Шунда гына булса хикмәт әгәр!..
Көтә икән безне башка хикмәт:
әйтеләчәк шушы сүзләр өчен,
кирәк икән әле иза чикмәк!

Яшәргә дә, җан асрарга да мөмкин,
бетмәгәндер андый аерымлык:
кара көчләр бардыр бу җаныңны
дөнья гамәленнән аерырлык...

Тел очында тора әйтер сүзем,
мин хәзергә аның - хөкемдары.
Бу дөньяга хуҗа булу кебек
үз сүзеңә хуҗа булулары.

3
Тел очында тора әйтер сүзем,
алсуланып пешкән җиләк кебек.
Узып китте заман.
Калдым карап.
Баш очымда һаман ап-ак күбек...
Бүген сәгать 17.00дә язучыларның Тукай клубында (Мөштәри ур., 14) Хәйдәр Гайнетдиновның тууына 60 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә була. Керү ирекле.

Мин дә яздым көндәлек
(Әдәби фонд директоры язмалары) 31 август, 1987 ел
Гази Кашшафның (1907-1975) хатыны Асия ханым килде. Нина Владимировна (СССР Әдәби фонды хезмәткәре) аша үзенә путевка алган икән. Пицундага. 16 сентябрьдән. Шул хакта әйтергә килгән. «Бераз гына булса да акчалата ярдәм итмәссезме?» - ди. «Вафат булган язучыларның гаиләсе» дигән фондтан 60 сум бирергә булдык.
* * *
Өч көн элек Рөстәм абый Мингалим Күктүбәдәге иҗат йортыннан кайткан. Бүген килде. Уң як яңагы шешкән. Теше бик сызлый икән. Иртәгәдән дәвалана башлыйм, ди. Күктүбәне ошатмаган: «Анда бардак!» - ди.
* * *
Кәрим Тинчуринга багышлап, «Шигыремә керде Тинчурин» дигән шигырь язып төгәлләдем. Әле эшкәртәсе бар кебек:
Бар йокымны үзе белән алып,
Вакыт узып бара төн чиген...
Театрдан кайтып килешеме?! -
Шигыремә керде Тинчурин!
Шигыремә керде, сәлам бирде:
- Аншлаг, - диде ул, - бүген дә!
«Зәңгәр шәл»дән халык айный алмый, -
Белсәң иде - Шатлык күңелдә!
Үз-үземнән көнләшәм мин бүген:
Сәер, ләкин рәхәт көнләшү!
Шул көндәшем белән, төнне айкап,
Кайтып килеш әле сөйләшеп.
«Зәңгәр шәл»нең төсе уңмас төсле,
Кунмас сыман аңа тузаннар...
Урамнарда: «Әнә, Булат!» - диеп, -
«Сәлам, Булат!» - диеп узалар.
Булат роле яшьләр өчен дә бит,
Тик. Нигәдер, үзем уйнасам,
Халык аны ныграк аңлар сыман...
Каным кайный, шулай уйласам.
- Без кабызган утлар сүнмәс алар! -
Дип җырладым бүген көндәшкә...
Ярый, сау булып тор, минем әле
Кереп чыгасым бар Сәйдәшкә...
...Саубуллашып чыгып китте шулай,
Таңга каршы китте Тинчурин.
Уйламагандыр да... Көнгә кадәр
Озак узачагын төн чорын...
Һәр заманның яман чире була:
Туберкулезлары, тифлары...
Саф җаннарны кырган шәхес культы,
Йоткан нәфес культы типлары.
Җинаятьне мөмкин яшерергә,
Мөмкин, әйе, ярлык тагарга;
Саф күзләргә карап, мөмкин лә ул,
«Халык дошманы», - дип атарга!
Үлгән көнен мөмкин яшерергә,
Вакытлыча ләкин ансы да...
Бәгырьләрне телем-телем телеп,
Йөрәк сыктый, әрни, җан сыза.
Сәхнәгә ул уйнар өчен түгел,
Яшәр өчен менгән - яшәгән!
«Озак тормас, сүнәр!» - дигәннәрнең
Бәбәгенә карап яшәргән!
...Яңа сортлар ачкан Мичуриндай,
Сәхнә серен ачкан Тинчурин...
Төннәр аша килгән шул серләрне
Хәтер йомгагына мин чорныйм.
* * *
Илдар абый Юзеев, Әмирхан ага Еники, Рафаэль абый Мостафин килде Союзга. «Мостафин Трускавецка риза - 29 октябрьдән», - диеп, Мәскәүгә телеграмма суктым.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: