Шәһри Казан

«Урмай-Зәлидә» талантларны көтә

«Урмай моңы» фестивале белән озак еллар дан тот­кан әлеге авылда кабат яңа төр чара пәйда булды. Чуашстан Республикасының Урмай авылында, мил­ләт­пәрвәр шәхес Фәрит Гибатдинов тырышлыгы белән, быел «Урмай-Зәлидә» дигән Халыкара фестиваль уздырыла башлый. Аны үт­кә­рүдә Чуашстан Республикасының милли-мәдәни үзәге, Урмай җирле үзидарәсе яр­дәм итә. Әлеге чараны оештыру Татарстан Республикасының Мәдәният...

Реклама

«Урмай моңы» фестивале белән озак еллар дан тот­кан әлеге авылда кабат яңа төр чара пәйда булды. Чуашстан Республикасының Урмай авылында, мил­ләт­пәрвәр шәхес Фәрит Гибатдинов тырышлыгы белән, быел «Урмай-Зәлидә» дигән Халыкара фестиваль уздырыла башлый. Аны үт­кә­рүдә Чуашстан Республикасының милли-мәдәни үзәге, Урмай җирле үзидарәсе яр­дәм итә. Әлеге чараны оештыру Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Чуашстан Республикасының Милли һәм архив эшләре министрлыгы тарафыннан да яклау тапты.
Фестиваль 8 июньдә ачыла. Кунаклар икенче көнне биредә Сабан туе бәйрәмен дә карый алачак. Анда милләттәшләребез яшәгән төрле илләрдән һәм Россия төбәкләреннән коллективлар чакырулы. Биредә фольклор ансамбльләре белән бергә, аерым башкаручылар да үзләрен сыный алачак. Сәхнәдә тамашачыга иң күркәм йолаларның берсе булган Аулак өй күренешләре дә тәкъдим ителәчәк. Төрки халыкларның кул эшләрен дә әлеге фестивальдә күрергә мөмкин булачак. Катнашучыларны уен коралларын эш­ләү тәртибе белән дә таныштырырга җыеналар.
Фестивальдә 15тән алып 35 яшькәчә җырчылар һәм биючеләр катнаша. Әлеге чара Чабаксар шә­һәрендә ачыла һәм Урмай авылында дәвам итә. Йомгаклау концерты исә 10 июньдә Казанда - К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: