Шәһри Казан

Йосыфның да яман эшкә өндәүче шайтаны бар...

Кеше тормышы - яхшылык белән яманлык көрәше. Һәр көн яңа сынау һәм яңа сайлаудан тора. Тирә-якта нәфрәт һәм ялган хөкем сөргәндә кешелеклелек сыйфатларын ничек сакларга? Бу сорауга җавап Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Кол Гали әсәре буенча куелган “Йосыф” драмасында чагыла.

Болгар чоры шагыйре иҗатына театрлар ике тапкыр мөрәҗәгать иткән иде. Беренче куелыш Чаллы театрында булды, анда Йосыфның балачагына игътибар бирелде. “Йосыф-Зөләйха” спектакле Кариев театры тамашачысын мәхәббәт тарихы белән таныштырды. Яңа спектакль авыр заманда юанычны иман юлыннан эзләргә өйрәтә.

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюповның “Кыйссаи Йосыф” поэмасына булган мәхәббәтенә шаккатырлык. Бер әсәрдән өч төрле спектакль кую гына ни тора.
- Кол Галинең поэмасыннан кино төшереп була. Бай эчтәлекле әсәрнең һәр бүлеге сериал төсле. “Йосыф” спектаклендә геройның балачагыннан алып, Мисырда патша булып, пәйгамбәр дәрәҗәсенә җитүен күрсәтәбез. Яшь буынга нәфес, мәхәббәт һәм михербанлык хисләрен аңлатыр өчен, иң яхшы сюжет сызыгын сайладык. Йосыф төрле сынаулар үтеп, тормышта үз урынын таба. Геройның кешелеклелек сыйфатларын беренче планга куябыз. Тамашачы спектальне карагач, үзенә үрнәк булырдай образ табачак. Барыгызны да көтеп калабыз! – диде Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов.

“Кыйссаи Йосыф” әсәренә мөрәҗәгать итүнең сәбәбе – хәзерге заман кешесе өчен үрнәк герой булмауга да бәйле. Әлбәттә, Йосыфның да яман эшкә өндәүче шайтаны бар, әмма иман нуры геройны начар юлга басудан коткара. Туганнар арасында булган көнчелек, Йосыфның абыйларын яман гамәлгә этәрә. Йосыф – сабыр, намуслы һәм мәрхәмәтле булып кала.
- “Кыйссаи Йосыф” белән балачактан таныш, әмма ул вакытта мин сюжетны гына истә калдырдым. Рольне алганнан соң, әсәрнең мәгънәсенә төшендем. Йосыфны агалары кыйнау күренешен уйнау авыр булды. Йосыфта үземә хас сыйфатлар да бар. Тамаша башында геройга 12 яшь, шуңа күрә образны тудырганда сабыйның хис-кичерешләрен күздә тоттым. Йосыф характерын көчемнән килгән кадәр үстердем, тамашачыга хөкем итәсе генә калды, – диде төп рольне башкарган Илсаф Нәҗипов. 

“Сабыр иткәнне, Алла бүләкләр”, – “Йосыф” драмасының төп фикере. Улын югалткан Ягъкубны гөнаһлары өчен, Алла күрү сәләтеннән мәхрүм итеп сыный. Спектакльдә Ягъкуб – ярдәмче образ булып кала. Аның гөнаһлары һәм сызланулары сәхнәдә күрсәтелми. Карт ролен башкарган Илнар Низамиев “Кыйссаи Йосыф” әсәрен сәхнәләштерүдә өченче тапкыр катнаша.
- Ике куелышта да Йосыф ролен башкардым. Бу юлы Йосыфны уйныйсыңмы, дип сораучылар булды. Вакыт уза, шуңа күрә яңа куелышта, яңа образ тудырдым. Йосыфның әтисе Ягъкуб ролен уйныйм. Образ өстендә эшләү, эзләнү үзе шатлык. “Йосыф” спектакле заман белән бергә атлый, - диде  Илнар Низамиев.

Реклама

“Йосыф” спектаклендә музыка, хореография һәм ут куелышы да игътибарга лаек. “Йосыф” драмасына Йосыф Бикчәнтәевнең көй  язуы очраклы түгелдер. Ул иҗат иткән заманча татар музыкасы тамашачыны сихри дөньяга алып китә. Спектакль дәвамында яңгыраган мөнәҗәтләр дә, Кол Гали әсәренең төп фикерен дәлилләп килә.

“Йосыф” спектакле - яшь тамашачылар өчен тормыш китабы. Кариев театры артистларының сәхнә хәрәкәтләре игътибарны җәлеп итә. “Кыйссаи Йосыф” белән таныш булмаган кешеләр дә, спектакльне карап, әсәрнең эчтәлеген һәм мәгънәсен аңлый алачак. Яманлыкны җиңә ала торган көч – иман. Һәр кеше күңелендә барган көрәштә иман юлы барлыгын онытмасын иде. 

Илгизә Галиуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: