Шәһри Казан

Кайда уку яхшырак: мәктәптәме, өйдәме?

Казан шәһәре Думасының чираттагы сессиясендә мәгариф, демография мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Казанда халык саны арта, ә бәби алып кайтучылар саны кимегән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов демография мәсьәләсенә игътибарлырак булырга, алай гына түгел, бу өлкәдә хәлне яхшыртырга кушты. «Казан гел позитив демографиясе белән дан тота иде, быел 750 кешегә ким. Картайдыгызмы, башка сәбәпләрме?..» – дип ярымшаяру белән мөрәҗәгать итте Президент депутатларга. Чынлыкта ул хәлнең ковидка бәйле булуын да искәртте: «Планлы медицина ярдәме булмады, кешеләр карантинда иде. Былтыр, алдагы ел белән чагыштырганда, ун меңнән күбрәк кешене югалттык. Демографик вазгыять буенча 2003 елга кайттык».

Реклама

Кызык: пандемия башланганнан бирле күпме сәхнә йолдызы балага узды яки бәби тапты, ә гади халыкның, күрәсең, үз проблемалары да җитәрлек.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова милли мәгариф өлкәсендәге яңалыкны җиткерде. Тиздән башкалада бәйсез экспертларны җәлеп итеп, милли белем бирү сыйфаты мәсьәләсе буенча социологик тикшеренүләр уздырылачак. Анализ туган телдә тәрбияләнүнең һәм укытуның иң яхшы тәҗрибәләре эшләнгән балалар бакчаларын, мәктәпләрне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Сәгыйтова фикеренчә, 90нчы елларда ачылган татар бакчалары һәм мәктәпләре милли кыйммәтләргә тугры калган буынны тәрбияләргә ярдәм иткән. Димәк, татарлыкны, миллилекне саклау һәм үстерү юнәлешендә дә билгеле бер хәрәкәт башланыр дигән өмет бар.

Мәгариф темасына Рөстәм Миңнеханов та тукталды. Президент, башкалада ачылган полилингваль, шулай ук ике халыкара мәктәп эшли башлавын, башка проектларның уңышлы баруын искәртеп, бу өлкәдә Казан укучыларының көндәшлеккә сәләтле булуын ассызыклады. Үз чыгышында ул тагын бер кызыклы сан китерде: баксаң бүген шәһәрдә 881 бала өйдә укый икән! Әлеге балалар яшьтәшләре ия булган мөмкинлекләрнең барысын да аламы – бәхәсле мәсьәлә. Нигездә, бу дини карашларга бәйле. Президент ассызыклаганча, мондый форма рөхсәт ителә, әмма белем бирүнең сыйфатын киметүгә һәм балаларны җәмгыятькә кертүгә бәйле проблемаларга китерә. Ул мондый гаиләләргә федераль стандартларга туры килә торган дини компонентлы мәгариф учреждениеләре рәвешендә альтернатива бирергә тәкъдим итте. “Минемчә, моның өчен православие һәм мөселман мәктәпләрен ачарга кирәк. Әмма алар барысы да федераль стандартка таянырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: