Ләкин бүлеп чыкканнан соң бер төркемгә ике төсле кәгазь, төсле картон, пластилин һәм карандашлар туры килергә мөмкин. Шушы әйберләрне тәрбияче бер елга җиткерергә тиеш. Бу очракта тәрбияче ярдәм сорап ата-аналарга мөрәҗәгать итә. Бүген ата-аналар балалар бакчасын тулысынча финанслап торучылар. Алар төркемгә канцтовар, уенчыклар, көнкүреш химиясе ала. Урамдагы уен мәйданчыкларын тулысынча рәткә китерә. Барысы да ата-аналар өстендә. Турыдан-туры алар белән тәрбияче эшләгәнлектән, әгәр дә берәресе шикаять яза икән, аны кирәкле органнарга чакырталар. Эшен яратып эшләгән тәрбияче дә, нәкъ шушы сәбәпләр аркасында китәргә мәҗбүр.
Аш-су осталарына килгәндә, монда һәрвакыт кадрлар кытлыгы күзәтелә. Өлкән яшьтәгеләр ахры чиккә кадәр эшлиләр, булдыра алмау дәрәҗәсенә җиткәч, алар да китә. Ә килгән яшьләр хезмәт хакының 12 мең сум икәнең ишеткәч үк баш тарта. Нинди яшь кызның, бу хезмәт хакына иртәнге сәгать 5тән кичке 5кә кадәр эшлисе килсен? Моннан тыш, бер туктаусыз килеп торучы тикшерүчеләр үз өлешләрен кертә. Аларны департамент, кулланучылар хокукларын саклау буенча хезмәт һәм күп кенә башка органнар тикшереп тора. Бер көн эчендә балалар бакчасы аш бүлмәсендә берничә тикшерү булырга мөмкин. Пешекчеләр шул 12 мең хезмәт хакыннан, салынган штрафны да түли әле. Бездә тикшерүче структуралар күп, ә килеп эшләүчеләр аз булып чыга.
Кече тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары аш-су осталарыныкыннан да азрак. Алар якынча, 10 мең сум тирәсе акча ала. Элек бу эш урынына килергә теләүчеләр күп иде. Чөнки кече тәрбияче булып урнашкан хезмәткәрнең баласын, чиратсыз балалар бакчасына урнаштырдылар. Баласы балалар бакчасына йөргән чорда, ул монда эшли. Димәк, дүрт ел дәвамында әни кеше бер кая китми. Киткән очракта да, аның урынына баласы белән башка кеше килә иде. Ә хәзер андый ташламалар бетте. Шуңа да балалары бакчага килгән әниләр, бу эш белән кызыксынмый башлады. Кемнең 10 мең сум акчага көне буе эшлисе килсен. Ә төркемнәрдә балалар хәзер бик күп. 30-35 балага ашарга да алып килергә, савыт-сабасын да юарга, бүлмәләрне чисталыкта да тотарга кирәк. Ә кече тәрбияче җитмәгәнлектән, күп вакытта алар ике төркемдә эшли. Димәк, 35 бала урынына, 70 баланы ашата, артыннан җыештыра. Ике төркемдә эшләгән очракта да аларга ике ставка түләнми, дип ачыклык кертә мәгариф бүлеге хезмәткәре.
Нәтиҗә ясап шуны әйтә алабыз, әлеге проблема белән районның Мәгариф бүлеге бик яхшы хәбәрдар. Ләкин бу район дәрәҗәсендә генә хәл ителә ала торган мәсьәлә түгел. Әлеге өлкәгә килеп кеше эшләвен теләгән очракта, акча түләү системасын төптәп үзгәртергә кирәк. Кыш айларында коммуналь хезмәтләргә 7-8 мең түләгән чорда, 10 мең сум хезмәт хакы алып эшләгән кеше ничек ачтан үлмәскә тиеш?
27 сентябрь көнне Россиядә тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә кадәр оешма хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкбез. Җитәкчеләрнең, сезнең проблемаларыгызга игътибар итүен теләп калам.
Гөлнар Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
2
0
Бик дорес язылган
0
0
0
0
Яшь тэрбиячелэр 18000 мен ала дигэнгэ hич тэ ышанмый. Минем кызым 14 мен акча эшләгән очен,1000 яшь специалистка алды. Барысы 15 мен. Казанда квартиргат10 мен тулэгэч 5 мен яшергән кала.ничек яшэргэ??? Билгеле яшьлэр эшлэмиме.
0
0
0
0
Миндэ килешэм бу сузлэр бн.Ул бу ике районда гына тугел ботен Татврстанда шулай хезмэт хаклары!
0
0
0
0
Бик дорес,килешэм бу сузлэр белэн.
0
0
2
0
Мин 7ел кече тәрбияче булып эшләдем,11мең зп ала идем,бөтен эш диярлек безгә,бала карау,җыештыру,урамга алып чыгу,ашарга тарату,урын җәю,бакча эше,кар көрәү,дәрестә катнашу,мусор машинасы килгән көнне урамга мусор ташу,Аллага шөкер котылдым дип киттем.Кадере дә юк детсадта эшләүнең,акчасы да юк,бөгештереп ятмасыннар фәлән сум алалар диеп!
0
0