Шәһри Казан

Бухгалтер

Атаклы «Саз» ансамбле Бөтенсоюз күләмендәге лауреат исеменә лаек булган чак. Мин - «кинопленка» клубында директор урынбасары, ә ансамбльнең җитәкчесе Рифкать Гомәров - минем шеф. Урынбасар булгач, җырдан тыш мәшәкатьләрне дә миңа тапшырдылар: ашау-эчү, куну-тору, акча чыгымнарын минем өскә йөкләделәр. Менә Мәскәүдә биек үрләр яулап, киерелеп Казанга кайттык. Тегендә шимбә, якшәмбе...

Атаклы «Саз» ансамбле Бөтенсоюз күләмендәге лауреат исеменә лаек булган чак. Мин - «кинопленка» клубында директор урынбасары, ә ансамбльнең җитәкчесе Рифкать Гомәров - минем шеф. Урынбасар булгач, җырдан тыш мәшәкатьләрне дә миңа тапшырдылар: ашау-эчү, куну-тору, акча чыгымнарын минем өскә йөкләделәр. Менә Мәскәүдә биек үрләр яулап, киерелеп Казанга кайттык. Тегендә шимбә, якшәмбе көннәренә туры килү сәбәпле, командировка кәгазьләренә мөһер сугар кеше таба алмадык. «Һәй, - диделәр, - мондый дәрәҗәләргә ирешкәч, кем сездән мөһер сорап торсын! Телевизордан да күрсәттеләр бит!»
Менә, кайткач, хисап ясап йөрим. Профком бухгалтеры Роза апа - русча сөйләшүе безнеке шикелле - карап-карап торды да: «Пичәт бит ниту»,- диде. Әйе, мин әйтәм, мөһер суктыра алмадык, чөнки ял көннәренә туры килде. Мин бит инде шуны суктырыр өчен тагын ике көнгә кала алмыйм. «Чыгыш ясаганыгызны, лауреат булганыгызны бөтен ил күрде, шуңа күрә мөһер сорап тормаслар әле», - диделәр.
- Күрдегезме, Роза апа?
- Күрдем.
- Соң, шулай булгач, отчетымны кабул итеп алыгыз.
- Пичәт бит ниту...
Мин яңадан аңлатам:
- Без булдыкмы? Булдык. Генсек Брежневның кул чабып утырганын күрдегезме?
- Күрдем.
- Без лауреат булдыкмы?
- Булдыгыз.
- Соң, болай булгач, безнең Мәскәүдә булуыбыз сезгә мәгълүмме?
- Мәгълүм.
- Отчетны алыгыз.
- Пичәт бит ниту.
Мин яңадан башлыйм:
- Роза апа! Сез кешеме, юкмы?
- Кеше.
- Алай булгач, алыгыз!
- Җә, ярый, калдыр инде.
- Рәхмәт.
Җиңеләеп, иңемнән тау төшергән кебек, клубка кайтып китәм. Рифкатькә, ниһаять, отчет ясадым, дип мактанып утыра идем, телефон шылтырый, Роза апа тавышы:
- Алмаз, пичәт бит ниту.
Ах, сүгендерәсез инде...
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: