16+

Казан ике атнага Шәрык моңнарына күмелә: 40 илдән килгән кунаклар берләште

Казанда бишенче тапкыр «Россия — Шәрык» халыкара милли мәдәниятләр фестивале ачылды.

Казан ике атнага Шәрык моңнарына күмелә: 40 илдән килгән кунаклар берләште

Казанда бишенче тапкыр «Россия — Шәрык» халыкара милли мәдәниятләр фестивале ачылды.

Быел ул беренче тапкыр ике атна дәвам итәчәк. Россиянең 20 төбәгеннән һәм дөньяның 40 иленнән килгән иҗат коллективлары Казан халкына үз мәдәниятләрен тәкъдим итәчәк.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә бу көнне төрле халыкларның моңнары, җырлары һәм биюләре бергә кушылды. «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елы һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узучы фестивальнең быелгысы аеруча зур колач алуы белән истәлекле. Иң мөһим яңалык — проект тарихында беренче тапкыр чаралар ике атна, ягъни 14 көн дәвам итәчәк.

40 ил — бер сәхнәдә

Фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя. Быел анда Россиянең 20 төбәгеннән һәм 40 чит илдән, шул исәптән 30 ислам дәүләтеннән, иҗат коллективлары һәм сәнгать осталары катнаша. Казан сәхнәсендә беренче тапкыр Бруней, Мьянма, Таиланд һәм Алжир вәкилләре дә чыгыш ясаячак.

Ачылу тантанасында рәсми кунаклар, чит ил илчеләре һәм дипломатлар катнашты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе ярдәмчесе Фәрит Абдулганиев фестивальнең халыкара мәдәни хезмәттәшлекне ныгытуда һәм милләтара татулыкны саклаудагы әһәмиятен ассызыклады.

— Үзенең эшләү дәверендә фестиваль күркәм традициягә һәм халыкара мәдәни хезмәттәшлек, этномәдәни күптөрлелекне саклау буенча абруйлы мәйданчыкка әверелде. 175 милләт вәкиле тынычлыкта һәм татулыкта яшәгән Татарстан өчен бу — бик әһәмиятле вакыйга. Бөтен дөнья өчен республикабызның күркәм күршелек һәм төрле милләтләргә хөрмәт үрнәге булуы белән горурланабыз, — диде ул.

шәрык. фото ти

Биш ел эчендә зур мәдәни вакыйгага әверелгән

Фестивальнең авторы һәм генераль продюсеры Рифат Фәттахов билгеләп үткәнчә, проект биш ел эчендә Татарстанның гына түгел, бөтен Россиянең күренекле мәдәни вакыйгаларының берсенә әверелгән.

— Быел Казандагы «Россия — Шәрык» халыкара милли мәдәниятләр фестивале үзенең кечкенә юбилеен — биш еллыгын билгеләп үтә. Беренче көннәреннән үк фестиваль барлык дәрәҗәләрдә — федераль һәм республика хакимият органнары, иҗтимагый һәм фәнни оешмалар ягыннан ярдәм таба. Нәкъ менә шушы игътибар безгә биш ел эчендә әлеге фестивальне Татарстанның гына түгел, ә бөтен Россиянең күренекле мәдәни вакыйгасына әверелдерергә мөмкинлек бирде, — диде ул.

шәрык. фото ти

«Ялла» һәм «Песняры» Казан сәхнәсендә

Ачылу тантанасының концерт программасы да тамашачыларга онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Сәхнәдә Үзбәкстанның легендар «Ялла» һәм Беларусиянең «Песняры» вокаль-инструменталь ансамбльләре чыгыш ясады.

Фестиваль өчен махсус язылган гимнны Татарстанның халык артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов башкарды. Тантана дүрт телдә — татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә алып барылды.

Казахстанның «Алтын Орда» җыр һәм бию ансамбле чыгышы исә сәнгатьнең чын мәгънәсендә чикләр белмәвен тагын бер кат раслады. Алар башкарган җырларда һәр халыкка якын хисләр — туган якны сагыну, Ватанга мәхәббәт, сөйгән ярга карата саф хисләр чагылыш тапты. Телләр төрле булса да, моң һәм хисләр барыбызга да аңлаешлы.

Фестивальнең алдагы көннәрендә казанлыларны һәм башкала кунакларын бай концерт программалары, халыкара фәнни-гамәли конференцияләр һәм иҗади очрашулар көтә.

Шәрык моңнары белән татар җырын берләштергән масштаблы мәдәни бәйрәм 21 ноябрьдә зур гала-концерт белән тәмамланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading