Түбән Каманың Шәңгәлче авылына барып, язгы Сабантуйны күреп кайттык әле.
Шәңгәлчеләрнең шәхесләр төбәге икәнен белә идек. Дәүләт бүләкләрен санамый гына берничә исемне атыйк: Разил Вәлиев, абыйлы-энеле Илсур белән Айрат Метшиннар, Гамил Әсхәдулла, Агрофиня Васильева, Алмаз Хәмзин, Зөлфәт Хәким... Татарның каймаклары!
Туган туфракка төпләнеп яшәүче егет һәм кызлары белән дә танышкач, Шәңгәлченең гади генә авыл түгеллегенә тагын бер инандык: монда һәркем һөнәрле, кәсепле. Тыныч кына яши белмиләр, сыер янына дөя алып кайтып асрыйлар, атына җиңелрәк булсын дипме, трактор кадәр трактор әмәлләп җыялар, казылык, каймак, татар ашлары кирәкме – рәхим ит, җыр-моң яратуларын әйтәсе дә юк. Кыскасы, һәммәсе дә уңганнар, ә иң мөһиме – җирлектәге керәшеннәр белән үзара бик дус яшиләр, бердәмнәр!
Йорт саен бер гармунчы
Авыл башында бер төркем ир-егетләрнең баян-гармуннар белән җырлап каршы алуларында да хикмәт бар. Шәңгәлче авылы җирлегендә хәзер 50 гә якын гармунчы яши. Җирлеккә 7 авыл керә: Шәңгәлче, Ташлык, Балчыклы, Кушай, Ключ Труда, Келәтле, Сарсаз. Пропискага теркәлгән халык саны – 1800 тирәсе. Теркәлмәгәннәре тагын 600 ләп, ди. Заманында Ташлык авылында 100ләп гармунчы яшәгән диләр. Авылның ул чакны кечкенә вә нибары 100 хуҗалыклы гына булуын исәпкә алсаң, һәр йортта уздырыштан уйнаганнар, димәк. Җыр-моң тарафдарлары кулыннан бүгенгәчә гармун-баян, тальян төшмәве сөендерә. Шәңгәлчеләрнең бу көнне күп кенә борынгы милли йолаларбызны күрсәтүләре дә юкка түгел. Тарихи үткәнебезне онытырга ярамый, бердәмлекнең ныклыгы да әнә шул чорлардан үсеш алган икән, бүгеннән соң да безгә бер йодрык булып яшисе!
Яз керешүгә нинди бәйрәм дисезме? Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова идеясы белән гамәлгә ашырылган “Авылым җәүһәрләре” фестивале бу. Районда 15 авыл җирлеге бар, һәркайсының үз горурлыгы: хезмәтнең тәмен белеп, тормышның ямен күреп яшиләр дигәндәй, ә нигә әле сәләтләрен киң җәмәгатьчелек хозурына тәкъдим итмәскә? Республика күләмендә 2 ел рәттән үткәрелүче “Татарстанның мәдәни башкаласы” исемле конкурсның мини форматын күзаллыйлар әлбәттә.
- Китапханәче кызларга шушы ниятемне җиткергәч, хупладылар бит. Утырып нигезләмәсен эшләдем дә, хакимият башлыгына кереп киттем. Без иң бай районнарның берсе, һәр авыл җирлегенең үз мәдәни коды, күкрәк кагып мактанырлык сәләтле кешеләребез күп, нигә дип аларны күрсәтмәскә әле? Хакимият башлыгы Рамил Муллин фатыйхасы белән районыбыз оешуга – 60, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәр авыл җирлеге зур бәйрәм үткәрә килде. Иң соңгысы, ягъни унбишенчесе булып шәңгәлчеләрнең осталыкларына сокланабыз бүген. Һәр җирлекнең чыгышын махсус комиссия бәяли килде, иң отышлы номерлар гала-концертыбызда чыгыш ясый. Сүз уңаеннан, бүген мин дә җырлыйм. Разил абыйның “Сөембикә”сен башкарырга исәп. Күптән сәхнәгә менгәнем юк иде, Шәңгәлче халкының сүзен аяк астына салырга ярамый. Мин дә шушы туфрактан – Ташлыкта яшим бит, – ди Гөлназ Арсланова.
Авыл киңлегенә сыймыйча республика дәрәҗәсенә менделәр
Шәңгәлчеләр бәйрәме иң беренче нәүбәттә шуны дәлилләде: район форматына гына сыймыйча, авыл киңлегендә республика дәрәҗәсендә үткәрелгән бәйрәм бу. Үзләре дә мәдәният йортына күптән моның кадәр кешенең килгәне юк иде, диләр. Тамашачылар залында алма төшәрлек урын юк та юк, ике як стена буйлап өерелгән халык ташкыны әле фойены да биләде. Ә сәхнәдәге концерт шәп иде, ханнар чорыннан алып бүгенге көннәргә алып килгән тарихи үткәнебез, шул елларда озата килгән моң-сагыш, әрнүләр, югалту-табышлар да бар иде. Керәшен халкы чыгыш ясасынмы, татарымы – үткәнебез уртак, моңнарыбыз халык бәгыреннән чыккан. Авыл башында кунакларны каршылагач, авыл эченә кергәндә һәр тыкрыктан аерым коллективларның килеп кушылуы, шунда тукталыш ясап, берәр йола күрсәтүләре сокландырды – кызык та, җанлы да, мавыктыргыч та! Ә мәдәният йорты тирәсе Казанның атаклы Печән базарына әверелгән: бер рәттә сәүдәгәрләр тезелгән: кош теле, меренго, бизе тортлары, казылык, шул исәптән әллә ничә төрле колбаса, сөт продукциясе, агачтан сувенирлар, һәммәсе дә үзләре җитештергән продукция. Авылда үз хисабына минизоопарк тотучы да бар, анда иң матур кош-кортлар белән, әйткәнемчә, өркәчле дөягә кадәр асрый. Һәр авылда берәр Кулибин була, биредә әллә җиделәп инде?! Мини трактор ясаганнар. Деталь, запчастьларын металл өеменнән генә эләктереп кайттык, диләр. Менә шушыларга хозурлангач, мәдәният йорты эчендә янә һөнәрчеләр каршы ала. Камыр ризыклары күргәзмәсе дисеңме – ни генә пешермәгәннәр, һәр якның бер үзенчәлекле сые була, монда һәммәсе дә ят кебек. Авылда үз рәссамнары, үзләрендә үк шәҗәрә төзи белүче, агач остасы, шул агачта рәсем яндырып эшләүче аппарат ясап бирүче, читән үрүче, итеккә олтан салучы, хәтта багучыга кадәр мастер класс күрсәтте. Багучы яныннан чират кимемәде инде, теләгенең чынга ашу-ашмавы белән кызыксынучылар өчен ул капчыгындагы серле ташларын чәчеп кенә торды. Кияүгә чыгарга теләгән кызларга да уймак белән эш итәргә өйрәтте.
– Уймак эченә кичен тозлы су салып куясың да, йокларга ятканда эчеп, шушы сүзләрне кабатлыйсың: “Булачак ирем, төшемә керче, коедан су алып эчерче”, – дияргә кирәк. Шул төндә булачак иреңне төшеңдә күрәсең, – дип ышандырды, Агрофиня Васильева.
Сәләтле инде халкы!
Җырчыларга бай төбәк Шәңгәлче. 84 яшьлек Рафис абый Абдуллинның әнә тавышы бүген дә иркен. Гомере буе тракторда эшләгән. Җырладык та, биедек тә, эшләдек тә, мәгәр сер бирмәдек, ди. Изүен ачып, урам тутырып җырлап күрсәтте – яшьләр белән ярышырлык!
Шушы туфракта яшәп ятучы Гамил Әсгадулла да якташлары арасында иде. Шәһәргә китеп, күпкә шәбрәк шартларда яшәү мөмкинлеге булса да, Шәңгәлчедән аерыла алмаган.
- Улым Айтуган инде Казанда укый, минем кебек авылга кайтып яшәрме белмим, әмма нигеземне сатмаска куштым. Дөньяда нинди генә хәлләр булмас, туган нигезең – иң авыр вакытларыңда кайтып егыла торган йортың ул! Без биш бертуган, бишебез дә авылда йорт салып кердек. Мин шушында яшәп, авылдашларым арасыннан яңа образлар эзләп табам, аларны гел күзләп, сөйләшкәннәрен тыңлап йөрим, иң кызык гыйбарәләрен отам, кайбер яңалыкларны да әле алардан ишетәм, үзем дә авылга яңалык алып кайтам. “Мунча ташы”ның һәр яңа сезоны биредә чыгыш ясаудан башлана. Туган авыл фатыйхасы белән яшәгәнгә дә тормышым, эшем, иҗатым гөрләп бара, – ди ул. – Безнең авылда бик күп еллар элек Әюп бабай булган, күрәзәчелек белән дә шөгыльләнгән. Бу авылның киләчәге бик зур, авылга кергәндә таш юл, таш йортлары да салыныр. Зур шәһәр дә булыр, ул кешеләргә яхшылык та, яманлык та китерер дигән. Химкомбинат турында әйткәндер дим. Шәһәр ерак түгел, халыкны эшле итүе дә бик әйбәт.
Сүз уңаеннан, шуны да әйтеп үтик, Гамил аганың кызы Айзилә дә бик матур җырлый, Санкт-Петербург, Сочи кебек шәһәрләрдә үткәрелгән Бөтенроссия конкурсларында гран-при алып куандырса да, соңгы елларда аны әтисе, җырлаудан туйды, ди. Аның каравы ул абыйсы белән әтисенә быелгы программага ике миниатюра эшләп биргән, өстәвенә “Мунча ташы”н рекламау җәһәтендә дә берникадәр тәҗрибә тупларга өлгергән. Быел ул һөнәр сайлау алдында, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә – 11 нче сыйныфны тәмамлаячак икән.
Гармунчылар рәтеннән тотып алган ир заты – Разил Вәлиевнең бертуган энесе – Рәмзил абый булып чыкты. Матур уйный, моңлы җырлый!
- Разил абый да бик матур уйный иде, абыйның гармунын урлап өйләндем мин, – дип шаяртып та куйды үзе.
70 яшендә дә кулыннан гармун төшми, сөбһаналла! Туган ягы, кендек каны тамган газиз туган җиренә булышкан абыйсының изге гамәлләре белән дә горурлана. Ә мәрхүм Разил аганың Ташлыкны күтәреүдә керткән өлеше саллы: мәчет, балалар бакчасы, китапханә салдырган. Әйе, шәһәрдән торып, кремль диварлары арасында эш йөрткән. Ә менә авылда исә күркәм гамәлләрне Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев башлап йөргән. Ул да Ташлыкта яши.
- Авылларның кәефен күтәрү өчен дә кирәк мондый чаралар. Авыл тормышын зурлау бу, киләчәк буыннарга менә шулай күрсәтмәсәк, йолалар да онытылыр иде. Ә без миллилекне тамырыннан алып уяттык бүген, шөкер. Читкә киткән егетләр дә авылга кайтып йортлар сала, димәк, яши әле татар авыллары! Авыл яшәгәндә гореф-гадәтләр дә сакланыр, йолалар да онытылмас, ник дисәң, менә бүген дә милли кыйммәтләрне барладык. Бәйрәмне ишетеп, ерак шәһәрләрдә яшәүче авылдашлар кайтканнар. Очраштырды, күрештерде, калебне чистартты, йөрәкләрне җылытты, күңелдә ышаныч уты кабызды бу бәйрәм, – ди ул.
...Урам буйлап, җырлашып төшкән егетләр рәтендә хәрби киемнән атлаучы Чечня сугышы ветераны – Әлфис Нурмөхәммәтовның төп нигезне яңартып, йорт җиткерүе, атна саен шәһәрдән авылына кайтып йөрүе Рөстәм аганың сүзләренә дәлил. Үз егетләре авыл дип җан атканда яши әле Шәңгәлче һәм шул тирәдәге авыллар, яши!
Шәңгәлчедәге бәйрәмнән видеомизгелләрне телеграм-каналыбыздан караштыргалагыз!




.jpg)

.jpg)
Комментарийлар