Татарстаннан 2,5 мең чакрым ераклыкта – Казахстанның Семей шәһәрендә туып-үскән булса да, Мадияр Насыйров татар телен белүдә теләсә кемгә лаеклы көндәш була ала. Татар теле һәм әдәбиятыннан XXII Халыкара олимпиадада ул моны дәлилләп, Гран-при ияләренең берсе булды. Милләтебезнең алтын баганасы дип аталырга хокуклы асыл егет ул!
- Мадияр, син татарның тарихи Ватаныннан меңнәрчә километр ераклыкта туып-үскәнсең. Гаиләгез Казахстанга ничек килеп эләккән?
- Әти ягыннан чыгышыбыз Казан якларыннан. Ике гасыр элек Семей җиренә, Казахстанга күченәләр һәм Башкүл дип аталган авылга нигез салалар. Насыйр бабам 1837 елда шул җирлеккә беренче булып килгән диләр. 1930 елларга кадәр Башкүлдә 98 процент татарлар яшәгән. Халкы 800-900 тирәсендә булган. Хәзер инде анда бары тик 300ләп кеше яши, шуларның 30 проценты гына татарлар. Берәүләре күченеп киткән, кайберләре башка милләт вәкилләре белән никахлашкан. Шушы сәбәпләр аркасында татарлар саны кимегән. Үзем дә инде Семей шәһәрендә дөньяга килгәнмен. Хәзерге вакытта Шәкәрим исемендәге университетта магистратурада укыйм. Тарихчы белеме алам.
- Татарстаннан бик еракта гомер итсәң дә, туган телеңне җуймагансың, алай гына да түгел, татар теле олимпиадасында җиңәр дәрәҗәдә камил беләсең. Моңа ни рәвешле ирештең?
- Семейда бүгенге көндә 8 меңгә якын татар яши. Әмма, кызганычка, татар телен белүчеләр кими бара. Бездә татар теле укытылмый, андый мәктәпләр юк. Ун ел элек шәһәребезнең ике мәктәбендә татар теле факультатив буларак керә иде, ләкин остазлар җитмәү һәм балалар саны аз булу сәбәпле, алар юкка чыкты. Инде хәзер Татар сәнгать мәктәбендә генә татар теленнән атнасына бер дәрес бара. Аны чыгышы белән Татарстаннан булган, КФУны тәмамлаган татар филологы Диләнур Ахунҗанова үткәрә. Татар теле олимпиадасы турында да нәкъ аннан белдем.
- Әйе, бездә «Хак» татар-башкорт ассоциациясе бар. Бу оешмада «Иртыш моңнары», «Истәлек», "Гөрләвек", «Борчаклар» һәм башка җыр ансамбльләре эшли. Сабантуйлар, Карга боткасы, Каз өмәсе, Җәлил укулары, «Көзге Иртыш моңнары» халыкара фестивале үткәрелә.
Моннан тыш, «Мирас» татар яшьләре оешмасы булдырылган. Бу яшь буын вәкилләрен милли рухта тәрбияләүне, татар халкының гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклауны һәм үстерүне максат итеп куйган татар балалар һәм яшьләр берләшмәсе. 2024 елның ахырында мин бу оешманың рәисе итеп билгеләндем.
Ел саен Семей татар яшьләре күп кенә проектларны гамәлгә ашыра. «Сөмбелә», «Карга боткасы», «Балалар Сабан туе», «Нәүрүз», «Ураза бәйрәм», «Корбан гаете» кебек милли һәм дини бәйрәмнәрдән башлап, «Мин татарча сөйләшәм», «Татарча диктант», «Туган телләр көне» кебек бөтендөнья чараларын үткәрәбез яки аларда катнашабыз. Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Илһам Шакиров, Юныс Әхмәтҗанов кебек мәшһүр шәхесләрне дә искә алабыз. Шулай ук Казаннан килгән музыкантлар, рәссамнар, режиссерлар белән очрашулар, остаханәләр уздырыла.
Комментарийлар