Быел Татарстан педагоглары ил күләмендәге һөнәри бәйгеләрдә аеруча зур уңышларга иреште.
Укытучыларыбыз меңләгән конкурсант арасында иң яхшылар рәтендә керә алды. Моның өчен белем генә түгел, тәҗрибә, эзләнү, яңалыкка омтылу һәм, әлбәттә, үз эшеңә тугрылык кирәк.
Казанның 78нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Бербина «Россиянең ел тәрбиячесе — 2026» бәйгесендә абсолют җиңү яулады. Ә 121нче лицей укытучысы Илья Тарасов Казанга «Кече пеликан» белән кайтты. «Беренче укытучы», «Ел директоры», «Иң яхшы туган тел укытучысы», Россия — минем офыкларым" бәйгеләрендә дә безнекеләр сынатмаган — һәркайсында укытучыларыбыз призерлар арасында.
Көтеп алынган җиңү Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, быелгы уңышлар арасында аеруча горурлык уятканы — мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге җиңү. Татарстан тарихында беренче тапкыр безнең тәрбияче Бөтенроссия бәйгесендә абсолют җиңүче булды.
— 17 ел эчендә беренче тапкыр мәктәпкәчә белем бирү системасында абсолют җиңү яуладык. Бу — республика өчен зур казаныш. Мондый нәтиҗәләргә педагогларга рухи һәм матди ярдәм күрсәтмичә ирешеп булмый, — диде министр.
Аның сүзләренчә, Татарстан быелгы нәтиҗәләре белән Россия төбәкләре арасында беренче урынга чыккан. Бу — аерым кешеләрнең генә түгел, ә бөтен мәгариф системасының уртак хезмәте.
Татарстан исеме яңгырый Елена Бербинаның җиңүе Татарстанга зур мөмкинлек ачкан: киләсе елда республика «Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия бәйгесен үзендә кабул итәчәк. Димәк, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән педагоглар Казанның мәгариф системасы белән таныша алачак.
— Җиңүчене игълан иткәндә, беренче чиратта, үз исемеңне түгел, ә төбәгеңнең исеме яңгыравын ишетәсең. Татарстан вәкиле булуым һәм шундый зур бәйгедә республикабыз данын яклавым белән горурланам, — ди Елена Бербина.
Бергә булганда — көчле без Казанның 121нче лицее укытучысы Илья Тарасов та быелгы илкүләм «Ел укытучысы» бәйгесендә иң зур ачышларының берсе булды. Педагогик стажы нибары биш ел булуга карамастан, ул Россиянең иң яхшы укытучылары исемлегенә керде һәм «Кече пеликан» бүләгенә лаек булды.
Илья Тарасов фикеренчә, мондый бәйгеләр укытучының һөнәри үсешенә зур этәргеч бирә. Укытучы җиңүен команда хезмәте нәтиҗәсе дип саный. Аның белән тәҗрибәле остазлар, хезмәттәшләре эшләгән. Катлаулы мизгелләрдә нәкъ менә аларның ярдәме көч биргән.
Туган телдә сөйләшү — горурлык Татарстан педагоглары туган телләрне укыту юнәлешендә дә уңышка иреште. Казанның 358нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева туган телдә сөйләмне үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәләр номинациясендә өченче урын алды.
Ул бәйгедә Татарстанны милли киемнәрдә тәкъдим итүләрен горурланып искә алды. Мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне чагылдырган затлы киемнәр башка төбәкләр вәкилләренең игътибарын җәлеп иткән.
Тагын да югарырак үрләргә таба Казанның 8нче гимназиясе башлангыч сыйныфлар укытучысы Энҗе Фазлыева «Беренче укытучы — 2026» Бөтенроссия бәйгесенең иң яхшы ун укытучысы исемлегенә кергән. Аның өчен бәйге аеруча үзенчәлекле булган: конкурс сынаулары Камчаткада узган. Вакыт аермасы зур булуга карамастан, Казандагы остазлары һәм хезмәттәшләре аның белән даими элемтәдә торган.
Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре дә югары нәтиҗәләр күрсәткән. Казанның 189нчы күппрофильле гимназиясе директоры Ранис Идрисов «Россия — минем офыкларым» Бөтенроссия премиясендә «Һөнәр белән киләчәккә» номинациясендә җиңү яулады. Ә 20нче «Гармония» гимназиясе директоры Максим Николаев «Россия ел директоры» бәйгесендә иң яхшы биш җитәкче арасына кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар