16+

Бүгенгедән үткәнгә хат (Булат Гыймадиев)

Хат язуның ни икәнен дә белмәгән буын вәкиле мин. Язганым булмаса да, Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар"ын һәм Һади Такташның "Киләчәккә хатлар"ын укыганым бар минем. Ул хатларны укыгач уйланып, хискә бирелеп йөргәнем хәтердә. Ә менә мин яза торган хат күпләргә сәер булып тоелыр. Кем инде үткәнгә хат язсын? Ә мин язам....

Хат язуның ни икәнен дә белмәгән буын вәкиле мин. Язганым булмаса да, Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар"ын һәм Һади Такташның "Киләчәккә хатлар"ын укыганым бар минем. Ул хатларны укыгач уйланып, хискә бирелеп йөргәнем хәтердә. Ә менә мин яза торган хат күпләргә сәер булып тоелыр. Кем инде үткәнгә хат язсын? Ә мин язам....

Башта үзем белән якыннанрак таныштырыйм әле сине, герой абый. Мин - Апас районының Биеш авылыннан. Димәк, мин синең авылдашың булам. Исемем - Булат. Биеш урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында белем алам. Авылыбыз искиткеч матур безнең. Ул көннән-көн үсә, яңара. Син укыган мәктәп урынына яңа ике катлы мәктәп төзелгән. Әле күптән түгел генә "Бу мәктәптә Советлар Союзы герое Дмитрий Иванович Горбунов укыган" дигән истәлек тактасы куйдылар. Бу көн безнең өчен зур шатлык булды.

Исәнме, дип хатлар яза алмыйм, чөнки бу хатымны укый алмыйсың. Тик син, 70 ел элек һәлак булсаң да, халык хәтерендә яшисең.

Аяз көнне яшен суккандай
Фашист камап алган дөньяны.
41 нең июнь аенда...
Илгә япкан кара юрганын.


Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен ике йөздән дә күбрәк якташыбызга иң югары мактаулы исем - Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Шулар арасында синең дә булуың минем өчен зур горурлык. Синең турыда бик күпне беләм мин. Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә укытучылар балачагыңда җитез, тапкыр булуың, үсмер елларыңда эшчән, тырыш егет булуың, ә сугыш кырында батыр, кыю булуың турында һәрдаим сөйләп торалар. Кабатлап әйтәм, мин синең турында күпне, бик күпне беләм.

Кадерле Дмитрий, синең балачагың бик үк җиңел булмаган, сине бабаң белән әбиең тәрбияләгән. Ә әниең иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә. Шулай булса да, син шат күңелле, җитез һәм тапкыр булып үскәнсең. Дуслык кадерен белүче тугры иптәш булгансың. Авыр вакытларда һәркемгә ярдәмгә омтылгансың. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшләп, соңрак почтальон хезмәтен башкаргансың. Бик тырыш, эшчән егет булгансың. Көтмәгәндә башланган сугыш синең барлык хыялларыңны челпәрәмә китергән.

Авыл - баһадир яшьләрен, кызлар - сөйгән ярларын, аналар - улларын, яшь хатыннар сөекле ирләрен сугышка озаткан ул көнне.

Син дә 1942 елның җәеннән фронтта хәрби хәрәкәтләрдә катнаша башлагансың. Белүемчә, өлкән сержант синең взводка әһәмиятле хәрби бурыч йөкләгән. Лучеса елгасын кичеп, дошман оборонасын өзәргә кирәк була. Елга кичүен үтеп, сул як ярны дошманнан азат итүгә синең җитәкчелегеңдәге взвод алына. Аяз матур җәйге көннәрнең берсе була. Взвод ачык кыр буйлап елгага таба шуыша. Немецлар безнең сугышчыларны күреп алалар. Пулялар сызгыра башлый. Авылдашым, син, бары сулыш алыр өчен генә тукталып алгансың да, үрмәләвең дәвам иткәнсең. Ышанычлы сугышчан дусларың да калышмаган...

Вильнюс шәһәре өчен барган сугышларда яңа дан яулыйсың. Авылдашым, син Ватан алдындагы бурычыңны үтәп, батырларча һәлак булгансың. 1945 елның 24 мартында сиңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Без синең белән чиксез горурланабыз. Мәдәният йорты янындагы һәйкәл гел тәртиптә, чәчәкләр белән уратып алынган. Һәр елны сине искә алу көнен һәйкәл янында уздырабыз. Бу безнең сиңа карата булган хөрмәтебезне һәм синең алдыңда, туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган авылдашларыбыз алдында, яңа буыннарның баш июе билгесе. Авылыбызның син яшәгән урамы Горбунов исемен йөртә. Мәктәбебез музеенда сиңа багышланган бүлек бар. Дәресләрдә синең турыда рефератлар, сочинениеләр язабыз. Син безнең хәтердә мәңге сакланырсың. Синең батырлыгың буыннардан-буыннарга күчәр. Халык хәтереннән һич беркем дә юа алмас сине, юа алмас.

Җиңүчеләр калка һәйкәл булып,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар үлми ике тапкыр -
Алар хәзер мәңге балкырлар. Тыныч йокла, герой авылдашым!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading