Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләгә дә бары тик кайгы-хәсрәтләр генә алып килгән. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә бу вакыйгалар кабат искә төшә. Минем гаилә тарихында да сугышның аяусыз эзләре...
Бабаем Габитов Фатыйх 1911 нче елны Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белем ала. Аннан мал табибына укый. 1934 нче елны Армия сафларына алына. Армиядән кайткач колхозда үз белгечлеге буенча эшли башлый. Ләкин тыныч тормышларда эшләү озакка бармый. Дөньябызның күген кара болыт каплый. 1941 нче елда сугыш башлана. Сугышның беренче көннәреннән үк, Фатыйх бабай сугыш кырына китә.1941нче елның 24 июнендә "885 нче стрелковой полк" ка билгеләнә. 1942 нче елның 25 нче февралендә каты яралана. Госпитальдә ятарга туры килә. Госпитальдән соң "отдельный строительный батальонда" хезмәт итә. 1945 нче елның августыннан сентябренә кадәр Япониягә каршы сугышта катнаша. Бабам 1946 нчы елның 20 нче мартында гына демобилизацияләнеп, туган авылына кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аның күп кенә бүләкләре бар. Мин алар белән бик горурланам.
1) "Витебск һәм Каунас операцияләрендә катнашкан өчен" рәхмәт. (Благодарность)
2) "Көнчыгыш фронт оборонасын өзүдә катнашкан өчен" - рәхмәт. (Благодарность)
3) "Кенигсбергны алган өчен" - медаль
4) "За победу над Германией" - медаль (1946 ел, 23 февраль)
5) "За боевые заслуги" - медаль (1946 ел, 18 ноябрь)
Сугышта алган яралары төзәлгәч колхозда мал табибы булып эшли. Шулай ук бөтен ил белән бергәләшеп сугыштан соңгы тергезү эшләрендә дә катнаша. Ул чор өчен хас булган барлык авырлыкларны да, гаиләсе белән, үз җилкәсендә күтәрә. Үзенең рухы белән нык һәм тырыш кеше булуы аркасында гына тормышларын рәтләп җибәрәләр. Нык тормышлы гаилә булып яшиләр. Бик озак еллар Кукмара районы җитештерү конторасында хәзерләүче булып хезмәт куя. Йоннар, тиреләр жыеп тапшыра. Намуслы хезмәте өчен бик күп грамоталар белән бүләкләнә. Фатих бабай Мәхмүзә әби белән 63 ел бергә матур итеп гомер кичерәләр. 6 кыз, бер ул үстерәләр. Минем әбием Вәрәкыя гаиләдә өченче бала. Бүгенгесе көндә балаларының барысы да әле исән-саулар. Бабай Назир абый белән Нүрзия апа тәрбиясендә бик кадер хөрмәттә 90 яшенә кадәр яши. Минем бабаем кебек бик күпләр Ватаныбыз өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмыйча, авыр сугышны җиңеп, дөньяны зур афәттән коткарып, туган илебез бәхетле тормышта яшәсен өчен үзләренең көчләрен кызганмадылар. Күпме бәла - каза китергән, кеше гомерен өзгән бу афәтле, дәһшәтле, канкойгыч сугышны безгә мәңге онытырга ярамый. Шулай ук, сугыш һәм тыл ветераннарын да,сугыш чоры балаларын да... Без алар алдында шушы яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар