Тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылыйбыз. Бу зур бәйрәм һәр гаиләгә кагыла. Минем гаиләм өчен дә бу - зур бәйрәм. Чөнки минем бабаларым да башка бик күп ватандашлары кебек сугыш кырларында безнең тынычлык өчен көрәшеп, бик күп юллар үткәннәр, Туган илебезне фашист илбасарларыннан азат итеп йөргәннәр.
Минем әниемнең дәү әтисе - минем дәү бабам Зарипов Тимерҗан Шәех улы. Ул Башкортстан республикасының Иске Татыш авылында туып үскән. Сугыш башланганда, дәү бабама 18 яшь тула. Аны сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алалар. Дәү бабам - гаиләдә бердәнбер бала. Ул армия сафларына алынгада инде аның әтисе олы яшьтә була, шул сәбәпле ул тылда кала.
Дәү бабамның сугыш истәлекләре булып орден-медальләре калган. Сугыш киемендә төшкән берничә фотосы бар. Дәү әнием әйтүе буенча, дәү бабам сугыш истәлекләрен сөйләргә яратмаган. Сугыш сүзен ишетү белән, аның күзләренә яшь тыгылган. "Без күргәнне сезгә күрергә язмасын", - дип сөйли торган булган. Җиңү хәбәрен дәү бабам Вена шәһәрендә ишетә. Сугыш тәмамланса да, аңа туган якларга тиз генә кайтырга насыйп булмый. Туган якларына ул 1951нче елда гына кайта. Сугыштан кайтканда, дәү бабамның әтисе генә исән була. Әнисе, улы өчен кайгырып, көн-төн елый, борчыла һәм кайгыдан үлеп китә. Дәү бабама ничек кенә авыр булса да бирешми, үзенең тормышын корып җибәрә. Ул үзенең соңгы көннәренә кадәр туган авылында яши, хезмәт итә. Тимерҗан бабам бик тә оста куллы була. Әле дә авылдагы өйдә аның куллары белән эшләнгән шкафлар бар. Ул шкафларны дәү бабамның истәлеге итеп саклыйбыз. Мин үземнең дәү бабам белән горурланам. Ул безнең тыныч тормышыбыз өчен көрәшкән. Һәрвакыт күк йөзебез якты, аяз булсын өчен, дошманнарны җиңгән. Сугыш дигән сүзне безгә ишетергә язмасын! Мин аның белән чиксез горурланам. Туганнарымнан, нәселебезнең өлкән кешеләреннән сорап, дәү бабам хакындагы истәлекләрне барлыйм. Оныклары, оныкларының оныклары Җиңү көнен бүләк иткән бабаларын онытмыйлар, күңелләрендә саклыйлар икән, димәк, буыннар чылбыры өзелми. Бабаларыбыз истәлеге хәтер төпләрендә утлы күмер булып янсын. Без хәтерләгәндә, без хөрмәтләгәндә, аларның рухлары шат була дип уйлыйм мин. Кеше үткәне белән көчле. Дәү бабам белән горурлану, аның турында эзләнү эше алып бару, тапканнарымны башка туганнарым белән дә уртаклашу мине көчле итә, алда тагын да зур эшләргә рухландыра.
Бу шигъри юлларым дәү бабам кебек безгә тыныч тормыш бүләк иткәннәр рухына дога булып барып ирешсен. (Мине дәү әнием кечкенәдән шулай өйрәтте. "Һәр изге гамәл, искә алу, җылы сүз үлгәннәргә барып ирешә, алар шат була", - дип әйтә иде).
АЯЗ БУЛСЫН КҮКЛӘР
Аяз булсын күкләр
Кояш көлеп торсын,
Илләр имин булсын.
Табын түрләрендә
Кайнар икмәк торсын.
Аяз күкләр телим,
Язлар балкып килсен.
Тыныч тормыш безне
Шатлык белән күмсен.
Иртән, көндез, кичен
Аяз булсын күкләр.
Тыныч булсын илләр.
Бернәрсә дә юк бит
Аннан кадерлерәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар