Кинода Искәндәр образын да бер яклы гына итеп күрмәячәкбез. Режиссер, төшерүче команда аның уңай якларын да күрергә тырышкан. Ришат өчен бу кинода беренче зур роль.
- Фильмда һәр кешенең үз вазифасы бар иде, бар да төгәл, гади. Безгә һәр яктан ярдәм иттеләр, актерларга тырышып уйныйсы гына калды. Ә башка проектларда гримны да үзеңә салырга, костюмнар эзләп тә үзеңә чабарга туры килә иде. Шуңа күрә биредә мин рәхәтләнеп эшләдем, - диде Ришат.
Фильм 10 сентябрь көнне төшерелә башлаган. Төп күренешләр Биектау районы Зур Кавал, Арча районы Наласа авылында һәм Казанда бара.
- Халык татар киносын төшерүебезне тели. Авылларда безне шулкадәр җылы каршы алдылар. Ул ашатуларын әйтеп тә торасы түгел инде. Хәтта төшерү мәйданына кадәр пәрәмәчләр алып киләләр иде. Авыл халкын инде сагынып та өлгердек, - ди Фәрит Галиев.
Фильм тулысынча әзер булгач аны Зур Кавал авылына кайтып мәдәният йортында бар халыкка күрсәтәчәкләр.
Гадел Кутуй "Тапшырылмаган хатлар"ны 1935 елда иҗат иткән. Әсәрдә 1920 елгы вакыйгалар сурәтләнә. Фильмны исә бүгенге көнгә яраклаштырып төшергәннәр. Фәрит Галиев сүзләренчә, фильмда күрсәтелгән проблемалар безнең вакытка да бик актуаль. Галия образын да без заманча итеп күрәчәкбез. Ни кызык, героиня 2016 елда яшәсә дә иренә электрон хатлар түгел, ә кәгазь хатлар язачак. Кутуйның бу элементын фильм төшерүчеләр берничек тә алып ата алмаган.
- Хатлар - авторның Галиянең образын ачар өчен кулланылган психологик алымы. Кәгазь хат язучылар хәзер дә бар. Хәтта психологлар да кулдан хат язарга куша, - ди Дан Дамаскин. - Геройларның коры тарихын калдырдык. Ләкин автор үзенчәлекләрен дә онытмадык. Кутуйның идеяләре фильмда беренче планга чыкты.
Тамашачыларны да, төшерү командасын да иң борчыган әйбер - ул тел. Команда халык сөйләменә якынрак булсын өчен кайбер сүзләрне рус теленә алмаштырган.
- Кино - реаль тормыш ул. Тамашачы бу чираттагы телеспектакль димәсен өчен шулай эшләдек. Хәзер беркайда да "табиб" дип сөйләшмиләр. Кутуй да "врач", "семья дәфтәре" дип язган. Кайбер вакытта рус сүзләре геройны яхшырак ачарга ярдәм итте, - диде Фәрит Галиев.
"Тапшырылмаган хатлар" 2 сәгать 10 минутлык тулы метражлы фильм һәм 4 сериядән торган сериал форматында экранга чыгачак. Шулай ук, фильмга рус телендә дубляж ясалуы да планлаштырыла. Аны актерлар үзләре тавышландыра.
Фильм бюджеты - 4 млн 100 мең сум.
- Салымнар, пенсия фондына киткән акчаларны санасаң, безнең кулга 3 млн 100 мең сум акча килде. Мәскәү проектларында фильм төшерүнең бер көне бер миллион сум. Бу әле безнең очсыз проект булды, - диде Фәрит Галиев.
"Тапшырылмаган хатлар" - "2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" программасы кысаларында тормышка ашырылган проект.
Комментарийлар