16+

Адашкан күңелләр кабат табыша

М.Фәйзи әсәрләре бүгенге көндә сәхнәләрдә куелмый диярлек. Әтнә Татар дәүләт драма театры режиссеры Рамил Фазлыев исә авторның сирәк кенә сәхнәләштерелә торган «Адашкан күңел» пьесасына мөрәҗәгать иткән.

Адашкан күңелләр кабат табыша

М.Фәйзи әсәрләре бүгенге көндә сәхнәләрдә куелмый диярлек. Әтнә Татар дәүләт драма театры режиссеры Рамил Фазлыев исә авторның сирәк кенә сәхнәләштерелә торган «Адашкан күңел» пьесасына мөрәҗәгать иткән.

М.Фәйзи биредә совет властеннан соң ирекле булырга омтылган хатын-кыз образын сурәтли. Бер уйласаң, егерменче гасыр башларындагы вакыйгалар тамашачыны кызыксындырмас та кебек. Әмма әсәрне куя белеп куйганда, аны теләсә кайсы чорда да яратып карыйсың икән. Шәһәрдә хәлле гаиләдә үскән Мавия авылга укытырга җибәрелгәч, андагы Самат исемле егеткә гашыйк булып куя. Әмма кыз кабат шәһәргә китеп бара, нәтиҗәдә ике яшь йөрәкнең юллары аерыла. Саматны димләп өйләндерсәләр дә, ул Мавияне оныта алмый. Укымышлы шәһәр зыялысы Бәкер кызга үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Мавия аңа ризалык бирәсе көнне Самат килеп керә. Ул һаман да аны сагынып яшәвен Мавиядән яшерми. Шул көнне кылган гөнаһы аркасында, кыз Бәкердән дә баш тарта. Саматтан туган сабые белән ул Злотауст якларына барып чыга. Хуҗабикә Мавияне ничек кенә фахишәлеккә өндәсә дә, ул начар адымга бармый, Саматка тугрылык саклый. Язмыш җилләре аларны әнә шул якларга эшкә барып чыккан Самат белән очраштыра. Күп михнәтләр күргәннән соң, адашкан күңелләр, ниһаять, кавышалар. Сиринә Абдуллина Мавиянең кичерешләрен автор әйтергә теләгәнчә ачып бирә. Үз һөнәренә бирелгән авыл укытучысын гәүдәләндергән Марат Хәбибуллин роле самимилеге белән аерылып тора. Рәмис Галиев, Гөлия Сибгатуллина, Рәзинә Ибраһимова, Зөһрә Галиева, Айгөл Гыйрфанова һәм башка артистлар тудырган образлар һәркайсы җылы тәэсир калдырды.
Әсәр, тормышчан булганга күрә, тамашачыга якын. Ул башка театрларда куелмавы белән дә отышлы.
Спектакльне караган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев үз фикерләрен безнең белән дә уртаклашты:
Әсәр көтелмәгән борылышлы вакыйгаларны сюжетка кору белән аерылып тора. Биредә ышандырырлык чишелеш табылган. Үзем дә бу театрда спектакльдә уйнаганлыктан, шуны әйтә алам: аларның актерлык мөмкинлекләрен күрдем. Әлеге әсәрне куеп, әтнәлеләр үзләренең булдыклылыкларын күрсәткәннәр. Аңа тотынулары мактауга лаек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading