16+

Ах, авылын сагынаем... (Скетч)

Булды, җитте, җәмәгать! Шәһәргә качам! Бакча читендәге бүкәнгә җәелепләр утырып, иркенләп бер тәмәке тартырга да вакыт юк бит монда. Әнә көтүдән сыеры кайтып җитте тагын. Күрше сыерын кара син, үзе матур, үзе зур имчәкле. Безнеке?! Ашатып торган килеш, кибешкән-корышкан. Ни сөте, ни имчәге. Кеше сыеры көтүдән кайта да, мөгезе белән...

Ах, авылын сагынаем... (Скетч)

Булды, җитте, җәмәгать! Шәһәргә качам! Бакча читендәге бүкәнгә җәелепләр утырып, иркенләп бер тәмәке тартырга да вакыт юк бит монда. Әнә көтүдән сыеры кайтып җитте тагын. Күрше сыерын кара син, үзе матур, үзе зур имчәкле. Безнеке?! Ашатып торган килеш, кибешкән-корышкан. Ни сөте, ни имчәге. Кеше сыеры көтүдән кайта да, мөгезе белән...

Булды, җитте, җәмәгать! Шәһәргә качам! Бакча читендәге бүкәнгә җәелепләр утырып, иркенләп бер тәмәке тартырга да вакыт юк бит монда. Әнә көтүдән сыеры кайтып җитте тагын. Күрше сыерын кара син, үзе матур, үзе зур имчәкле. Безнеке?! Ашатып торган килеш, кибешкән-корышкан. Ни сөте, ни имчәге. Кеше сыеры көтүдән кайта да, мөгезе белән кече капканы ачып, керә дә китә. Минеке (безнеке инде!) хатынга охшаса да охшар икән. Мөгрәп тик тора, миңгерәү. Себерке сабы белән сыртына кундырасы нәрсә.
Чү, галуш эчендә нидер кыймылдый әле монда. Ах, авылын сагынаем, колорадо кортлары кереп тулган! Бакчадан бәрәңгене алгач, урамга кадәр чыгалар мөртәтләр. Утырсаң, өстеңә үк менәләр. Бер капчыкка җыеп, Авыл хуҗалыгы министрлыгына илтеп бушатам инде мин боларны. Шуннан соң, берәр юньлерәк агу уйлап тапмаслармы ичмаса!
Көш! Кая чыгасың? Шушы кызыл тавыкларны әйтәм: гел перәме депутатлар булып күренәләр күземә. Үзләре ашап туймыйлар, ә салган күкәйләре юк. Әтәчкә «Жириновский» дип кушамат тактым. Көндезме ул, төн уртасымы - кайчан карасаң да, вакытлы-вакытсыз кычкырып тик йөри. Бик нервыга тисә, чалып ташлыйм инде мин аны, авылын сагынаем...
Һо, мәчебез тәрәзә төбенә килеп утырды. Балда-майда яшәп тәмам симерде, тычкан тоту турында уйламый да. Өйнең түренә, иң йомшак урынга менеп кунаклый. Анысына инде түзәрсең, әмма мырлапмы-мырлый бит әле ул. Мәчене кемгә охшатуымны үзегез дә чамалагансыздыр инде...
Әй, хатын, син анда минем коммунист туганнарыма яңа чапкан печәнне сала тор. (Сәхнә артында «Ярар» дигән тавыш ишетелә.) Туганнарым дип сарыкларны әйтәм мин. Коммунист вакытымда, нәкъ сарык кебек аңгыраланып, якты киләчәккә, коммунизмга ышанып яшәгән идем. Ахырда дөрес әйтелгән сүз булган икән ул үзе. Абрамович кебек олигархларга коммунизм килде ләбаса. (Сәхнә артында «Обама сө зәргә маташа! Керәсеңме инде син, юкмы?» дип кычкырган тавыш яңгырый.) Сөзә торган гадәте булганлыктан, яшь үгезгә Обама дип кушамат таккан идем. Бергә гомер иткән хатынымны имгәтеп-нитеп куймасын тагы, авылын сагынаем!.. Хәзер, карчык, хәзер керәм... И-и, җәмәгать, күрегез сез бу хуҗалыкны! Шушы муллыкны, шушы иркенлекне калдырып, ничек шәһәргә китәсең ди, җүләр! Яшик әле яшәлгәндә...

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading