16+

Алинә БӘШИРОВА: «МИН БАРЫБЕР БЕРЕНЧЕ»

Инженер булып эшләүче Фәттах абый һәм хисапчы Рәфинә апа гаиләсендә туып үскән яшь җырчы Алинә Бәширова татар эстрадасына үзенә генә хас стиль белән килеп чыкты. «Ялган», «Сиңа әниең хуҗа», «Үпкәлә миңа» кебек экспрессив җырлары белән ул бүгенге заман яшьләренә хас сулышны күрсәтте булса кирәк. Интернет битләрендә чыгарган артык ачык фотосессиясе...

Алинә БӘШИРОВА: «МИН БАРЫБЕР БЕРЕНЧЕ»

Инженер булып эшләүче Фәттах абый һәм хисапчы Рәфинә апа гаиләсендә туып үскән яшь җырчы Алинә Бәширова татар эстрадасына үзенә генә хас стиль белән килеп чыкты. «Ялган», «Сиңа әниең хуҗа», «Үпкәлә миңа» кебек экспрессив җырлары белән ул бүгенге заман яшьләренә хас сулышны күрсәтте булса кирәк. Интернет битләрендә чыгарган артык ачык фотосессиясе...

- Әниең юлыннан китеп, шактый җитди һөнәр сайлаган кызны сәхнә үзенә нәрсәсе белән тартты?
- Мин бит кечкенәдән җырлый идем. Вакытында музыка мәктәбенә йөри алмадым. Әнинең мине җитди һөнәрле итәсе килде. Шуңа мин кулыма икътисадчы дипломы алгач кына сәхнәгә күтәрелдем. 2006 елда «Соңга калган сөю» дигән җырны Зөфәр Хәйретдиновтан сатып алдым да «Барс Рекордс» компаниясенә киттем. Әмма ул җырым түгел, ә «Ялган» җырым мине танытты. Бүген исә үз белемем буенча эшлим.
- Сәхнәгә чыгу өчен музыкаль белемле булу кирәк дип санамыйсыңмы?
- Музыкаль белем миңа кирәк түгел. Әмма икенче белем алырга җыенам. Дизайнерлык буенча укыйсым килә.
- Эстрададагы көндәшлек куркытмадымы?
- Көндәшлек миңа ошый гына. Әгәр андый стимул булмаса, үз өстеңдә эшләүгә, һәрвакыт камилләшергә урын калмас иде. Минем эстрадага чыгып, кемгәдер нәрсәдер исбатлыйсым килмәде. Бары тик җырлыйсым гына килде. Аллага шөкер, мине бүген инде таныйлар.
- Шау-шу куптарган фотосессияң турында сорыйсы килә. Ул үзеңнең идеяң идеме, эшләгән компанияңнең пиар-адымымы?
- Ул минем сәхнәгә чыгу кебек үк күптәнге хыялым иде. Продюсерым белән без аңа бик озак килдек, озак әзерләндек. Идея - миннән, компаниямнән ярдәм булды. Топлес фотога төшү турындагы хыялым әнә шулай тормышка ашты.
- Әлеге фотоларны караган кеше буларак, мин аларда профессиональлекнең эзен дә күрмәдем.
- Фото ягыннан миңа да шулайрак тоелды. Әмма мин нәтиҗәдән канәгать калдым. Чит ил йолдызларын карагыз сез - һәр хатын-кыз үзен шул рольдә тоеп, үз гәүдәсен матур итеп күрсәтәсе килә. Ә эчке кыюлык, тәвәккәллек миндә бар. Хәзер татар җырчыларыннан тагын кем дә булса топлес фотога төшсә, ул андый яңгыраш тапмаячак. Мин ул яктан барыбер беренче.
- Туфан Миңнуллин, күрсәтерлек нәрсәләре булганнар гына күрсәтерлек нәрсәләрен күрсәтсен иде, дигән. Андый фотога төшү өчен ким дигәндә Памела Андерсон булырга кирәктер инде ул...
- Ә минем андый ясалма курчакларга карыйсым да килми! Минем комплексларым юк һәм тәнем табигать ничек биргән, шулай ошый. Кеше фикерләре дә мине кызыксындырмый. Кем ничек тели - шулай уйласын, кем ничек тели - шулай сөйләсен.
- Яраткан кешең һәм әти-әниең бу адымыңа ничек карады?
- Тыныч. Яраткан кешем аңлый торган ир-ат.
- Нәрсә яратасың?
- «Тәмле кәнфит»: йокларга, шоколад ашарга, секс белән шөгыльләнергә. Менә шушы өч өлештән «тәмле кәнфит» барлыкка килә.
- Хыялың?
- Тимур Бикбамбетов фильмында - мәхәббәт мелодрамасында төп героиня буласым килә.
- Кияүгә чыгып, плитә янына басарга әлегә уйламыйсың алайса?
- Мин болай да һәркөн плитә янында. Бик тәмле итеп ашарга пешерәм. Әлбәттә, кияүгә чакыралар. Үземнең гармония утравын - гаиләмне булдырасым килә.
- Ничек ял итәргә яратасың?
- Гамакта ятып китап укырга. Быел, барып чыкса, Кытайга җыенам.
- Үз тамашачыңа ниләр теләр идең?
- Беркемгә, бер нәрсәгә карамый гел алга барырга. Шул вакытта һәрвакыт ышаныч, өмет, мәхәббәт булачак.

Туган: 1985 елда, Уфада
Россияме, чит илме: Россия
Машинамы, атмы: машина
Сумкадагы иң кирәкле әйбер: пластик карта һәм булавка
Бәхет ул: әти-әни исәнлеге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading