«Ана күзләре» диюгә, күз алдына ниндидер моңсу күренеш килеп баса. «Әкият Татар дәүләт курчак театрының чираттагы премьерасы әнә шулай дип аталды. Япон халык әкиятләренә нигезләнгән әлеге спектакльне режиссер Илдус Зиннуров моннан 40 ел элек тә куйган булган. Бүген дә әлеге спектакльне куюлары бик урынлы. Кайсы гына чорда булуга карамастан, гаилә...
Биредә Тау иясе Ананы Еланга әверелдерә. Ул, иренә баласын тәрбияләргә булышсын өчен, башта үзенең бер күзен, аннары икенчесен бирә. Соңыннан ир белән хатын бергә кушылалар.
Спектакльдә яңалык бик тиз күзгә ташлана. Әле артистларның моңа хәтле мондый зур курчаклар белән уйнаганы юк иде. Аларның өстендәге япон милли киемнәре дә күз явын алырдай матур төстәге тукымалардан тегелгән. Курчакларны икешәр артист уйната. Алар - Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның атказанган артистлары Юрий Чуктиев, Фәнзилә Сабирова, Ришат Гыйздәтуллин, Гөлнур Габдрахманова, Рузилә Зарипова, Марс Гайфуллин һ.б.лар. Биредә актерлар тарафыннан зур көч куелуы спектакль барышында ук күренә. Сәхнә бизәлеше, утлар нәкъ заманча итеп эшләнгән. Курчакларны ясауда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Губская тарафыннан зур көч куелган. Пластика буенча Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова хезмәте игътибарга лаек.
Спектакльне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемә иткән. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина ягымлы тавышы белән яңгыраткан шигырьләр бигрәк тә җанга ятышлы.
Әлеге спектакль югары сыйныфтагы укучылар һәм өлкәннәр өчен кызыклы булыр. Чөнки адәм баласы, ничә яшьтә булуына карамастан, әкиятләргә ышанып яши бит.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар