16+

Анатолий Скляров: «Полигон уеннары ислам диненә карашымны үзгәртте»

Аның белән чәчтарашханәдә таныштым. Чәчләремне үз башында бер генә бөртек тә чәче булмаган, ләкин Хоттабыч кебек зур сакаллы ир-ат парихмахер кисүе кызыклы маҗаралар алып киләсе шикләндермәде мине. Аралаша торгач, Анатолий Скляровның чәчтараш кына түгел, ә чып-чын актер икәнен ачыкладым. Шекспирның: «Тормыш - театр, ә кешеләр - актерлар»,- дигән сүзләре буенча...

Анатолий Скляров: «Полигон уеннары ислам диненә карашымны үзгәртте»

Аның белән чәчтарашханәдә таныштым. Чәчләремне үз башында бер генә бөртек тә чәче булмаган, ләкин Хоттабыч кебек зур сакаллы ир-ат парихмахер кисүе кызыклы маҗаралар алып киләсе шикләндермәде мине. Аралаша торгач, Анатолий Скляровның чәчтараш кына түгел, ә чып-чын актер икәнен ачыкладым. Шекспирның: «Тормыш - театр, ә кешеләр - актерлар»,- дигән сүзләре буенча...

Аның белән чәчтарашханәдә таныштым. Чәчләремне үз башында бер генә бөртек тә чәче булмаган, ләкин Хоттабыч кебек зур сакаллы ир-ат парихмахер кисүе кызыклы маҗаралар алып киләсе шикләндермәде мине. Аралаша торгач,
Анатолий Скляровның чәчтараш кына түгел, ә чып-чын актер икәнен ачыкладым.
Шекспирның: «Тормыш - театр, ә кешеләр - актерлар»,- дигән сүзләре буенча яши Анатолий. Әмма ул үзгә актер. Елына бары бер-ике генә роль уйный. Шул бер рольне башкару өчен ел дәвамында әзерләнә. Ул уйнаган спектакль өчен махсус сәхнә дә, тамашачылар залы да юк. Аның каравы меңнән артык аның кебек төрле образдагы актерлар бар. Алар һәрберсе тамашачы өчен түгел, ә үзе өчен уйный.
Россиядә беренче полигон уеннары 1990 елларда оештырыла. Тарихи җирлеккә нигезләнеп вакыйгаларны сурәтләү - төп асылы. Төрле төбәкләрдән килгән һәвәскәр актерлар аларны билгеле бер сценарийга салып, тормышка күчерә.
- Минем өчен бу уеннар - реаль тормыштан вакытлыча китү ысулы. Кайвакыт тормышта үз- үзең булу туйдыра. Телевизор караганда да, эх, мин дә шушы чорда яшәсәм иде, шундый булсам иде, дип, һәрберебезнең уйлап куйган очраклары еш буладыр. Минем өчен бу уеннар - башка кеше тормышын яшәп карау мөмкинлеге. Кешене аңлар өчен ул йөргән сукмактан атларга кирәк дип әйтәләр бит. Мин дә героем кичергән хисләр дөньясында кайныйм, ул йөргән эзләр буенча атлыйм, - ди Анатолий.
Уйлап чыгарылган дөнья белән Анатолий армиядә вакытта таныша. Бервакыт хезмәттәш егетенең блокнотта ниндидер сәер рәсемнәр - урта гасыр рыцарьларын ясаганын күреп ала. Шунда танышы аңа кыр уеннары өчен кием модельләрен әзерләве турында сөйли.
Моңа кадәр Анатолий үзе дә урта гасыр сугышлары белән кызыксынган. «Өч мушкетер», «Робин Гуд» фильмнарында үскән егет берара фехтование белән дә шөгыльләнгән. Солдат киемнәрен алыштыруга, кабат теге егетне эзләп табып, үзен дә шушы кыр уеннарына алып баруын сораган. Шулай итеп, Анатолий беренче ролен 2001 елда башкарган.
- Безгә Ходай тарафыннан, күп дигәндә, 80-90 ел яшәргә бирелгән. Ләкин бу вакыт аралыгында без бары тик бер тормыш юлы үтәбез. Ә монда башка кеше ролен башкарып, син үзеңне, әйләнә-тирәдәгеләрне яхшырак аңлый башлыйсың, - ди ул.
Уеннарга теләгән һәркем килә ала. Катнашучылардан актерлык осталыклары да таләп ителми. Анатолий сүзләренчә, монда кеше үзеннән-үзе ачыла. Уеннарның максималь рәвештә реаль тормышка якын булуы кешедән нинди дә булса образга керүне сорамый, ул үзеннән-үзе килеп чыга икән.
- Биредә реаль тормыш белән уйдырма бутала. Син уйнамыйча бу роль белән яши башлыйсың. Моның чыннан да үзең булуына ышанасың, - ди Анатолий.
Кыр уеннары ике төркемгә бүленә. Җирле уеннар бер төбәк территориясендә урнашкан. Андый уеннар Казан тирәсендә дә бар. Анда якын-тирәдәге районнардан, Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләрдән киләләр. Җирле уеннарда якынча 200-250 кеше катнаша. Моннан тыш Бөтенроссия уеннары оештырыла, аларны катнашучылар «тысячники» дип атый. Бөтенроссия кыр уеннарында меңнән алып өч меңгә кадәр катнашучы булырга мөмкин.
Уеннарны оештыручылар башта интернет челтәрендәге битләренә быелгы спектакльнең темасын, ни турында барганлыгы хакында мәгълүмат эләләр. Катнашырга теләк белдерүчеләр шунда ук үзенә роль сайлый ала. Бу һәркемнең үз иркендә, теләсәң - патша, теләсәң, хәерче була аласың. Тагын шунысы кызык, уенга син күктән төшкән кеше кебек килмисең. Монда синең роль буенча үз гаиләң, дусларың, туганнарың, хәтта инде дошманнарың да әзер. Уйлап чыгарган дөньяга килүгә баштанаяк чумасың.
Уеннарга әзерлек бер ел дәвамында бара. Уен барышында бер генә деталь дә игътибарсыз калмаска тиеш икән. Кайвакыт бер- ике көнлек спектакль өчен тулы бер шәһәр төзергә кирәк була, ди актерлар.
- «Умереть в Иерусалиме» әсәрен сәхнәләштергәндә хәтта өч шәһәр торгыздык. Кирәкле материалны йөк машиналары китереп куя да, борынгы шәһәрнең биналарын үзебез төзибез, - ди Анатолий.
Костюмнарны да һәвәскәр актерлар, бөтен нечкәлекләрен истә тотып, үзләре тегә. Берничә көнлек уен өчен барысы да ел әйләнәсендә әзерләнә. Уеннарны күбрәк җылы вакытта оештырырга тырышалар, ул якынча май-сентябрь айларына туры килә.
Кыр спектакльләре күбрәк урта гасыр дөньясын чагылдырганга, монда үлем-китемнәр күп була. Сценарий буенча үлгән кешеләр инде бу уенда катнаша алмый, аларны параллель, җаннар дөньясына күчерәләр. Монда исә бөтенләй башка, күбрәк фәлсәфә һәм психология катыш уен башлана. Кеше ябык пространствода үзе генә кала. Вакыт-вакыт янына өрәк рәвешендә уеннарның иң түрендә утыручылар килеп йөри, аннан сорау ала. Бу чис­тарыну процессы дип атала.
- Моның белән, без үлгәннән соң да тормыш бар, дип әйтәсебез килә. Соңыннан кеше уеннарга яңа образда килеп кушыла, - ди Анатолий.
Актерлар өчен монда берничә язылмаган канун бар, алардан чигенергә һич ярамый. Мәсәлән, уен территориясендә тәмәке тартырга, кәрәзле телефон һәм башка замана техникасын кулланырга ярамый. Бары тик палаткаңда гына син образдан чыга аласың, калган җирдә сайлаган ролеңдә булырга тиешсең.
Анатолий һәр роленә җентекләп әзерләнә, уеннарга кадәр бик күп әдәбият белән таныша икән. Иң истә калган роле дип «Умереть в Иерусалиме» әсәрендәге вәзир образын атый ул.
- Ул рольне башкарып чыгар өчен бик күп көч сарыф иттем. Чөнки монда минем өчен бөтенләй башка милләт, башка дин вәкиле тормышын уйнарга кирәк иде. Хәтта шәригать кануннарына кадәр өйрәндем. Миңа мөселман кешесенең тормыш-көнкүреше кызыклы булып китте. Гаиләсен, Аллаһны яратучы, ислам динен үстерүгә күп көч керткән шәхесне уйнау зур җаваплылык та әле. Шушы рольне башкарганнан сон, минем ислам диненә карашым тамырдан үзгәрде. Правос­лавие динендәгеләрнең мөселманнар турында бөтенләй дөрес фикердә булмавына төшендем, - ди танышым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading