«Апуш» татар балалар театр студиясе 30 ноябрь-3 декабрь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узган XI «ТриумF» Бөтенроссия театр сәнгате конкурсында катнашып җиңүләр яулап кайтты.
Скопировать ссылку
«Апуш» татар балалар театр студиясе 30 ноябрь-3 декабрь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узган XI «ТриумF» Бөтенроссия театр сәнгате конкурсында катнашып җиңүләр яулап кайтты.
«Алые паруса» мәдәни фонды оештырган конкурста барлыгы 63 спектакль катнашты. Алар арасында күпсанлы җиңүләргә лаек булган Мәскәү, Санкт-Петербург командалары да бар иде. Бигрәк тә музыкаль театр коллективлары арасында көчле конкуренция булды. «Апуш» татар балалар театр студиясе күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча мюзикл тәкъдим итте һәм балалар жюри әгъзалары фикеренчә «Иң яхшы спектакль» исеменә лаек булды.
Шулай ук «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә дә җиңү яулады һәм музыкаль театр коллективлары арасында 63 командадан II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.
«Авыл эте Акбай» спектакленең музыка авторы композитор Зөлфәт Вәлиуллин. Җанлы музыкаль бизәлеш өчен Казан шәһәренең Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбе директоры Илзия Фәтхуллина җитәкчелегендәге «Мозафаров-бэнд» төркеме җавап бирде.
Катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде. «Алые паруса» мәдәни фонды президенты Александр Минин, режиссер-хореограф, пластика буенча режиссер, педагог-хореограф, театр һәм кино актеры, перформер; Милләтләр театры актеры, Н.В.Гоголь ис. Мәскәү драма театры актеры, «Станиславский» Электротеатр актеры, «Современник» Мәскәү драма театры актеры; «Монолог. Лаб» лабораториясенә нигез салучы, хореограф-педагог һәм куючы хореограф Игорь Шаройко (Мәскәү); режиссер, продюсер, А.Райкин исемендәге Эстрада театры һәм Мәскәү Губерна театры актеры, популяр проектлар һәм сериаллар киноактеры Сергей Сафронов (Мәскәү); «Мэри» театрына нигез салучы һәм сәнгать җитәкчесе (Санкт-Петербург), балалар язучысы, шагыйрь, музыкаль спектакльләргә җырлар авторы, «Балалар һәм яшүсмерләр язучылары берлеге» әгъзасы, «Сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне өчен» «Алые Паруса» мәдәни Фондының икенче дәрәҗәдәге көмеш медале иясе Мария Добрая (Санкт-Петербург); Мәскәү Губерна театры директоры, «Зур балалар фестивале» директоры, «Станиславский фабрикасы» фестивале директоры, Сергей Безруков фондының попечительләр советы әгъзасы Лариса Вильясте (Мәскәү) нәтиҗәләр чыгарды.
Комментарийлар