16+

Айнур Латыйпов: "Казан егетләре" төркеменнән киттем, әмма югалмадым"

Редакция архивындагы фотоларны карап утырганда шушы фотосурәткә күз төште: түбәтәй, камзул кигән, кулына гармун тоткан татар малае үзеннән-үзе игътибарны җәлеп итте.

Айнур Латыйпов: "Казан егетләре" төркеменнән киттем, әмма югалмадым"

Редакция архивындагы фотоларны карап утырганда шушы фотосурәткә күз төште: түбәтәй, камзул кигән, кулына гармун тоткан татар малае үзеннән-үзе игътибарны җәлеп итте.

Ничә яшьтә булуына карамастан, гармун егетләргә бигрәк килешә торган уен коралы инде! Бу чибәр егет кем дип, фотосурәтне әйләндереп карасак, Зур Сәрдек авылыннан Айнур Латыйпов дип язылган икән. Ә бүгенге көндә аның тормышында җыр-моңга урын бармы? Үзе белән элемтәгә кереп, хәлләрен белешергә булдык.

- Айнур, сине күп кеше «Казан егетләре» төркеменең баянчысы буларак белә. Әмма соңгы вакытта сәхнәдә күренми башладың, кайда югалдың?

- Әйе, мин «Казан егетләре» төркеменнән киттем, әмма югалмадым, бары тик тормышыма, яшәешемә бераз үзгәрешләр керттем. Хәзер дә иҗат белән шөгыльләнәм, шулай ук егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән мәкальдәге кебек, үземне башка юнәлештә дә сынап карыйм: рәсми эшкә кердем, шул ук вакытта үземнең кечкенә генә бизнесымны булдырдым. Вакытны тигез бүлгәндә, алар бер-берсенә комачауламый. Иң мөһиме – хәерле гамәлләр булсын.

- Сәнгать белән кайчан кызыксына башладың? Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканыңны хәтерлисеңме?

- Мин кечкенәдән җыр-моңга гашыйк. Ә гармунда уйнау сәләте әтидән бирелгәндер, дип уйлыйм. Җиде яшьләр тирәсендә ул мине дә гармун серләренә өйрәтте. Отып алу сәләтем дә көчле иде. Шуңа күрә артык авырлык тоймадым, тиз өйрәндем. Шуннан соң Кукмарадагы музыка мәктәбенә укырга бирделәр. Андагы укытучылар миңа сәләтемне яхшырак ачарга ярдәм итте, тора-бара кызыксынуым тагын да артты. Озак вакыт узмады, үзебезнең Зур Сәрдек мәдәният йортында беренче тапкыр сәхнәгә чыктым. Ул вакытта әнинең, кулын кулына куеп, мөлдерәмә күзләре белән сәхнә алдына таба килеп тыңлаганы әле дә күз алдымда тора. Бу әни кеше өчен бик дулкынландыргыч минутлар булганлыгын әле хәзер генә аңлыйм. Үзем дә ул чакта бик борчылган идем. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясаган вакытта да әти белән әнинең ныклы терәген тоеп тордым, алар һәрвакыт чыгышларны көтеп алдылар. Концертларны карар өчен, бөтен эшләрен ташлап, Казанга хәтле чыгып китәләр иде.

- Зур Сәрдек гимназиясен тәмамлаганнан соң, укуыңны кайда дәвам иттең?

- Мәктәптән соң Казан мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем. Тирәнрәк белем алу максатыннан, икенче курстан, параллель рәвештә, музыка көллиятендә дә белем алдым.

- Иҗатта кумирың бармы, ә остазларың дип кемнәрне атар идең?

- Аерым кумирым юк. Кем булдыра, шуннан үрнәк алырга тырышам. Остаз ул минем өчен – кечкенәдән гармунда уйнау серләренә төшендергән әтием һәм төрле уку йортларында белем биргән укытучыларым.

- Шәхси эшем бар дидең, ул нидән гыйбарәт?

- Ул алу-сату белән бәйле, чөнки кечкенәдән сәүдә эшен яратам. Күп кенә оешмаларны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итәм.

- Гаиләң белән дә таныштыр әле. Кайда яшисез? Авылга еш кайтасызмы?

- Хәзерге вакытта без Казан шәһәренең бик матур җирендә гомер итәбез. Тормыш иптәшем Линара – Малмыж районы Яңа Смәел авылы кызы. Без кыз һәм ул үстерәбез. Линара визажист һөнәрен үзләштерде, администратор булып хезмәт куйды, хәзерге вакытта бала караучы булып «эшли». Элек авылга бик сирәк кайтыла иде, гастрольләргә күп йөрдек, ул минем өчен икенче бер дөнья, зур тәҗрибә мәктәбе булды. Ә хәзер ялларда тизрәк туган якларга юл тотабыз. Әти-әни һәрвакыт сагынып көтеп ала. Алар – шәхси эшмәкәр, шулай ук гел сату эшендә. Күп итеп мал-туар асрыйлар, кибет тоталар.

- Буш вакытыңны ничек үткәрергә яратасың?

- Эштән бушаган арада улыма гармун уйныйм, кызым белән бассейнга йөрим. Хәзерге заманда ялларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен мөмкинлекләр бик күп, вакыт кына җитсен.

- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан да берничә сорау бирим әле. Туган тел синең өчен нәрсә ул?

- Туган тел ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе, зур байлык. Чөнки ул миңа әйләнә-тирә мохитне танып белергә һәм дуслар, якыннарым белән тагын да тирәнрәк мәгънәдә аралашырга ярдәм итә. Тел бетсә, халык та, милләт тә юкка чыга. Ә менә аны саклап калу тәрбиягә бәйле, дип уйлыйм. Шуңа күрә милләттәшләремне балалары белән туган телдә аралашырга өндим.

- Сез гаиләдә балалар белән нинди телдә сөйләшәсез?

- Әлбәттә, татар телендә. Алар исә әти-әни телен саклап калып, алдагы буыннарга җиткерергә тиеш.

- Алга таба нинди планнар белән яшисең?

- Киләчәккә планнарымның иң зурысы – үземнең шәхси сату урынымны булдырасым килә. Ишле, зур гаилә белән матур итеп, үрнәк булып яшәргә язсын, дип телим.

Чыганак: Хезмәт даны

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading