16+

«Балкыш» талантларга юл ача

Бөгелмә, Мамадыш, Кама Тамагы, Әлмәт, Биектау, Кукмара, Балтач, Минзәлә һ.б. районнардан килгән өлкәннәр, Казан һәм Чаллы шәһәрләре ветераннары узган шимбәдә Казанда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә җыелды. Монда ветераннарның II «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең Гала-концерты булып узды. Сәхнәдә ветераннар башкаруында татар, рус, мари, удмурт, керәшен һәм чуваш җырлары яңгырады, алар...

ТР ветераннары иҗтимагый оешмасы республика советы Рәисе урынбасары Ефим Вайнер, бәйрәм чарасын ачып җибәргәндә, фестивальнең катнашучыларның, тыңлаучыларның һәм аны оештыручыларның саны ягыннан республикада зур мәдәни вакыйга булуын ассызыклады.
Ветераннарны тәбрикләү өчен, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова килгән иде. «Фестивальнең беренче этабында, муниципалитетларда хәрәкәт башлангач ук, «Балкыш»ның быел нинди югарылыкта үтәчәге билгеле иде», - дип билгеләп узды ул.
Быел икенче тапкыр үткәрелгән «Балкыш»та барлыгы 800дән артык иҗади номер белән 5 меңнән артык кеше катнашкан. Гала-концертта исә иң яхшы 27 номер тәкъдим ителде. Фестивальнең быел гына кертелгән «Иң өлкән катнашучыга» дигән номинациясендә иң олы бүләккә 91 яшьлек танылган баянчы Мидхәт Хәлимов (Сарман районыннан) лаек булды. «Балкыш» фестиваленең Гала-концертында катнашучылар барысы да лауреатлар булып санала, аларга акчалата бүләк тапшырыла.
Гала-концертны икегә бүлү дә быелгы фестивальнең яңалыгы. Аның икенчесе 1 октябрьдә узарга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading