16+

Беренче гильдия купец оныгы

Аның картиналарын караганда үзеңне Мари урманнарында, Идел, Кама, Нократ, Мишә буйларында йөргәндәй хис итәсең. Су өстенә сибелгән тәңкә-тәңкә йөгерек дулкыннар белән күз кысышып уйнаган кояш нурларына карап, ирексездән, үзеңнең дә күзләр чагылгандай итә. Ул гына да түгел, хискә бирелгән күңел Идел дулкыннарын җай гына ярга кагучы йомшак җилнең биткә сарылуын...

Беренче гильдия купец оныгы

Аның картиналарын караганда үзеңне Мари урманнарында, Идел, Кама, Нократ, Мишә буйларында йөргәндәй хис итәсең. Су өстенә сибелгән тәңкә-тәңкә йөгерек дулкыннар белән күз кысышып уйнаган кояш нурларына карап, ирексездән, үзеңнең дә күзләр чагылгандай итә. Ул гына да түгел, хискә бирелгән күңел Идел дулкыннарын җай гына ярга кагучы йомшак җилнең биткә сарылуын...

Миңа калса, бу халәтне рәссам үзе кемгә караганда да ныграк тоя. Чөнки ул бу очракта кулына кылкаләм тотып, төсләр кодрәтенә салынган могҗизаны түкми-чәчми бәян итүче генә түгел, ул үзе дә шунда, кайдадыр кул сузымы арада гына. Син аны тоясың. Ә инде балачактан ук Иделне колачлап иңләгән зат икәнен дә белгәч бигрәк тә. Озак еллар дәвамында җитәкче урыннарда (5 нче сәнгать мәктәбе, Казан сынлы сәнгать училищесы директорлары, Рәссамнар берлеге каршындагы сәнгать фонды директоры) эшләгән 75 яшьлек рәссам, Бакый Урманче премиясе лауреаты, атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит СУЮРОВ белән әңгәмәбез дә әнә шул балачак хатирәләреннән башланып китте.

- Биш-алты яшьлек чагымнан рәсем ясыйм. Бу - сугыштан соңгы чорлар, карандашның бик кадерле чагы. Безнең күршедә бухгалтериядә эшли торган бер апа бар иде. Шуларга эш эшләргә булыша идем. Ә алар миңа эштән карандашлар, кәгазьләр алып кайталар. Радио сөйләп тора. Күз алдына китереп, самолетлар, танклар, атышларны, солдатларны ясый торган идем. Мәктәптә дә рәсем ясагач, укытучылар ярата. Ул вакытта күрсәтмә материалга да кытлык бит. «Фәрит, безгә менә шундый плакатны эшләп бир әле», - дип киләләр иде.

- Рәсем, иҗат эше әти-әнидән килдеме?
- Юк. Әти-әниләр гади кешеләр. Алар Казаннан. Әти фин сугышыннан яраланып кайтты. Аның күзенә ядрә кыйпылчыгы эләккән. Бер күзе бөтенләй күрми, икенчесе аз гына күрә иде. Әни гомер буе санитарка булып эшләде. Үзем дә ул эшләгән Апанаевлар йортында тудым. Әти ягыннан бабайлар Казанда беренче гильдия купец булган. Шуны раслаучы документларны Әхмәт Гадел архивтан тапты. Алар Казан, Казахстан, Кытай юлында үзләренең туганнарын калдыра торган булганнар. Аларга йорт сатып алалар, кибет көйлиләр. Шулай итеп, зур юлда үз кешеләрендә туктый-туктый эш йөрткәннәр. Казахстан - Оренбур юлында безнең туганнар бар. Казахстандагы туганнар хәзер дә эшмәкәрләр.

Кем белә, бәлкем, мин завод эшчесе дә булып киткән булыр идем. Элек мәктәпкә заводлардан агитация белән киләләр иде. Бер килүдә минем документларны да радиоприбор заводына алып киткәннәр. Каникулдан мәктәпкә килдем. «Фәрит, сине заводка алдылар», - диләр. Имеш, анда үзләре укытачак икән. Минем класс җитәкчем физик-математик иде. Ул артыннан йөреп, мине кире мәктәпкә алып кайтты. «Ул укырга тиеш», - диде. Урта
мәктәпне тәмамлагач, сынлы сәнгать училищесына кердем. Башта Зәйдә, аннары 51 нче, 62 нче мәктәпләрдә укытучы булдым. Болай гына ярамас, дип, университетның мехматына укырга кердем. Ул вакытта өйләнгән идем инде. Хатыным Сәрия дә математик бит. Бер курсны укыдым. Әмма мине рәсем үзенә ныграк тартты һәм мин Чабаксар педагогия институтының худграфына киттем. Биш ел ярым укыйсы урында аны өч елда тәмамладым.

- Быел сезнең юбилей елы. Нәкъ менә артка каерылып карар чак. Кабат-кабат искә ала торган берәр вакыйгага тукталыйк әле.
- Минем бәхетем булгандыр, бик данлыклы укытучыларда укыдым. Аларны күңелдән бер дә чыгара алмыйм. Кайберләре сугышка кадәр Ленинградта университетларда укыткан булган. Безнең биология укытучысының куллары яралы иде. Ул берәр полковник булгандыр. Мәктәпкә килеп керә, бер кулында таягы. Үзенең папахасын салып, ишек төбендә утырган техничкалар белән баш иеп исәнләшә иде. Шундый тәрбияле, зыялы кешеләр иде алар. Дәресләрендә авыз ачып тыңлап утыра идек. Аннан Таһира Тәминдәрова дигән укытучыбыз бар иде, рус әдәбиятеннән. Аның тавышы! Аңа артист буласы калган да бит. Ул дәрестә теләсә нинди арияне башкарып бирә иде. Аннан эшли идек. Акча җитми иде бит. Алты-җиде малай җыелабыз да берәрсенә барып утын кисәбез, ярабыз. Ул акчага китап-дәфтәр алабыз. Аннан Идел буеннан кайтып керми идек. Иртән кәстрүл, ипи, азрак тоз алып төшеп китәбез су буена. Бер малайның әтисе шофер. Ул камера бирде. Арыган саен камерага тотынып хәл ала-ала, Иделне йөзеп чыгабыз. Балыкчылар да юмарт иде ул вакытларда. Безгә ухага зур-зур балыклар бирәләр иде.

- Сезнең иң беренче шәхси күргәзмә 50 яшьтә генә булды. «Хәзинә»дә узган быелгы юбилей күргәзмәгез дә зур резонанс тудырды. Ник элегрәк тә эшләмәдем икән, димәдегезме?
- Юк, андый үкенү булмады. Беренче шәхси күргәзмә Актерлар йортында узды, аннан Тукай музеенда булды. Гомер буе административ эштән бушый алмадым. Аның анысы да шулай ук кызык, мавыктыргыч эш бит. Гәрчә аңа кадәр дә күмәк күргәзмәләрдә гел катнаша идем. «Син музыкант. Эшләреңнең үзенә күрә көе бар, дәрте бар», - дип әйтәләр иде гел. 70 яшькә багышланган «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә узган шәхси күргәзмә вакытында
Ренат Хариска тәкъдим белән бардым: «Бер альбом чыгарыйк: миннән картиналар, сездән шигырьләр», - дип. Шулай итеп, 2008 елда Татарстан китап нәшриятендә «Пейзаж. Лирика» дигән альбом дөнья күрде.



- Сез, нигездә, пастель белән эшлисез. Бу техникада сезнең кебек гаҗәеп югары кимәлдә эшләүчеләрне мин белмим дә кебек. Аның асылына торып-торып төшендегезме? Осталыкның сере нидә?
- Инфаркттан соң майлы буяу авыр булганга тотындым мин аңа. Аның этюднигын да күтәрәсе бар бит әле. 15 еллап бар инде пастель белән эшли башлаганга. Башта авыррак барды. Соңыннан серләрен белеп алдым да күргәзмәгә дип атап эшләдем. «Кара әле, нинди пастель!» - дип сокланып карый башладылар. Рәссамнар: «Пастель ул - графика», - ди. Язып карагыз алайса минем сыман, дим аларга. «Юк, сезнең кебек яза алмыйбыз», - диләр.
Чөнки мин аны живопись-нәкыш алымнары, чаралары белән эшлим. Бу - чып-чын живопись. Күптән түгел Омск шәһәрендә Россия күләмендә пастель күргәзмәсе узды. Электрон вариантта 20 эш җибәрдем. Күргәзмә комитеты рәисе:

- Минем шуның кадәр күп эш күргәнем бар. Шул исәптән французларны да, әмма сезнеке кебек пастельне очратканым булмады, - дип шалтыратты. Эшләремне каталогка да керттеләр, диплом да җибәрделәр. Осталыкның сере нидә дисең инде? Сере монда! (йөрәген тотып күрсәтә рәссам. - Р. Ф.) Тоярга кирәк! Пастель бик катлаулы, әмма мөмкинлекләре зур һәм, урысча әйтсәк, бик благородный материал.

- Хатыныгыз Сәрия апа белән сезне математика таныштырдымы?
- Юк. Без пионер лагерендә таныштык. Икебез дә вожатый идек. Ул - пединститутта өченче курста, мин училищеда укый идем. Институттан соң аны юллама белән Урта Тигәнәлегә укытырга җибәрделәр. Кыш көне чаңгы белән шунда бара идем. Икенче разрядлы спортчы бит мин. Марафончы. Көн саен - алты-җиде, ә атнасына бер тапкыр 40 чакрым йөгерә идем. Сәрия 40 ел укытып, пенсиягә чыкты. СССРның, Россиянең мәгариф отличнигы. Сәрия - минем беренче ярдәмчем, ышанычлы терәгем. Ул булмаса, күп нәрсә булмас та иде.



- «Болгар» циклын эшләргә дә бергәләп бардыгызмы?
- Әлбәттә. Аны эшләгәнгә әле өч кенә ел. Бер кешеләрдә бүлмә алып, дүрт-биш көн яшәп, материал җыеп кайттык. «Красные ворота» күргәзмәсе вакытында миңа Россия Рәссамнарының иҗат берлегеннән, «Ватан мәдәниятенә керткән өлеш өчен» дип, Алтын медаль тапшырдылар. Аны, өйгә кайткач, «Менә монысы синеке», - дип, Сәриягә тоттырдым.

- Балаларыгызның сезнең юлдан китәргә исәпләре юк идеме?
- Аларны мәҗбүр итмәдем. Ул кешенең үзеннән килә. Өлкән улыбыз Азат төзүче иде, анысы иртә гүр иясе булды. Ул гитарада да уйнады, теләсә ни уйлап табарга да бик маһир иде. Икенчесе Айрат юрист, милиция майоры, тикшерүче.

- Шәһәрдә үскән малай булсагыз да, татарчагыз бик яхшы сезнең.
- Җиде яшьтә мәктәпкә бардым. Завучлары карады да, ул бит русча бер сүз дә белми, сез аны садикка бирегез, ди. Бер ел садикка йөрдем. Тел дә бар, Аллага шөкер, миңа инде иҗат итү мөмкинлеге дә бирелгән. Гомер заяга узмады. Төркиядә дә, үзебездә дә, Италия, Швеция, Япония кебек илләрдә дә эшләрем бар. Үкенечкә калырдай әйбер юк.

Фотолар: art16.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading