Актанышта эшләп килгән «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле Татарстан күләмендә дә шактый танылу алган исем. Аның талантлы язмышы инде ничәмә-ничә буынны бәйләп, яшәртеп торган юл. 1966 елда башлап җибәрелгән хәер-фатихалы юлда ул, халык мәхәббәте белән берлектә, бик зур җиңүләргә ирешкән ансамбль.
Аларның ирешкән үрләрен санап та бетереп булмый. Татарстан белән...
Актанышта эшләп килгән «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле Татарстан күләмендә дә шактый танылу алган исем. Аның талантлы язмышы инде ничәмә-ничә буынны бәйләп, яшәртеп торган юл. 1966 елда башлап җибәрелгән хәер-фатихалы юлда ул, халык мәхәббәте белән берлектә, бик зур җиңүләргә ирешкән ансамбль.
Аларның ирешкән үрләрен санап та бетереп булмый. Татарстан белән генә чикләнеп калмыйча, Мәскәү, Ульяновск, Германия, Магнитогорск, Венгриядә үзләрен күрсәтеп кайткан «Агыйдел» 1990 елда республиканың Муса Җәлил исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек дип табылган иде. Ансамбльнең чыгышын һәр ике ел саен актанышлыларның Камал сәхнәсенә алып килгән концерт программасы кысаларында да күреп була.
- Ансамбльдән гомерләре буе аерылмый эшләгән кешеләрне санап бетереп булмый, - ди ансамбльдә 1973 елдан бирле эшләүче, озак еллар аның балетмейстеры булган Инсан Хөсәенов. - Беренче балетмейстер Азат Закиров булсынмы ул, шулай ук Татарстанның мәдәният хезмәткәре исемнәрен алган Робсон Мусин, Мәгыйс Әһлетдинов, Инсаф Хәбибуллин, Фаяз Әминов, Таһир Фатыйховлар - сәнгать дип янып яшәгән буын алар. Бүген безнең репертуарда рус, башкорт, татар, удмурт, мари, «Печәнчеләр» биюе бар. Ә мин исә үзем «Әтәч» биюе белән башлап җибәргән биюче. 25 ел биедем. Безнең буын куна-төнә эш, сәнгать дип яшәгән буын булгандыр инде ул. Хәзер яшьләрне тарту бик җиңел түгел - әмма алай да 8 пардан торган ансамблебез биюче һәм җырчыларга кытлык кичерми.
«Агыйдел» бүген «Наз» вокаль, «Мизгел» бию, «Умырзая» кызлар, «Тамчы» балалар вокаль ансамбльләре белән мактана ала. Костюмнарының килешле, зәвыклы булуында, ансамбльнең күп җирләрдә үзен күрсәтә алуында район хакимиятенең дә өлеше зур. Сәнгати югарылыкта, профессиональ кимәлдә барган иҗади юлларында аларга зур үрләр һәм матур киләчәк кенә телисе килә. Әнә һаман ансамбльнең аерылгысыз профессионалы Робсон абый Мусин әйтмешли: «Агыйдел белән безнең гомерне аерып карап булмый. Алар икесе дә тынгысыз, алар икесе дә матурлыкка омтыла».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар