16+

«Без аларны елмаерга өйрәтәбез»

Балалар йортында Рәйсә апаны «большая мамочка» дип йөртәләр. Тугыз бала анасы булганга гына түгел, олы йөрәкле, эчкерсезлеге аркасында да. Ул ун елдан артык Норлат балалар йортында оештыручы педагог булып эшли. - Һәркем эшеннән нәрсәдер алып кайтырга ияләнгән бит инде. Мин балалар йортыннан нәрсә ташыйм тагын, балалар алам, - дип шаярта...

«Без аларны елмаерга өйрәтәбез»

Балалар йортында Рәйсә апаны «большая мамочка» дип йөртәләр. Тугыз бала анасы булганга гына түгел, олы йөрәкле, эчкерсезлеге аркасында да. Ул ун елдан артык Норлат балалар йортында оештыручы педагог булып эшли. - Һәркем эшеннән нәрсәдер алып кайтырга ияләнгән бит инде. Мин балалар йортыннан нәрсә ташыйм тагын, балалар алам, - дип шаярта...

Балалар йортында Рәйсә апаны «большая мамочка» дип йөртәләр. Тугыз бала анасы булганга гына түгел, олы йөрәкле, эчкерсезлеге аркасында да. Ул ун елдан артык Норлат балалар йортында оештыручы педагог булып эшли.
- Һәркем эшеннән нәрсәдер алып кайтырга ияләнгән бит инде. Мин балалар йортыннан нәрсә ташыйм тагын, балалар алам, - дип шаярта ул. Ә чынлыкта исә үзенең ике кызы - Миләүшәсе белән Миленасы янына балалар йортыннан тагын җиде бала алырга әнисе этәргеч биргән.

«Эшемнән бала ташыйм»


Балалар йортында Рәйсә апаны «большая мамочка» дип йөртәләр. Тугыз бала анасы булганга гына түгел, олы йөрәкле, эчкерсезлеге аркасында да. Рәйсә Миңнуллина-Латыйповалар гаиләсе - республикада танылган гаилә. «Замещающие семьи» бөтенроссия ассамблеясында алар Татарстанда беренче урынны алганнар. Тиздән әлеге бәйгенең йомгаклау этабында Мәскәүдә республиканы танытачаклар.

Келәнче кыз

Рәйсә апа ун елдан артык Норлат балалар йортында оештыручы педагог булып эшли.

- Һәркем эшеннән нәрсәдер алып кайтырга ияләнгән бит инде. Мин балалар йортыннан нәрсә ташыйм тагын, балалар алам, - дип шаярта ул. Ә чынлыкта исә үзенең ике кызы - Миләүшәсе белән Миленасы янына балалар йортыннан тагын җиде бала алырга әнисе этәргеч биргән.

- Мин әнинең хыялын тормышка ашырдым. Ул ятимлектә үскән, шуңа да гомер буе әти-­әнисезләрне кызганды, һәрчак тулы, тату гаилә турында хыялланды. Бала алырга уйлагач та: «Икеләнмә дә, кешегә изгелек кыл, бу - зур савап», - диде, - дип искә ала әңгәмәдәшем.

Әнисе Гөлчирә апаның авыр балачагы турында үзенә аерым бер китап язарлык. Ул яшьли әнисез калган, үги әнисе белән үскән. Берсендә мәктәптән кайт­кан 7 яшьлек Гөлчирәне өйгә дә кертми үги ана. Шуннан сабый, өйдән өйгә йөреп, хәер сораша башлый. Кемгәдер булышчы, бала караучы булып яллана. Шул рәвешле келәнче кыз Казанга кадәр барып җитә. Анда аны бер гаилә җиденче бала итеп үзенә сыендыра. Паспорт алгач, Гөлчирә торф чыгаручылар бригадасында ашарга пешерүче булып эшкә урнаша. Шунда көчле янгын чыгып, тәне пешә. Яшәмәс инде дип, аны туган авылына озаталар. Ходайның рәхмәте, Гөлчирә апа бүген дә исән, соң гына кияүгә чыкса да, биш бала тәрбияләп үстергән. Үги әнисен дә тәрбияләгән әле, кадерләп, соңгы юлга да озаткан. Киң күңеллелек, таш белән атканга да аш белән кайтару Рәйсә апага әнисеннән күчкәндер, мөгаен.
- Балалар йортына эшкә килгәч, беренче көннәрдә нык авыр булды. Бөтен баланы җыеп өйгә алып кайтасым килде. Тора-бара кайберләре белән тыгыз аралаша башладык. Каникулларга, ялларга гел безгә кайталар иде. Шулай күпмедер кунак булып йөргәннән соң, ирем Наил, бу балаларны күпме газапларга була инде, тот та үзебезнең гаиләгә ал, димәсенме? Әнидән хәер-фатиха алып, тәвәккәлләдек, - ди Рәйсә апа.

«Бер баланы елмаерга өч ай өйрәттем»

Хәзер Маша, Саша, Венера, Адел, Илья, Максим, Аделина Миңнуллин-Латыйповлар гаиләсендә алтынчы ел яшиләр. Проблемалар, авырлыклар турында сөйләргә яратмыйлар бу гаиләдә.

- Төрле чак була. Бер баламны өч ай буе елмаерга гына өйрәттем. Хәзер, шөкер, рәхәтләнеп көлә. Балалар йортында һәр сабыйның үз язмышы, катлаулы, авыр балачак. Мәзәкләр, уеннар аша тәрбиялибез, - ди әңгәмәдәшем.

Ул Норлат балалар йор­тында «Шәүләләр театрын» җитәкли. Төрле спектакльләр аша да балаларның психикасына уңай тәэсир итәргә, эчке халәтләрен тәртипкә салырга мөмкин, дип саныйлар.

Гаиләдә бөтен нәрсәне бергә эшлиләр. Мин килер алдыннан да бергәләп камыр ризыклары пешергәннәр иде. Гаиләдә барысы да балалар өчен: бакча тулы җиләк, яшелчә, сабыйлар өчен дип махсус борчак утырталар, зур гына бассейннары да бар, өч дистәдән артык каз асрыйлар. Йортта егермеләп велосипед, дүрт компьютер. Дәресләрне дә бергә әзерлиләр. Илья математикадан көчле булса, Венера рус телен яхшы белә.

- Мин беркайчан да балаларны үз әти-әниләренә каршы куймадым. Хәзер дә алар белән аралашып торабыз, ара-тирә әниләре белән күрештерәм дә. Башта ук балаларга миңа «әни» дип әйтегез, ә менә «мама»гыз бер генә була дип аңлаттым. Күбесенең әти-әнисе туры юлдан тайпылган. Әмма, балаларга әниләрне сайламыйлар, үскәч, сез аларны дәваларсыз, дип юатам, - ди Рәйсә апа.
Күп балалыларга нинди ташламалар каралган?

Миңнуллин-Латыйповлар гаиләсе алга таба да тагын ике бала алырга хыяллана. Әмма йортның мәйданы кечерәк.

- Ике бала, безне кайчан үзегезгә аласыз инде, дип әйтәләр дә, йөрәгем телгәләнә, - ди Рәйсә апа.

Үзе өчен нәрсәдер сорарга ояла ул, хәтта күпбалалы ана буларак хокукларын да белеп бетерми икән.

Балалар йортыннан сабыйлар алган күпбалалы гаиләләргә нинди ташламалар каралганлыгын белү өчен, Яшел Үзән башкарма комитетының социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттек.
Өч яки аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә түбәндәге ташламалар каралган:

балалар сәламәтләндерү лагерьларында бушлай ял итә алалар

ай саен һәр балага 7500 сум күләмендә субсидия каралган

мәктәптә укучы балалар тукланганда ташламага ия

7 яшькә кадәрге балаларга ай саен даруларга 109 сум бүлеп бирелә

юлда йөргән өчен ай саен 16-18 яшькә кадәр 260 сум (сумма үзгәреп тора) түләнә.

Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгән акчаның балаларга тиешле өлешенең 30 проценты кире кайтарыла.

Берничә ел элек Татарстан Президенты күп балалы гаиләләргә машиналар да бүләк иткән иде, әмма бу акция туктатылды, дип аңлатты «ШК»га Яшел Үзән Башкарма комитетының социаль яклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Евгения Просюкова.
Торак мәсьәләсенә килгәндә, Яшел Үзән шәһәре башкарма комитетының торак-коммуналь бүлеге белгечләре әйтүенчә, һәр балага 18 квадрат метрдан да кимрәк мәйдан туры килгәндә, биш баладан да күбрәк сабые булган гаилә торак шартларын яхшыртуны сорап, теркәлү буенча җирле үзидарәгә мөрәҗәгать итә ала. Чират буенча, гаиләгә дәүләт торак сертификаты тапшырыла. Моның өчен балаларның уллыкка, кызлыкка алынган булуы мәҗбүри. Ә балалар йортындагы сабыйлар өчен өстәмә ташламалар каралган. 18-23 яшькә кадәр ятим калган, әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең балаларына торак шартларын яхшырту өчен Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итәргә, чиратка басарга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading