16+

Без – Дунайлы халык

Узган атнада Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында зур тантана үтте. Анда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, республиканың Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге бүләкләр иясе профессор Наил Дунаевның 75 яшьлек юбилеен билгеләп уздылар. Шул уңайдан Илгиз Зәйнинең «Бабайлар чуагы» спектакле тәкъдим ителде. Артист анда Җәүдәт ролен башкарды.

Соңыннан юбилярны Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге башлыгы Зөлфирә Салехова тәбрикләде. Артистның туган ягы Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин үзләренең Наил Дунаев белән горурлануларын белдерде. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры Рифкат Йосыпов белән театр институты деканы Фирдания Садриева педагог Наил Дунаев укыткан студентларның үзләре оста актерлар булып җитешүен әйтеп уздылар.
Театрда 120дән артык роль башкарган актерга Әтнә дәүләт драма театрыннан Ландыш һәм Рамил Фазлыевлар, «Туганайлар» газетасы баш мөхәррире Людмила Белоусова иң изге теләкләрен ирештерделәр. Әлеге тантанага мамадышлыларның килүе очраклы түгел, чөнки һәр елны анда уза торган бәйрәмдә Наил Дунаев «Питрау чибәре»н сайлау буенча жюри рәисе булып тора. Әнә шул исемгә ия булган Алинә Прокофьева үзенең ире Азат Кәримов белән җыр аша юбилярга үзләренең тәбрикләүләрен ирештерделәр.
М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрыннан килгән Башкортстанның халык артисты Илдар Гомәров Н. Дунаевка: «Сезне балачакта педсоветка чакыртып сәхнәгә чыгарган укытучыларга рәхмәт әйтер идем мин... Сез - Дунайлы халык», - дип бик дөрес әйтте.
Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, артистка үзенең хөрмәтен белдереп: «Наил абый, сез шундый яшь. Сәхнәдә сезнең кебек хәрәкәтчән артистлар бик сирәк», - диде. Ул аның улы Владислав белән бергә уйнап үсүен дә искә төшерде. Тантананы Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова алып барды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading