16+

Безнекеләр Олимпиада җырын яздыра

Татарстан балалары Олимпия уеннарын ябу тантанасына җыр яздыруда катнаша.

Безнекеләр Олимпиада җырын яздыра

Татарстан балалары Олимпия уеннарын ябу тантанасына җыр яздыруда катнаша.

Республикабыздан ун бала Россиянең җыелма хоры составына кергән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, Россиянең 1 меңгә якын кешедән торган балалар хоры составына Россиянең төрле төбәкләреннән балалар керә, шул исәптән Казанның һәм Яшел Үзәннең музыка, сәнгать мәктәпләреннән ун бала.
Татарстан балалары Санкт-Петербургка 2 гыйнварда килгән, ә 3 гыйнварда, алар Бөтенроссия проектының башка катнашучылары белән бергә, репетицияләрне башлаган. Россия Президенты Владимир Путин Мария театры бинасында Россиянең җыелма хоры репетициясендә булган. Балалар Президент өчен Олимпия уеннарын ябу тантанасында яңгыраячак җырны башкарганнар. Яшь җырчылар өчен Санкт-Петербургның музейларында һәм театрларында булуны күз алдында тоткан мәдәни программа да каралган.
Казанга балалар 11 гыйнварда әйләнеп кайтачак, аннары алар февральдә, Олимпия уеннарын ябу тантанасында катнашу өчен, Сочига китәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading