16+

"Бүген сәхнәдә заллар тутырган кайбер җырчыларны бөтенләй тыңламас идем..."

Хәйдәр Гыйльфанов – Татарстанның Урал төбәгендәге вәкаләтле вәкиле. Анда яшәүче милләттәшләребезнең ихтирамын тоеп яшәү зур эшләргә рухландыра аны. Сарман районындагы Буралы Чишмә дигән авылның чишмә суларын эчеп үскән егет ул.

"Бүген сәхнәдә заллар тутырган кайбер җырчыларны бөтенләй тыңламас идем..."

Хәйдәр Гыйльфанов – Татарстанның Урал төбәгендәге вәкаләтле вәкиле. Анда яшәүче милләттәшләребезнең ихтирамын тоеп яшәү зур эшләргә рухландыра аны. Сарман районындагы Буралы Чишмә дигән авылның чишмә суларын эчеп үскән егет ул.

Татарстанның атказанган артисты Хәйдәр Гыйльфанов белән очраклы гына Тинчурин театрында узган бер кичәдә күрештек. Шул вакытта, аның нәкъ әнә шушы сәхнәдә, “Татар җыры” конкурсында (1995 ел) халык мәхәббәтен яулаган мизгелләре күз алдыннан үтте. Җанга ятышлы тавышы белән моңсызларны да моңландырган иде яшь җырчы.

Моң аңа Илһамлы туган ягының табигатеннән иңгәндер. Сарман районындагы Буралы Чишмә дигән авылның чишмә суларын эчеп үскән егет ул.
– Хәйдәр, Сез озак еллардан бирле Екатеринбургта яшисез. Ул якларга нинди җилләр ташлады?
– Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыганда ук гаиләле булдым. Диплом алганнан соң, Казанда күңелемә ошаган эш табылмады. Шуңа күрә, хатынның туган ягына – Свердловск өлкәсе Түбән Салда шәһәренә күчеп китәргә уйладык. Анда мәдәният йорты директоры булып эшләдем. Екатеринбургта Татар милли-мәдәни үзәге чараларында катнашып йөри башладым. Аннары 1993 елда үзләренә чакырып алдылар. Анда кинотеатр директоры булып та, милли-мәдәни үзәктә сәнгать җитәкчесе булып та эшләргә туры килде. 1996 елда Татарстанның Урал төбәгендәге даими вәкиллеге эшли башлады. Анда Чиләбе, Курган, Свердловск өлкәләре, Пермь крае керә. Пермь хәзерге вакытта Идел буе федераль округына керсә дә, элеккечэ бездә калды. 1998 елдан бирле әлеге вәкиллектә эшлим, ә моннан ике ел элек даими вәкил итеп куйдылар. Уралда яшәвемә 35 елдан артык вакыт үткән.

– Вәкиллекнең эшен кайберәүләр андагы милләттәшләр белән багланышларны булдыру, дип уйлый торгандыр. Сезнең эшегез нидән гыйбарәт? 
– Татарлар белән генә бәйле эшләр түгел безнең. Төп максатыбыз – Татарстанның бөтен өлкәләрен дә Урал төбәгендә таныту. Татарстан белән ике арада үзара мөнәсәбәтләр үсә бара. Безнең сәүдә, иктисад, сәламәтлек саклау, мәдәният буенча килешүләр бар. Планнар ике-өч ел саен үзгәреп тора. Аларның үтәлешен тикшереп тору безгә йөкләнгән. 

– Мәдәният өлкәсенә килгәндә, нинди чаралар оештырыла? 
– 2004 елдан башлап ел саен “Урал сандугачы” конкурсы үткәрәбез. Анда 9-10 төбәктән җырчылар катнаша. Җиңүчеләрне Казанда уза торган “Татар моңы”на сайлап алабыз. Өлкәдә уза торган Сабан туйларында Алабуга, Кукмара, Баулы районнары катнаша. Алар белән үзара мәдәни багланышлар турында килешүебез бар. Быел ТАССРның 100 еллыгы кысаларында төрле мәдәни чаралар үтте. Ел саен 30 августта Казан көнен уздыру күркәм гадәткә әйләнде. 21-22 ноябрдә “Шома бас!” дигән татар биюләре бәйгесе оештырырга уйлыйбыз. Анда җиде-сигез өлкәдән биючеләр катнашырга тиеш. Татарстан җырчылары гастрольләргә килеп тора.

– Свердловск өлкәсендә татар теленә мөнәсәбәт ничегрәк?
– Өлкәдә 145 мең (Урал төбәгендә 500 меңнән артык) татар яши. 42 татар авылы бар. 29 мәдәният йорты, уннан артык татар иҗтимагый оешмасы эшләп килә. 15 китапханәдә татар китаплары бар, 18 мәктәптә татар теле фән буларак укытыла. Әлегә атнага ике-өч сәгать кенә вакыт каралган. Киләчәктә арттырырга исәплибез. Шулай да татар теле белгечләре җитәрлек түгел. Яшьләрне Казанда укытып кайтару турында уйлыйбыз. Тырышсаң, татар телен саклап була.

– Башка юнәлештә эшләвегез иҗатка тискәре йогынты ясамый калмагандыр. Үз концертларыгызны оештырганыгыз бармы?
– Җыр икенче планга күчте. Шулай да шәһәрдә үткән чараларда чыгыш ясарга туры килә. Киләсе елга юбилей концертларымны оештырырга уйлап торам. Аннан соң баянга гына кушылып җырлавымны аудиокассетага яздырып, күптән ишетелмәгән җырларны яңгыратасым килә. Элекке җырлар онытылмаска тиеш.

– Бүгенге эстрадага карашыгызны да беләсе килә.
– Бүген сәхнәдә заллар тутырган кайбер җырчыларны бөтенләй тыңламас идем. Тамашачы аларны тыңлый. Мин тыңларга яраткан кешеләр залларны тутыра алмый. Шулай да, булсын алар. Чүп-чары да, чиста суы да булсын. Халык тыңлап туйгач, барыбер яхшысын сайлап алыр әле. Тамашачыга әмер биреп булмый.

─ Соңгы елларда Казанда уза торган “Үзгәреш җиле” фестивале турында шактый бәхәсләр ишетелеп тора...
─ Аңа каршы чыккан кешеләрне яклыйм. Эстрада җырчысы – халык җырчысы, дигән сүз түгел ул. Аңа тотылган акча – музыка уку йортларында эстрада-джаз бүлекләре ачарга сарыф ителсә, яхшырак булыр иде, минемчә. 

– Ямьле булса да торган җир, туган җирегез дә сагындырмый калмыйдыр? 
─ Авылга кайтып йөрибез. Узган ел җырчылар чакырып, Сабантуй сыман җыен үткәрдем. Киләсе елга шәҗәрә бәйрәме үткәрергә исәбем бар. Авылда безнең фамилияне йөртүчеләр күп. Нәселебез шәҗәрәсен язучы Дамир Гарифуллин төзегән иде. Шунысы сөендерә: авылыбыз яши, елдан-ел матурлана.

Люция Хәбибуллина.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без дә инде попса заманы бетәр дип көтәбез

    Мөһим

    loading