16+

Болгардагы Ак мәчеттә аның кулы бар

Рамил Насыйбулланың каллиграфик эшләре белән танышыйм, аның иҗат лабораториясенә күз салыйм дигән кеше өчен беренче карашка Россия ислам университеты иң кулай урындыр кебек, чөнки биредә ишектән керүгә үк сине әлеге талымлы хаттат кулы белән ясалган эшләр каршы алачак.

Болгардагы Ак мәчеттә аның кулы бар

Рамил Насыйбулланың каллиграфик эшләре белән танышыйм, аның иҗат лабораториясенә күз салыйм дигән кеше өчен беренче карашка Россия ислам университеты иң кулай урындыр кебек, чөнки биредә ишектән керүгә үк сине әлеге талымлы хаттат кулы белән ясалган эшләр каршы алачак.

Алай гына да түгел, беренче катта да, икенче катта да аның эшләре озата барачак әле. Ул җитәкләгән Гарәп каллиграфиясе үзәге урнашкан бүлмә диварларын да аның эшләре бизи. Студентларына камиллеккә чикләр юк, дип һәрдаим искәртеп тора сыман бу эшләр. Әлеге останың мөмкинлекләрен РИУ кысаларында гына бәяләргә тырышу да аз кебек. Ни өчен дигәндә, Казан тирәсендәге күп кенә мәчетләрдә, шул исәптән Бөгелмәдә, Свердловскида да күреп була бу хаттатның эшләрен. Шулай да әлегә иң саллы, күләмле эшләре, һичшиксез, Болгарда. Бу инде ташка иңгән гомерлек җәүһәрләр.

Болгардагы Ак мәчет диварларындагы (эчендә һәм тышында) барлык гарәби язулар Рамил Насыйбулла кулы белән язылган. Иң зур Коръән саклана торган Истәлек билгесе бинасында да орнамент-бизәкләрдән тыш барлык язулар - михраб, Аллаһ исемнәре, гөмбәзгә уелган гарәби язулар, эчкә кергәндә ишек өстендә мәрмәрдән чүкелеп язылган аятьләр аның эше. Әйтеп кеше ышанырлык кынамы, күләме ягыннан ел әйләнәсе эшләрлек әлеге олы хезмәтләрне Рамил әфәндегә бер ай эчендә башкарып чыгарга туры килә, чөнки вакыт аз бирелә. Ашыктыралар. Вәгъдә - иман. Киеренкелектән сәламәтлегенә зыян китереп булса да, вакытына өлгертә ул аларны. Монда инде яссылыкны гына түгел, ә пространствоны, архитектураның үзенчәлекләрен тоеп эшләү дә таләп ителә. Бу яктан Рамил Насыйбулла архитекторлар гаиләсендә тууы белән бәхетле. Каннан килә, тумыштан салынган аңарда мондый тоемлау. Шулай булуга карамастан, Насыйбулловлар балаларын архитектурага түгел, ә сәнгать өлкәсенә тартырга тырышалар.

Шәркый көйләр көйләп...
Улларын музыка мәктәбенең баян классына бирәләр. Тора салып түгел, әлбәттә. Рамил әфәнденең әнисе Зимфира ханым үзе дә скрипкада, мандолинада, баянда уйный, җырлый, дәү әнисе озын курайда уйный. Шулай булгач, нигә соң әле уллары уйнамаска тиеш? Әгәр дә инде бүген Рамил Насыйбулла: «Миндә музыкага тартылу күбрәк тә әле», - ди икән, димәк, юкка булмаган. Әмма баянга караганда ул күбрәк шәркый уен коралларына, шәркый көйләргә өстенлек бирә. Ул үз кулы белән ясаган уен кораллары, миңа калса, үзе бер тема. Үзе ясый, үзе уйный аларда. Кеше өчен дип түгел, үзенә дип ясавы. Уен коралларының төрләре генә дә унлап булыр. Ни генә эшләргә тотынмасын, иң әүвәл ул аның технологиясен баштан аяк өйрәнә. Бу өлкәдә танылу алган осталар белән таныша. Америкада яшәп, фарсы классик музыкасында кулланыла торган уд дип аталган дүрт кыллы уен коралы ясаучы Хәләф Рәҗи Җәмил белән дә шулай танышып китә. Сүз иярә сүз чыгып, Рамилнең хаттат икәнен дә белеп алгач, ул аннан гарәп хәрефләре белән үзенең туграсын ясавын үтенә. Ә хәзер инде челтәрләп ясалган ул тугра Хәләф Рәҗи Җәмил ясаган уен коралларында мөһер буларак кулланыла ди.

- Бу мавыгу 90 нчы елларда думбралар ясаудан башланды. Ул думбралар Бөгелмә музеенда да торды бер ара. Курайлар да ясадым. Ә менә ситар, асылында, Ираннан килгән уен коралы. Бик катлаулылардан санала - 20 кылы бар. Сазга охшаган. Аны ясар өчен бездә үсми торган бик кыйммәтле агач кирәк. Сатыла торган җирләрен белеп, барып алам. Өйдә уен кораллары шактыйга җыела. Һиндстаннан кайтарылган ике ситар бар, үзем ясаган һәм ясалып бетмәгәннәр берничә булыр. Табыла бар. Анысы - парлы барабаннар. Курайга охшаган нәйләр, синтезаторлар, Кытай уен кораллары бар, - дип, берәм-берәм барлый ул инструментларын.

Гарәп каллиграфиясе үзәге
Россия ислам университетының каллиграфия үзәге дә мәшһүр хаттат Рамил Насыйбулла тырышлыгы белән тергезелә. Эшчәнлеген бер елга алданрак башласа да, 2010 елдан бирле рәсми төстә эшли әлеге үзәк. Уку вакыты дүрт-биш елга исәпләнгән. Ә каллиграф - хаттат элек тә, хәзер дә алтын бәһасенә йөри торган, кем әйтмешли, «штучный товар». Шунысы гаҗәпләндерә, дәресләр бушка укытылуга карамастан, укучыларының саны бармак белән генә санарлык. Нибары ике кеше утыра аудиториядә.

Фатиха сүрәсе


Коръәнне күчереп язарга теләүчеләр юкмы әллә хәзер?

- Уку елы башында күп була алар. Аннан таралышып бетәләр. Егетләр дә килә, ә укырга калучылар, нигездә, хатын-кызлар, чөнки аларда нәфислеккә, нечкәлеккә тартылу бар. Һәркөнне дүртәр сәгать укыйбыз. Бу университет программасыннан күбрәк. Ни өчен китәләр? Чөнки каллиграфия төшенчәсен бик тар мәгънәдә аңлап киләләр. Ә чынлап караганда, ул - алгебра, геометриягә нигезләнгән бик төгәл фән. Ул үзе бер фәнни юнәлеш. Биредә таләпләр зур, нечкәлекләр, истә калдырасы кагыйдәләр бик күп, бөтен нәрсә кануннарга, формулаларга буйсына. Ислам галәмендә гыйльмул-хат, ягъни язу гыйлеме, язу сәнгате дип атала да ул шуңа күрә. Монда рәссамнар ясаган кебек импровизация дигән нәрсәләр юк, - ди хаттат.

Рамил Насыйбулла үзе исә Төркиядә укып, иҗазат-шаһәдәтнамә алып кайткан. Ул, безнеңчә итеп әйткәндә, диплом дигән мәгънәгә туры килә. Ә бу гыйлемдә иҗазат алу тулы югары белемгә диплом алуга тиң, диләр. Әмма шунысы бар, бу рәсми түгел. Аны остаз кулыннан алалар. Ә остаз сиңа иҗазат бирә икән, ул сиңа белемен, осталыгын гына тапшырып калмый, ә алга таба бу эшне дәвам итү хокукы да бирә дигән сүз. Рамил Насыйбулла исә, гарәп язуындагы бөтен стильләрне берьюлы өйрәнеп, ике диплом алган хаттат. Әле моннан соң да укуын дәвам итә. Хәзер инде ул, хат сәнгатенең элеккеге принциплары бәяләмәсеннән караганда, галим дәрәҗәсендәге остазлардан санала. РИУ ректоры, сәяси фәннәр докторы Рафыйк Мөхәммәтшин дә югары бәяли аны:

- Рамил Насыйбулланың безнең университетта укытуы әйтеп бетергесез табыш булды, чөнки аның дәрәҗәсендә эшләүче каллиграфлар юк, - ди ул.

Тугра ничек төзелә?
- Кайберәүләр аны, алдың да яздың, дип уйлый, чөнки мондый эштән хәбәрләре юк. Тугра төзү өчен кимендә бер ай вакыт кирәк. Бу туграга кагылмый, әмма «Хозур» нәшриятенә эшләгән бер логотипта миңа, бер сүз өчен генә дә, 200ләп вариант эшләргә туры килгәне бар. Гарәби язулы, өч яссылыкта эшләнгән дизайнер эше иде ул. Тугра башваткыч кебек төзелә. Кагыйдәсен бозмыйча эшләү зарур. Анда хәрефләрнең берегүе кирәк. Кайвакыт ясыйсың-ясыйсың - бер хәреф берекми кала, яңадан тезеп чыгарга мәҗбүр буласың. Тугра имза, герб урынына да кулланыла, - дип аңлата оста. Рамил Насыйбулланың үзенең дә каплан-юлбарыс төшкән үз шәхси тамгасы бар. Искәрсәгез, күп кенә эшләрен хаттат Намир, ягъни юлбарыс дип тамгалый.
Рамил Насыйбулладан соңгы вакыттагы иҗади эшләре белән дә кызыксынам. Баксаң, мөфтият чыгарачак Коръән китабының тышлыкларын да аннан эшләткәннәр икән. Бер ай вакыт киткән үзенә. Моңа кадәр чыккан Казан басмасын да ул бизәгән иде.

Безнең үзәктә бирелә торган диплом

Тегүче Рамилне хәтерлисезме?
Тормышны алып бару өчен, адәм баласы төрлесен эшләп карый. Рамил Насыйбулла да 2000 елларда ике-өч еллап тегү белән шөгыльләнә. Казанда ул теккән чапан, түбәтәйләрне бик теләп алалар.

- Әле дә булса, мин теккән түбәтәйнең өлгесен алып, Казанда шуларны кемдер сатып ята. Үзем төгәл үлчәм белән эшләгән әлеге өлге миндә генә иде югыйсә, - ди ул. Бу эшкә дә этник киемнәрнең асылын өйрәнеп тотынган була ул. Хәтта моның өчен Төркиягә махсус барып, авыллардагы төрки кием үрнәкләрен өйрәнеп кайта. Хәер, Рамил Насыйбулладагы потенциал моның белән генә бетәсе түгел. Шуңа күрә дә торып-торып сокланабыз аның эшләренә: булсын ул каллиграфик язу үрнәкләре, булсын ул шәрык стилендә эшләнгән йорт җиһазлары, булсын ул җәячелек, булсын уен кораллары... Була бит, менә шулай нәрсәгә тотынса, шуны коеп куя торган кешеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading