16+

Бу эшне алар бушка башкара. Алкышлар хисабына гына

“Кемнәрдер миллионнар артыннан чапканда, без милли моңнар диеп йөгердек,” - дим мин еш кына әңгәмәләремдә.

Бу эшне алар бушка башкара. Алкышлар хисабына гына

“Кемнәрдер миллионнар артыннан чапканда, без милли моңнар диеп йөгердек,” - дим мин еш кына әңгәмәләремдә.

Ни хәл итәсең, сандугач та бушка сайрамый, бар нәрсә акча белән үлчәнә торган заманда яшибез шул. Сандугач теләсә нишләсен, ә менә тамашачы күңелен күреп, бушка концерт куючылар бүген дә бар икән бит! “Юность” Мәдәният йортындагы тамашаны күргәч, яшермим, чынлап сөендем, ярый әле, килгәнмен дидем. Залда утыручы башлыча олы яшьтәге тамашачы да шулай дигәндер. Бер тиен чыгым тотмый гына шундый матур, җан җылымлы концерт карадык бит. “Әниләрнең яшьлектәге җырлары” дип аталды ул. “Зәңгәр күлмәк”, “Ак чәчәкләр”, “Беренче мәхәббәт”ләрне рәхәтләнеп тыңладык. Әлеге әсәрләрне безне хыялда гына булса да, яшьлекләребезгә кайтара алырлык тәэсирле итеп Алсу Хәерова, Гөлзада Хәмидуллина, Нияз Ахунов башкарды. Алар әле узган елның ноябрендә генә оешкан “Моң чишмәсе” ансамбле артистлары.

Җитәкчеләре халыкара конкурсларның 1нче дәрәҗә лауреаты Әнәс Хаҗи. Җыр-моң яратучы, аларны халык күңеленә таратырга теләүчеләр бергә туры килгәннәр дә бер коллектив буып тупланганнар. Җан яраткан, күңел тарткан эш белән шөгыльләнү үзләренә дә яшәү дәрте бирә. “Япон тактасына кәҗә дә кычкыра,” - диләр эстрада турында сөйләгәндә. Япон тактасын белмим, менә җыр матур, моңлы яңгырасын өчен бик шәп гармунчы кирәк икәнен беләм. Ә бу концертта гармунчының иң танылганы, талантлысы Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Рүзәл Зыятдинов уйнады. 

Әнәс әфәнде Саба районы Керәнле авылында 1959 елда әдәбият сәнгатькә гашыйк сигез балалы олы гаиләдә төпчек малай булып туган. Әтиләре оста итеп тальянда уйнаган. Бер абыйсы Мадъяр Хаҗиев Чаллыда халык рәссамы, икенче абыйсы Өлфәт язучы, китаплар авторы. Әнәс үзе дә яшьлегендә Алабуга сәнгать училищесына укырга кергән булган. Тик тәмамлый алмый калган, армиягә китеп барган. Менә быел кабат укырга кереп дипломлы, белемле сәнгатькәр булып халыкка хезмәт итәргә исәбе. Белешкән инде, алабыз дигәннәр, дүрт ел читтән торып укыйсы, ди. 

Әнәс әфәнде үзе дә гармунда оста уйный. Ишектән кергәндә үк милли киемнәр киеп, күреген тартып, моңнар таратып каршы алды ул тамашачыны. Бәйрәм рухын тагын да ныграк бирер өчен, чара ямьле генә түгел, тәмле дә булсын дип тә тырышканнар оештыручылар. Баллы чәкчәк белән сыйладылар залга үткән бөтен тамашачыны, милләтебезнең кунакчыллыгын исбатладылар. Бәйрәм концертын күңелләрдә озак сакланырлык итәр өчен махсус кунак төрле конкурслар лауреаты Зөлфия Шәфигуллиннаны да чакырганнар. 

Ул кичнең беренче өлешендә концерт карасак, тәнәфестән соң спектакль тамаша кылдык, Айгөл Әхмәтгалиеваның “Җаным жәл түгел сиңа” дигән комедиясеннән өзекләр карадык. Тормышчан заманча әсәр. Гыйбрәтле, кызык итеп уйнадылар. Баш рольдә әлеге дә баягы Әнәс әфәнде Хаҗи. Бигрәк сәхнә өчен туган, оркестр-кеше булып хәтергә керде ул. 

Академия театры артистларын карап хозурланганнар, атаклы артистлар концертын караганнарга, бәлки бу үзешчәннәр чыгышы бигүк ошап та бетмәс. Фальшлы ноталары да бардыр, сәхнә кануннарын да бик белеп бетермиләрдер, бәлки. Ләкин алар ихлас, чын күңелдән яшьләрен онытып тырышалар. Тамашачы күңеленә керергә, аны яхшы нурларга төрергә. Ә иң мөһиме, бу эшне алар бушка башкаралар. Алкышлар хисабына гына. Ә алар явып кына торды әлеге кичәдә дә. Чөнки тамашачы, халкыбыз бүген шул ихласлыкка сусаган. Ә “Моң чишмәсе” шуның саф тамчылары белән сугара. 

Әнәс ага саубуллашканда оялып кына гозерен дә җиткерде. Менә арзанга гына 7-8 урынлык “Газел”ебез булса, без барып, күбрәк тамашачының күңелен моңга коендыра алыр идек. Бушка.

Бәлки, бу ихлас хыялны чынга ашыручы берәр юмарт милләттәшебез табылыр дигән өмет белән язмамны тәмамлыйм. 


Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы

    Мөһим

    loading