16+

Булат сөйли, Ләйсән җырлый

Артистлар «ШК» укучыларына концертка билет бүләк итә!

Булат сөйли, Ләйсән җырлый

Артистлар «ШК» укучыларына концертка билет бүләк итә!

Инде студент елларыннан ук бергә җырлап йөргән Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовның чираттагы концертын 29 ноябрьдә УНИКС концертлар залында күреп булачак. Казан концертлары һәр артист өчен үтә дә җаваплы. Без оештыру эшләре буенча мәш килеп йөрүче Булат Бәйрәмов белән сөйләшеп алдык.

- Булат, бүген тамашачыны берни белән дә гаҗәпләндереп булмый, шулай да һәркем эзләнә. Сез нинди яңалыклар тәкъдим итәсез?
- Ләйсәннең яңа җырлары күп җыелды, шул җырларның барысы да яңгыраячак. Ләйсән минем белән генә түгел, Илназ Баһ белән дә дуэтлар башкара. Үзем һәрвакыттагыча, концертлар алып барганда, халык белән аралашырга, яратам. Кызыклы видеосюжетлар булачак, концертыбызда үзебезнең кызлар да беренче тапкыр җырлый. Алар икесе дә сәхнәне ярата. Олысы бию белән дә шөгыльләнә. Экраннан «кечкенә Булат»ны да күреп булачак.

- Булат Бәйрәмов балачагында нинди иде соң?
- Кечкенәдән әдәбияткә гашыйк идем мин. 9 нчы сыйныфта укыганда республика олимпиадасында беренче урынны яулап кайткан идем. Шул вакытта ир укытучылар миңа рәхмәт әйтеп кул кысканнар иде. Гадәттә, олимпиадаларда кызлар җиңгәнен генә күргәнгәдер инде.

- Ир-егеттә туган телгә мәхәббәт каян килгән?
- Минем дәү әни татар теле укытучысы иде. Үзебезнең нәселдә өч буын укытучылар. Аннары безнең Әгерҗе районындагы Иж‑Бубый авылы мәктәбе көчлеләрдән санала иде. Татар теле һәм әдәбияте укытучысы җанын‑тәнен биреп эшли торган иде. Барысының да йогынтысы булгандыр.

- Син бит әле ТМТВ каналында «Тәмле көрәш» тапшыруын алып баручы буларак та тамашачыга таныш. Анда да югалып калмаска кирәк.
- Әйе, кайвакыт тапшыруга (юньләп) иркенләп тулы җөмләләр белән сөйләшә алмаган җырчылар да килә. Шул чакта тел байлыгын эшкә җигәргә туры килә.

- Сезне бигрәк тә кайсы төбәктә үз итәләр?
- Кая гына барсак та, һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар. Азнакайга еш чакыралар. Бәлки, Ләйсән тумышы белән шул яклардан булгангадыр. Үзебез дә анда яратып кайтабыз. Әле менә 16 ноябрьдә Азнакайда концертыбыз узачак.

- Синең сәхнәдән тыш ниләр белән шөгыльләнгәнеңне беләбез. Ә Ләйсән?
- Ул бу елдан Казан федераль университетының Салих Сәйдәшев исемендәге югары сәнгать мәктәбендә вокал дәресләре укыта башлады. Аңа укыту эше бик килешә. Үзенә дә ошый. (елмаеп.) Безнең әле ике кызыбыз барын да онытмагыз.

Ләйсән һәм Булат, «Шәһри Казан» газетасы белән берлектә, тамашачыларга тагын бер шәп бүләк әзерләгән. Безнең сорауларга дөрес җавап биргән кеше аларның Казанда УНИКС концертлар залында 29 ноябрьдә узачак концертларына ике урынлы билет белән бүләкләнә.

1. Ләйсән белән Булатның кызларының исемнәре ничек?

2. Ләйсәннең ничә «Алтын барс»ы бар?

3. Ләйсән белән Булатның туган авыллары.

Җавапларны 20 ноябрьгә кадәр «Шәһри Казан»ның «кайнар элемтә» телефонына - 8-917-851 69 62 номерына SMS итеп язып җибәрергә кирәк. Үз исемегезне дә күрсәтергә онытмагыз. Өч сорауга да иң беренче дөрес җавап биргән кеше белән без, элемтәгә кереп, билетларны тапшырачакбыз.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading