16+

«Былтыр Россиядә беренче идек, быел да ким куймабыз»

Республикакүләм “Студентлар язы” фестивале быел 13нче тапкыр узачак һәм 2 меңгә якын студентны берләштерәчәк.

«Былтыр Россиядә беренче идек, быел да ким куймабыз»

Республикакүләм “Студентлар язы” фестивале быел 13нче тапкыр узачак һәм 2 меңгә якын студентны берләштерәчәк.

23 май кичендә Идел буе спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында студент тормышының иң көтеп алынган һәм дулкынландырган чаралараның берсе – “Студентлар язы”ның төбәк этабы гөрлиячәк. Фестивальдә музыка, хорегография, оригиналь жанр, журналистика, интеллектуаль юнәлеш, театр, видео буенча үзеңне сынап була.

  • Ел саен республика этабының сайлап алу турларында күрсәтелә торган номерлар саны арта. Быел Әлмәт һәм Чаллы студентларын билгеләп узасы килә. Елдагыча Казан дәүләт университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты да лидерлар арасында. Бүгенге гала-концертка 1200 тамашачы җыелырга тора. Бик популяр һәм көтеп алынган чарабыз бит, – дип уртаклаша фестивальнең башкарма продюсеры Милана Ким. – Әлбәттә, Россия этабында да үзебезне яхшы күрсәтербез, дип өметләнәбез. Чөнки былтыр беренче урын алдык. Быел шуннан да ким булмасын иде, дип телибез.

“Яз”да Татарстан студентларыннан тыш, чит илләрдән яки башка төбәкләрдән килеп, бездә укучы студентлар да катнаша. Сүз уңаеннан, күп милләтле Татарстан һәм милли мәдәният колориты Россия “Студентлар язы”нда күрсәтеләчәк программада да урын табачак. Әйе, республикадан соң, иң көчле чыгышлар Россия этабында Татарстан данын яклаячак. Анысы 28 майда Саратов шәһәрендә булачак. Безгә исә онлайн-трансляциядән күзәтеп, җан атып торырга гына кирәк.

Алсу Мансурова

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading