16+

Чатыртауның тарту көчен сиздегезме?

Татарстанның көньяк-көнчыгы­шында урнашкан Чатыр тавын кем генә белми икән хәзер. Диңгез өсте тигезлегеннән 334,5 метр биеклегендәге әлеге тау­ны без, һич икеләнмичә, Урал тауларының соңгы дулкыны дип атарга күнеккән. Кайчандыр Пугач яуларының шаукымын үз иңнәрендә күтәргән тау бүгенге көндә 4073 гектар җирне биләүче тыюлык булып исәпләнә. Тарихи үткәне, һәр юлаучыга аягөсте...

Чатыртауның тарту көчен сиздегезме?

Татарстанның көньяк-көнчыгы­шында урнашкан Чатыр тавын кем генә белми икән хәзер. Диңгез өсте тигезлегеннән 334,5 метр биеклегендәге әлеге тау­ны без, һич икеләнмичә, Урал тауларының соңгы дулкыны дип атарга күнеккән. Кайчандыр Пугач яуларының шаукымын үз иңнәрендә күтәргән тау бүгенге көндә 4073 гектар җирне биләүче тыюлык булып исәпләнә. Тарихи үткәне, һәр юлаучыга аягөсте...

Татарстанның көньяк-көнчыгы­шында урнашкан Чатыр тавын кем генә белми икән хәзер. Диңгез өсте тигезлегеннән 334,5 метр биеклегендәге әлеге тау­ны без, һич икеләнмичә, Урал тауларының соңгы дулкыны дип атарга күнеккән. Кайчандыр Пугач яуларының шаукымын үз иңнәрендә күтәргән тау бүгенге көндә 4073 гектар җирне биләүче тыюлык булып исәпләнә. Тарихи үткәне, һәр юлаучыга аягөсте басып сәлам биреп калучы байбаклары, Кызыл китапка кертелгән әби‑чәч кылганнары белән генә түгел, соңгы биш елда үзенең җыены белән дә дан тота Чатыртау. Быелгы «Чатыртауда җыен» Халыкара фольклор фестивалендә Арча, Тукай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Сарман, Питрәч, Чирмешән, Апас, Ютазы районнарыннан, Чувашстаннан, Самара өлкәсеннән, Кырымнан барлыгы 33 коллектив катнашты. Кайбер районнардан өчәр-дүртәр коллектив белән килүчеләр дә булды. Тамаша, елдагыча, Чатыр тавында башланып китте.
- Республикада төрки халыкларның гореф-гадәтләрен бергә үреп, өйрәнеп, бу байлыкны тагын да арттырып җибәрү мөмкинлеген Аз­накай районы ачты. Би­редә без елдан‑ел ти­рәнрәк чыгышлар күрәбез. Коллективлар бер-берсеннән күреп тә нәрсәгәдер өйрәнәләр, рухи байлыкларын үстерәләр. Һәр коллектив үз җирлегендә ни бар - шуны алып килә Чатыртау­га. Мондый фес­тивальнең булуына без бик шат, - дип белдерде республика халык иҗаты традицион мәдәниятне үстерү үзәге баш белгече Фәридә ханым Хәмидуллина фестивальдә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тап­шырганда һәм бигрәк тә район муниципаль башлыгы Марсель Шәйдуллинга рәхмәтләрен җиткерде.
Фестиваль кунаклары да риза калды җыеннан.
- 2005 елдан бирле чыгышлар ясыйбыз. Биредә бөтен ил белән аралашабыз менә. Бик ошады Чатыр тавы. Яшь чаклар булса, әле тагын да килер идек. Мондый матур урыннар юк бездә, Кавказ тау­ларына менгән кебек булдык, - ди Сарман районы, Карашай Саклау авылыннан килгән Рәсимә апа Билалова.
Питрәч районы, Күн авылыннан килгән 85 яшьлек Гөлҗиһан апа да ошаткан фестивальне.
- Чатыртауга әйтер сүз юк. Кайларда гына булмадык, иллә дә мәгәр мондый хозурлыкны, мондый иркенлекне күргән юк иде, - ди ул да.
Әле өстән яңгыр явып тормаган булса, ни әйтер идегез икән?..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading