16+

"Әдәби суд" нигә "Каһвәчеләр эше"нә әверелгән?

Хәзерге әдәбиятта әсәрләргә карата бәя бирү, тәнкыйть сүзләре әйтү, ни кызганыч, сирәк күренеш. Әмма яшьләргә үсәр өчен, дөрес юнәлешне табар өчен бу бик кирәк. “Идел” журналы ул яктан мактауга лаек – инде ничә еллар "Әдәби суд"лар оештыра. Анда катнашучы олы язучыларыбыз яшь иҗатчыларның әсәрләрен сүтеп җыя, кытыршы урыннарын билгели, көчле якларын барлый. Кыскасы, күзләрне ача!

"Әдәби суд" нигә "Каһвәчеләр эше"нә әверелгән?

Хәзерге әдәбиятта әсәрләргә карата бәя бирү, тәнкыйть сүзләре әйтү, ни кызганыч, сирәк күренеш. Әмма яшьләргә үсәр өчен, дөрес юнәлешне табар өчен бу бик кирәк. “Идел” журналы ул яктан мактауга лаек – инде ничә еллар "Әдәби суд"лар оештыра. Анда катнашучы олы язучыларыбыз яшь иҗатчыларның әсәрләрен сүтеп җыя, кытыршы урыннарын билгели, көчле якларын барлый. Кыскасы, күзләрне ача!

Шушы көннәрдә "Әдәби суд"ның 22нче утырышы узды. Ул “Каһвәчеләр эше” дип аталды. Биредә Айгөл Абдрахманова, Алинә Хәбибуллина, Ләйлә Фаяз, Эльвина Миңнуллинаның каһвә белән бәйле әсәрләре тикшерелде. Исемнәреннән үк шушы эчемлекнең исе бөркелеп тора сыман: “Син – каһвә”, “Ристретто”, “Каһвәле синле мин”. Суд утырышына махсус язылганмы икән әллә болар дигән идем, ялгышканмын: язылу еллары төрле һәм шуларның берсе, ягъни Алинә Хәбибуллинаның хикәясе “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә җиңү китергән.
– "Әдәби суд"лар элек-электән оештырылып килгән. Хәсән Туфан, Һади Такташларның да катнашканы булган анда. Такташка "Әдәби суд" булгач, ул хәтта үзенең стильләреннән арынып, “Такташ үлде” дигән шигырен яза һәм башка төрле иҗат итә башлый, чөнки дөрес язмыйсың, дип аны бик каты сүгәләр. Ул вакыттагы утырышлар бик җитди була. Ә безнең мәхкәмә – уен, пародия генә. Әмма уен булса да, һәркем үз эшенә бик җаваплы карый, ныклап әзерләнә. Без, беренчедән, шул рәвешле һәр яшь иҗатчыны популярлыштырабыз. Икенчедән, "Әдәби суд" Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә алып барыла. Биредә катнашучының әсәрләрен алга таба идарә утырышына тәнкыйть секциясенә тәкъдим итәбез. Шул юл белән Сабада яшәүче Илмира Гыймаева исемле шагыйрәнең китабын дәүләт хисабына Татарстан китап нәшриятында чыгартуга ирешә алдык. Димәк, "Әдәби суд" ул – хәрәкәт.

- Алдагы утырышларда бер генә иҗатчының әсәрләрен караган булсак, бу юлы берничә кешенең эше тикшерелде. “Каһвәчеләр эше” дип, бераз игътибар җәлеп итәр өчен атадык. Әлеге әсәрләрнең барысын да “Идел” журналының февраль санында бастырдык. Алар белән безнең сайтта да танышып була, – дип сөйләде “Идел” журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова.

Утырышта гаепләүче буларак галимә Рифә Рахман катнашты. “Каһвә эчкәндәге күренешләрне, хисләрне, эчемлек хакындагы фикерләрне үзәккә куеп, кафедагы танышлыкларга бәйле хикәяләр, повестьлар иҗат ителгән, рефератлар, сөйләмгә өйрәтү текстлары һ.б. язылган. Әлбәттә, бер үк мотивлы текстлар шушы дәрәҗәдә күбәеп киткәч, алар арасында бер-берсен кабатлаганнары да арткан. Яңа язылганнары эчендә нәкъ менә анда гына, каһвә мотивына гына иҗат ителгән яңа сүз дип әйтерлекләрен табу кыен. Бәлки, мөмкин дә түгел”, - диде ул.

Утырышта әсәрләрне яклап әйтелгән сүзләр дә шактый яңгырады. Яклаучы Рәмис Латыйпов яшьләрнең хәмер турында түгел, ә каһвә турында язуын хуплады.

“Бу әсәрләр тәҗрибә шәкелендә язылган. Алар тел ягыннан тикшерелергә тиеш. Тәнкыйтьнең кирәген алып, шуны үзләштереп, риза булып, алга таба барыгыз”, - дип хәер-фатихасын биреп хөкем карарын чыгарды казый, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading