Без мәдәниятне дә, әдәбиятны да рухи азык сыманрак кабул итәбез бит инде. Шуңа микән, бу өлкәгә багышланган еллар беркадәр сәеррәк, хәтта кәмитрәк булып ишетелә. «Мәдәният елы... Әдәбият елы...» Сез дә шулай ишетәсез микән?..
Бу ничектер «Төшке аш ашау елы... Кичке аш ашау елы...» шикеллерәк... Әйтерсең башка елларны төшке ашны да,...
Скопировать ссылку

Бу ничектер «Төшке аш ашау елы... Кичке аш ашау елы...» шикеллерәк... Әйтерсең башка елларны төшке ашны да, кичке ашны да ашамыйлар... Фу, ялгыштым... Әйтерсең башка елларны мәдәният белән дә, әдәбият белән дә шөгыльләнмиләр...
Әлбәттә, Әдәбият елы дип кенә язучылар күбрәк яки яхшырак яза башламый инде. Моңа кадәр кулына бер китап та алып карамаган кеше егылып китеп роман укырга тотынмый. Проблемалар да «Бәйрәм хөрмәтенә!» дип, үзлегеннән генә хәл ителми. Әмма бу җәмәгатьчелек игътибарын әдәбиятка юнәлтү өчен бер сәбәп була ала. Һәртөрле парк-скверларда, ишегалларында уздырыла торган бик үк табигый булмаган әдәби-мәдәни чаралар турында гына сүз бармый. Алары да кирәк. Җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә алган һәрбер нәрсәне эшләргә кирәк. Игътибар кыйммәт. Чөнки әдәбият бүген - үсүендә тоткарланып калган бала хәлендә. Ул бала турында хәстәрлек күрмисең икән, дәвамың юк дигән сүз.
Әдәбият проблемасы дигәндә, мин язучылар эшчәнлеген генә күз алдында тотмыйм. Язучылар эшли, аларга тел‑теш тидерерлек түгел. Бүгеннән бөтен дөньяга яңгыратырлык әсәрләр бар. Ләкин андый әсәрләрнең күбесе үз вакытында дөнья күрә алмый. Дөнья күргәннәрен халыкка җиткерү, тарату механизмы юк. Укучыларның зәвыгын, таләбен, ихтыяҗын өйрәнү, язучы белән китап укучы арасында тыгыз бәйләнеш булдыру өчен бернәрсә дә эшләнми. Нәтиҗәдә дөньяны яулый алырлык әсәрләр үз татарыбызга да таныла алмыйча кала.
Әдәбият проблемасы беркайчан да фәкать әдәбиятныкы гына була алмый. Әдәбият ул бары тик барометр гына. Тормыш барометры. Бернинди фактлар да, саннар да, башка мәгълүматлар да кирәкми, сез бары тик кайсы халыкның әдәбияты ни дәрәҗәдә танылган икәнен генә карагыз. Шуңа карап, бу халыкның нинди хәлдә яшәвен билгеләп була. Хәер, бу хакта киләсе саннарда...
Комментарийлар