16+

Эльмир Низамов: «Мин – ерак араларга йөгерүче композитор»

Яшь кенә булса да инде шактый танылуга ирешкән композитор Эльмир Низамов яңа гына Н.Җиһанов исемендәге консерватория каршындагы аспирантураны тәмамлап, профессиональ композитор таныклыгы алды.

Эльмир Низамов: «Мин – ерак араларга йөгерүче композитор»

Яшь кенә булса да инде шактый танылуга ирешкән композитор Эльмир Низамов яңа гына Н.Җиһанов исемендәге консерватория каршындагы аспирантураны тәмамлап, профессиональ композитор таныклыгы алды.

- Эльмир, янә бер диплом алуыгыз белән котлыйм. Сез канәгатьме?
- Бик канәгать. Әле кайчан гына консерваториядә укыган идем, инде аспирантураны да тәмамларга вакыт җитте. Консерваториядә укыганда билгеле бер кысаларда яши идем. Һәр ярты ел саен сессия,зачет, имтихан, концертлар... Ә инде аспирантурада андый чикләүләр булмады. Өч ел дәвамында язылган музыкаль әсәрләрем күптән түгел сольный концертымда яңгырады.
- Консерваторияне тәмамлаганда сез Ренат Харис либреттосына язылган «Алтын Казан» рок-операсын сәхнәләштердегез. Чыгарылыш эшегезнең премьерасы бик уңышлы үтте. Шундый катлаулы жанрны сайларга ничек курыкмадыгыз?
- Мин Ульяновск шәһәрендә туып үстем, ә анда, кызганычка, опера театрлары юк. Музыка көллиятендә операларны язмалар аша гына тыңлаганда: «Йа Ходаем, боларны кем генә тыңлый икән?» - дип уйлый идем. Казанга килеп, консерваториядә укый башлагач, опера һәм балет театрында беренче тапкыр Чайковскийның «Пиковая дама» операсын карадым. Бу вакыйга миңа тирән тәэсир итте, үзем дә бу жанр белән кызыксынып киттем. Бер ел эчендә операмны язып бетердем. «Алтын Казан»ның премьерасы уңышлы үтүе миңа көч‑куәт биреп тора. Остазым Анатолий Лупповка зур рәхмәтемне белдерәсем килә, нәкъ менә ул мине Ренат Харис белән таныштырды.
- Белгәнемчә, Ренат Харис белән берлектә иҗат итүегез дәвам итә. Аның белән тагын нинди яңа проектлар өстендә эшлисез?
- «Алтын Казан»нан соң аның пьесалары буенча куелган ике спектакльгә музыка яздым: Фатих Кәримнең «Күзләреңнән үбеп» һәм балалар өчен язылган «Илдус һәм Windows». Шулай ук Ренат Харис сүзләренә язылган җырларым, романсларым күп. Универсиада өчен иҗат ителгән «Казан - Универсиада» җырыбыз дискка да кертелде. Бүгенге көндә Ренат Харис либреттосын кулланып, «Кара пулат» исемле яңа опера өстендә эшлим.
- Сез бер юнәлештә генә иҗат итәсезме, әллә төрле яктан үзегезне сынап карыйсызмы?
- Әлбәттә, бер юнәлештә генә туктап калмыйм, төрлесендә язып карыйм, үземне эзлим.
- Эльмир, татар музыкасын дөнья күләменә күтәреп, җир шарындагы һәркемгә таныту идеясе ул коры хыял гынамы, әллә аны чынбарлык итеп тә буламы?
- Бу тормышка ашмаслык хыял түгел. Аның өчен уңайлы юлларны гына табарга кирәк. Мәсәлән, татар музыка сәнгатенә берникадәр үзгәрешләр кертү ысулы бар. Барыбер, татар музыкасын табигый формада фольклор дәрәҗәсендә генә калдырсак, ул җир шарының кайбер татарлар яшәгән төбәкләрендә генә популяр булачак. Ә тыңлаучыларны арттыру өчен, бәлки, Европа илләрендә популяр булган юнәлешләрне кулланырга, инструментларның төрлечә тавыш чыгару юлларын эзләп карарга кирәктер, мөгаен. Иң мөһиме бүгенге тамашачыга нәрсә кирәк икәнен аңларга, заман белән бергә атларга, бер урында гына таптанмаска кирәк.
- Композиторларны,башкаручыларны еш кына башка илләргә стажировкага җибәрәләр. Сезнең дә киләчәктә чит илдә калып, шунда иҗат итү планыгыз юкмы?
- Әлбәттә, чит илгә барып, берникадәр вакыт анда яшисе, хәзерге заман музыкасы белән күбрәк танышасы килә. Музыкаль яктан популяр булган илләрдә белем алырга да теләгем юк түгел. Ләкин бөтенләй анда яшәргә мин әлегә әзер түгел, үз туган җиремне сагынам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading