16+

Фердинанд Сәлахов: «Бүген сәнгать урамда каңгырап йөри»

Фердинанд Сәлахов белән бер концертта очрашып, сөйләшеп утырдык. Әңгәмәбез сәнгать темасына гына багышланса да, шәхси өлкәләр дә яктыртылды анда.

Фердинанд Сәлахов: «Бүген сәнгать урамда каңгырап йөри»

Фердинанд Сәлахов белән бер концертта очрашып, сөйләшеп утырдык. Әңгәмәбез сәнгать темасына гына багышланса да, шәхси өлкәләр дә яктыртылды анда.

- Фердинанд абый, ниләр белән шөгыльләнәсез?
- «Татар моңы» конкурсының Казанда узачак икенче, өченче турларына әзерләнәбез. Шәһәрләрдә йөреп, яшь башкаручыларны, талантларны барладык. Мактанырлыгыбыз бар, Аллага шөкер. Аннан соң бер төркем яшьләр белән кыргыз, казах далаларына, Кытайга чыгып китәчәкбез. Яшьләргә юл күрсәтеп, тамашачы белән таныштырып, ике арада күпер салу - минем төп максат.

- Бүгенге татар эстрадасына карашыгыз нинди?
- Бик шәп тавышлар бар. Бездәге кебек байлык бер милләттә дә юк. Әгәр Сиринә Зәйнетдинова, Марат Фәйрушин, Ришат Фазлыйәхмәтовларны дәүләт күләмендә үстерсәк, ничек шәп булыр иде! Филүс Каһиров белән Ришат Төхвәтуллинны Ваһапов фестивале танытты. Аларны дәүләт үз канаты астына алырга тиеш дип саныйм.

- Республикабыз спорт өлкәсендәге казанышлары белән мактана ала. Сезнеңчә, спорттан кала, сәнгать ничәнче урында?
- Бер урында да юк, сәнгать - урынсыз, урамда каңгырап йөри. Ул - үги бала.

- Ике малай әтисе булуыгызны беләм. Әти буларак, бала үстергәндә нинди алымнар кулландыгыз?
- Аңлашып үстердек. Берсе авырса, төн йокламый идем. Раилә: «Ят, бала авырмый үсми», - дия иде. «Ай-яй, син 10 бала үстергән хатын кебек сөйлисең, кайсы авырмый үсте соң синең», - дия идем. Алар - минем тормышымның бар мәгънәсе. Ул вакытта бакча да бар иде, хезмәт тәрбиясе дә биргәнбездер. Начар юлга басмасыннар дип, каеш та эләкте. Олысына инде, Маратка. Кирәк булмаган икән. Хәзер мин аларга әти түгел, дус егетләре кебек.

- Фердинанд абый, балачакта еш авырый идегезме?
- Балачакта авырмадым, ә 28 яшемдә яман шеш баш калкытты. Ангинадан башланган авыру дүртенче стадиягә җиткән иде. Эксперимент рәвешендә генә Мәскәүдә операция ясадылар. Исән калыр дип уйлаучы да юк. Әни генә («теща»сы - авт.) янымнан бер минутка да китмәде. Төнлә сыер савып кереп, икешәр кашык җылы сөт эчерә иде. Кулыннан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләде. Мине операциягә алып киткәч, әнинең елап утырганын күреп, күршедәге бер апа: «Нәрсә елап утырасың, ул авырудан берәүнең дә терелгәне юк әле», - дигән. Шуннан соң аны 23 ел өенә кертмәде. «Аркама пычак кадады ул», - дия иде. Шушы яшемә җитеп, хатынымның әтисе белән әнисе кебек алтын кешеләрне очратканым юк.

- Бүгенге көндә күңелегезне нинди үкенеч корты кимерә?
- Әни минем гомеремне саклап калды, мин аныкын юк. Өстенә биш литрлы пилмән шулпасы койган иде. Соңгы елларда авырды. Кулы тотам дип белә, тотмый, йә әйберне куйган кебек сизә, куймаган була. Биш көн безгә хәбәр итмәгәннәр. Без кайтканда хәле авыр иде. Хастаханәгә салдык. Бер ай ятты, өйгә дә үз аягы белән кайтты. Җиңеләю генә булган, күрәсең. 11 көннән соң үз кулымда вафат булды. Үпкәсе кабарган иде.

- Егетләр кебек саклануның сере нидә, Фердинанд абый?
- Артык сакланмыйм. Нәселем шундый. Әти үлгәндә дә үсмер бала кебек иде. Хәрәкәттән дә киләдер. Бер секунд та утырып торырга яратмыйм. Яшьрәк чакта төнлә уянып, машина шекелдәтеп, берәр кием тегәргә мөмкин идем. Спортзалга да йөреп маташам бит әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading