16+

Голливудта төшерелмәсә дә, Дисней мультфильмнары белән ярыша ала

Дөньядагы иң популяр "Билал" мөселман мультфильмы татар телендә күрсәтелә башлый. Әлеге мультфильмның трейлерын ютуб-каналда 10 млн нан артык кеше караган.

Голливудта төшерелмәсә дә, Дисней мультфильмнары белән ярыша ала

Дөньядагы иң популяр "Билал" мөселман мультфильмы татар телендә күрсәтелә башлый. Әлеге мультфильмның трейлерын ютуб-каналда 10 млн нан артык кеше караган.

BroadcastPRO Middle East премиясендә иң яхшы инновацион мультфильмы булып танылган, 2018 елда 10 иң яхшы фильмнар рәтенә кергән.

“Билал” тарихи-маҗаралы тулы метражлы анимацион фильмы дөньяның 11 телендә дөнья күргән. Тиздән аны татар телендә карый алачакбыз. Ул "Хозур ТВ" телеканалында кышкы каникул көннәрендә күрсәтеләчәк. Анимацион фильм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан әзерләнгән. 
Билал ибн Рабах Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең танылган сәхабәсе булган. Гаҗәеп моңлы тавышы белән ул ислам һәм дөнья тарихына җәмәгать намазына чакырган беренче мөәззин буларак кереп кала.

Аның шулай ук батыр йөрәкле, көчле рухлы һәм гадел сугышчы булуы билгеле. 
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең “Хузур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин сүзләренчә, компьютер уеннарының һәм мультфильмнарның балаларга йогынтысы бик зур һәм аларның күңеленә үтеп керү өчен кызыклы каһарман образлары кирәк. Балаларны дини һәм әхлакый сюжетлы мультфильмнар аша да тәрбияләргә кирәк, шуны истә тотып, без “Билал” мультфильмын сайлап алдык, диде ул.  

“Хозур ТВ” телеканалының баш редакторы Исмәгыйль Гыйндуллин “Билал” мульфильмының дөньякүләм анимация дөньясында билгеле проект булуын билгеләп үтте. Мультфильмны әзерләүгә күп көч куелган. Аны тормышка ашыру өчен режиссерларга җиде ел кирәк булган.
– Голливудта төшерелмәсә дә, Дисней мультфильмнары белән ярыша алырлык анимацияле фильм дип бәяләнгән ул, – диде баш редактор. “Билал” исемле дөньядагы иң популяр мөселман мультфильмы беренче тапкыр татар телендә күрсәтеләчәк

Фильмны тавышландыруда Әбри Хәбриев, Резидә Сәләхова, Илдар Кыямов, Зөлфәт Зиннуров, Аслан Миргаязов катнашкан.

Әбри Хәбриев мультфильмда дүрт образны, шул исәптән Билал образын да тавышландырган. Аның әйтүенчә, бу эштә иң авыры экранда геройларның әйткән сүзләрен авыз ачу рәвешләренә туры китерү һәм образларның холкын тавыш ярдәмендә күрсәтү авыррак булган. Мультфильмның әһәмиятенә килгәндә, аның аша балаларның ислам дине белән танышуларын билгеләп үтте ул.  
Илдар Кыямов фикеренчә дә, әлеге мультфильм балаларга әхлакый тәрбия бирә.

Анда гомумкешелек сыйфатлары салынган, алар барысы да дингә нигезләнгән, ди ул. 
Бала вакытындагы Билалның тавышын 9 яшьлек Аслан Миргаязов яздырган. Миңа бигрәк тә геройдагы курыкмас булуы ошады, ди Аслан.

Фотолар: https://dumrt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading