16+

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” әсәрен укыганнан соң туган уйлар

Ни өчен Зөләйха күзләрен ача? Нигә татар хатынының җыелма образы буларак сурәтләнгән бу персонажның күзләре теленнән, диненнән, милләтеннән ваз кичкәннән соң ачыла?

Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” әсәрен укыганнан соң туган уйлар

Ни өчен Зөләйха күзләрен ача? Нигә татар хатынының җыелма образы буларак сурәтләнгән бу персонажның күзләре теленнән, диненнән, милләтеннән ваз кичкәннән соң ачыла?

Ирен күз алдында үтергәннән соң, Себергә сөрелгәннән соң, Себер урманнарында бәби тапканнан соң ачылгандыр, бәлки?
Ни өчен нәкъ менә күзләрен ача?
Җавап: Зөләйха үзен шәхес итеп тоя башлый.
Тик...
Бу бик зур тавыш куптарган әсәр, әле дә җитмәсә, фильмы да чыкты. Татарстан чат ябышеп фильмын да карады. Безнең турыда бит, татар хатыны турында.
Мин шовинист та, расист та түгел. Мин үзем дә милләт рухлы кеше.
Ә фильмда исә... Фильмда исә татар рухының, татар калебенең нечкә җепләрендә әй уйнап та куйдылар соң! Әсәрнең дә, фильмның татар рухлы шәхесләрдә зур резонанс уятуы юкка түгел, юкка түгелдер...

Кайбер иптәшләрем аңлап та бетермәделәр. "Ни эшләп тавыш чыкты соң әле? "Вполне себе симпатичное произведение", "И вполне интересный фильм, браво Чулпан", - диеп, үзара фикер алыштылар.
Әсәр кызыклы, бер утыруда укып бетермәле. Матур телле. Өстән караганда, әлбәттә, шулай.

Бәлки язучының максаты татарны хурлау да түгелдер, кем белә? Бәлки ул hәрбер хатын-кыз бәхеткә лаек, яhүди белән элемтәдә торамы ул, урыс беләнме, нимес беләнме – барыбердер бәлки? Иң мөhиме - бәхетле булу, кызыл җеп белән шул ярылып ята монда. Өстән караганда...
Төпкәрәк чумсак?
Ник Зөләйха?
Ник Бибигайшә, Бибинур, ягьни, мәсәлән, Биби тугел? Гадирәк исем, шулаймы?
Ә менә Зөләйха – менә дигән! Гаяз Исхакыйның зыялы, керсез, чиста, иманлы, инсафлы, динен-телен сатмаган, иренә тугры калган Зөләйха.
Татарның йөзек кашы булып торган, символик образ – чиста , пакь, саф татар хатыны Исхакыйның герое... Зөләйханы калькалаштырган Яхина.
Яхина татарны танытты, диләр, утызлап телгә тәрҗемә ителгән, имеш. Ышанам. Татарны танытканга мәдхия җырлыйкмы? Тик хәзер татарны утыз илдә дөрес таныйлармы соң инде?

Ә татарның көчле әсәрләре... Көчле әсәрләре байтак аның. Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сы ни тора! Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ы? Матурлык символы булган шушы әсәрнең геройларына да селтәнә бит Гүзәл. Йосыфны Юсуф-Юзуф-Йосиф дип үзгәртә ул.
Татар шакккатты. Зөләйха “җебегән , күшеккән” тавыкмы?

Кайнаналарыбыз, ирләребезне күз карасыдай тәрбияләп үстергән ана – упыриха? Тик без укытучыларыбызның, әни-әбиләребезнең киңәшләрен, Ризаетдин Фәхретдиннең "Балаларга үгет-нәсихәт"ен укып үстек. Безне дә әбиләр тәрбияләде. Зурларга кирәк аларны. Хөрмәт кирәк. Ашаганнан соң дога укып куй. Йоклар алдыннан да... Ә аркадан кан акканчы себерке белән яру бернинди киртәгә сыймый...
Бардыр андый гаиләләр дә. Этле-мәчеле торганнары да бардыр.
Тик татар хатыны андый түгел бит.
Минем әби дә – татар хатыны.

Татар хатыны җебегән тавык түгел, күпчелек эш сөйгән, баскан җирендә ут чыгарган, унар бала тәрбияләп үстергән, кайнанасын кутәреп (!) мунчага илткән, юындырган, караган. 20 нче гасыр башы татар хатыны шундый. Җыелма образ.
Зөләйха каклар урлап (!) зират ияләренә илтә.
Татарлар 922 елдан бирле мөселманнар, ислам динен тоталар, мәҗүсилеккә урын юк монда.

Мәчеттә! Аллаһы йортында зина кылуны фильмда күрсәтү кирәкмәс иде... Күп дусларым шул сериядән соң карап та тормаганнар фильмны.
Ирен утерүче Иван (шулай ук җыелма образ – Зөләйханы батып үлүдән коткара, яхшы эш бирә, бүрәнә ташытмый, улына акча бирә, фамилиясен дә бирә хәтта), русча әйткәндә, откупился. Шул рәвешле мәхәббәтен, яратуын исбатлады, ирен үтерүен – зур гөнаhын да юып төшерергә тырышты. Бу да өстән караганда гына шулай. Романтик элпә астында мәгънә – рус фамилиясен алсаң – ак, керсез юллар ачыла, татар булып калсаң – Себердә черисең.
Болай язмаска иде, тегеләй язарга иде, дип Яхинага әйтеп булмый инде. Әгәр аның канында татар милләте турында кисәк-мисәк, ертык-умырык күзаллаулар икән, берни эшләр хәл юк. Тел белмәгән, динен белмәгән кешедән нинди саф татар хатыны образы тудырмак кирәк?

Мимикасыз, сүзсез, үз фикере булмаган, «тере мәет» кебек татар хатынын фильмда чыгардылар. Татар халкы шуңа битараф кала алмады. Җәмәгатьчелек шуңа тавыш чыгарды. Азчылык тавыш куптарды. Битараф булмаганнар.
Күпчелек шәп роман дип кул чапты.
Язучылык каләме тарафыннан караганда, бәлки шәптер дә. Миллионнар укый, ләбаса. Тирән фикри яктан төпкәрәк чумсаң... Башлар әйләнә. Инкыйраз, Гаяз ага, шушыдыр, күрәсең.

Дусларым арасында татарлар да, руслар да, татарча белмәүче татарлар да күп. Берегезнең бакчасына да селтәнеп таш атасым килми. Дус булыйк. Тату булыйк. Бердәм булыйк.
Бу бары тик әсәргә караган фикерләр генә.

Эльвира Хаббанова,
Казан

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X