16+

“Һөнәр”не “Ал җилкәннәр” ачты

Казанда XV Бөтенроссия “Һөнәр” яшь режиссура фестивале башланып китте.

“Һөнәр”не “Ал җилкәннәр” ачты

Казанда XV Бөтенроссия “Һөнәр” яшь режиссура фестивале башланып китте.

Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Александр Гринның (Нәзифә Кәримова инсценировкасы) “Ал җилкәннәр” әсәрен тәкъдим итте.

“Һөнәр” фестиваленең аурасы башка аның. Монда төрле тәҗрибәләр, көтелмәгән чыгышлар көтәргә була. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының сәхнә артына узганда, ялгыш ишектән алып керәсез дип, әллә ничә тапкыр туктап калдым. Баксаң, спектакльне сәхнә түрендә утырып карарга кирәк икән. Тамашачылар залы диңгез дулкыннарына әйләнгән. Әле бу яшькә җитеп сәхнәдән залга карап утырган юк иде. Шәп кенә килеп чыкты бит.  Театрга килеп, болай да тамаша кылып була икән.

“Ал җилкәннәр” әсәре идея ягыннан да көчле. Залда утыручы дип язасы килсә дә, сәхнәдә утыручы яшьләр спектакльне яхшы кабул итте. Әсәрдәге фикерләр дә күңелгә тия, уйнаулары да шәп булды. Бернинди хәвефләнү дә, кычкырыш та юк. Киресенчә, нәрсәнедер ишетми калмас өчен игътибарлырак та тыңлыйсың әле. Яшь артистлардагы пластика, хәрәкәтләр, гомумән, ихлас уйнаулары ошады. Ясалмалык та юк. Иң мөһиме – профессиональ осталык белән башкарып чыктылар.

Спектакльнең режиссеры Ренат Әюпов чын мәгънәсендә штурман булды. Сәхнәдәге роле дә шундый ук иде. Бу яшьләрне бергә туплап, шәп сәхнә әсәре куюлары  да, тәнкыйтьче Нияз Игъламов әйткәнчә, “Остазлар елы”нда бер үрнәк булып тора. Әлбәттә инде, Кариев театрындагы яраткан артистларыбыз да спектакльнең бәясен күтәрде. 

Гомумән, “Һөнәр” фестиваленә старт бирелде. Алдагы бер атнада 15 ләп шундый сәхнә әсәрен карап бәя бирергә мөмкинлек булачак. Билгеле булганча, “Һөнәр” фестивален 2019 елдан башлап Г.Кариев театры оештыра. Фестиваль соңгы елларда шактый үзгәрешләр кичерде. Үзләре яшь булсалар да, инде режиссер буларак өлгергән профессионалларның эшләре тәкъдим ителә. Театраль сезонның иң яхшы премьералары тамашачылар һәм театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан карала. Фестивальнең кураторы, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов белдерүенчә, 15 театрның 8е татарча спектакльләр куячак.

Быелгы “Һөнәр”гә Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән Ачинск (Красноярск), Барнаул (Алтай), Сарапул (Удмуртия Республикасы), Губаха (Пермь крае), Туймазы (Башкортстан Республикасы), Чабаксар (Чувашия Республикасы) театр коллективлары да катнаша.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading