16+

Хуҗалар тавы яки ЯЛГАН ХАҖ

(«Үрнәк» типографиясе 1909 нчы ел. Орфография сакланды) Бу шигъри юлларны Габделгалләм Габделбәдих улы Рәшиди Чиртуши язган. Рәшиди (1848-1923) прогрессив карашлы мулла, укытучы, шагыйрь булган. Ул Чистай районы Чиртуш авылында яшәгән һәм шунда вафат булган. Бисмикә йә Мүгыйн! Тарих белү һәр кемгә тиешледер. Тарих белми, гафил яту килешмидер. Тарих гыйлемен белмичә...

(«Үрнәк» типографиясе 1909 нчы ел. Орфография сакланды) Бу шигъри юлларны Габделгалләм Габделбәдих улы Рәшиди Чиртуши язган. Рәшиди (1848-1923) прогрессив карашлы мулла, укытучы, шагыйрь булган. Ул Чистай районы Чиртуш авылында яшәгән һәм шунда вафат булган. Бисмикә йә Мүгыйн! Тарих белү һәр кемгә тиешледер. Тарих белми, гафил яту килешмидер. Тарих гыйлемен белмичә...

(«Үрнәк» типографиясе 1909 нчы ел. Орфография сакланды)

Бу шигъри юлларны Габделгалләм Габделбәдих улы Рәшиди Чиртуши язган.
Рәшиди (1848-1923) прогрессив карашлы мулла, укытучы, шагыйрь булган. Ул Чистай районы Чиртуш авылында яшәгән һәм шунда вафат булган.

Бисмикә йә Мүгыйн!

Тарих белү һәр кемгә тиешледер.
Тарих белми, гафил яту килешмидер.
Тарих гыйлемен белмичә гафил калган
Хак белән батылны аера белмидер!

Җөграфия гыйлеме дә шулай кирәк,
Әмма моны яхшы белгән бик үк сирәк.
Тарих белән җөграфия белгәннәре
Әйтеләдер бу заманда инде: «Зирәк!»

Рубг мәскүн эчендә бераз йөреп,
Һәр милләтнең гадәтләрен дәхи күреп,
Гафил булмый, колак салып тыңлаучыга
Аңлатырга ният иттем, сөйләп биреп!

Җир йөзендә өч җирдә шәриф урын,
Һәр кайсыннан Кәгъбәтулла булган борын.
Атабыз Адәм аны бина кылган.
Ул да бәйтүл-мәгъмүр булган урын.

Мәккәдә Кәгъбәтулла булган өчен,
Мөселманнар буладыр моны зәир.
Кодстә бәйтел-мәкдисне дәхи
Төрле милләт зәир булып, була фәхир.

Өченчесе - Тур Сина шәриф мәкам,
Бу урында күбрәк яһүд халкы була.
Ошбу шәриф мәкамларга йөрү белән
Диниләрнең мәҗүсидән фаркы була.

Мәҗүсиләр бу урынга аслан бармый,
Шәриф мәкам, диеп тә исенә алмый.
Һиндстанда Будда мәзһәб мәҗүсләре
Гангы уын кермәенчә бердә калмый.


Мәҗүсиләр күп булганлар әүвәл монда,
Дин исламга кергән күбе бер заманда.
Христиан диненә дә күп кергәннәр
Үзләре һәм таралганнар монда, анда.

Кая тауны, я бер чишмә күрсә алар
Утыртканнар анда каен агачлары.
«Кирәмәт» дип ул урынга исем биреп,
Шунда келәү иткәннәр алар бары.

Келәүләре - «кирәмәт»кә ашлар кую,
Чишмә янында каз, үрдәк, тавык сую.
Тай вә бозау суеп, ашап баш аягын,
Бер агачның ботагына элеп кую.

Дин Исламга кергәненең «кирәмәте»
Киселгән дә, урыны корып беткән.
Тай вә бозау суеп, келәү итүләре
Мөэмин булган чуашлардан үтеп киткән.

Алай да калган бу иске йола келәү,
Чишмә янына барып, нәзер чалу кебек,
Чирлеләргә им‑том итеп, кот өндәүләр,
Яләндереп суга ярма салган кебек.

Шул чуаштан мөселман булганнарның
Балалары укыган да, мулла булган.
Чуашлыкны югалтмаска ул муллалар
Иске баба гадәтләрен йола кылган.

Шул муллалар - мисле чуваш балалары,
Мулла булып, башлап йөри келәүсары.
Боларга иптәш булган тол сукырлар
Хуҗалар тавына бара бары.

Чуашлардан мөселман булганнар да
Бу келәүләр һаман да бар, ялганы юк.
Су буена сарык итеп чалу кебек
Келәүләрнең бер дә әле калганы юк.

Безнең якта әүвәлдә бер шәһәр булган,
Аның да исеме булган икән Биләр.
Шул урында хәзер дә бер авыл бар
Исемене Билярски село, диләр.

Ул селода һәр атнакич булган көнне
Җыеладыр сәүдәгәрләр, була базар.
Кырында - куе урманлы бер биек тау,
Тау эченнән агып чыккан чишмәсе бар.

Руслар моны «святой ключ», диләр.
Биләрдән монда икон килгән, имеш.
Иконнан соң чишмә өстенә часовняны
Руслар да китереп салган, имеш.

Бу чишмә Ганг суы кебек мәшһүр,
Тавына да хуҗалар тавы, диләр.
Надан халык җилкәсен кимерергә
Карт муллалар корып куйган авы, диләр.

Ау коруның сәбәбе - шул муллаларга
Халык сарык тиресен бирсен өчен,
Тол суфыйлар тагы да кул куйганнар
Тол хатыннар бу мәйданга килсен өчен.

Бер сырхау кеше барса муллаларга,
«Барып, корбан чал - диер - хуҗаларга»!
Ел да барып, бер сарык чалыр булсаң,
Якын кеше булырсың син аларга!

Фәкыйрьләргә хаҗ буладыр бу урын, дип
Муллалар халыкны алдаганнар.
Ике йөз ел алдый‑алдый ышандырып,
Ташламаслык бу вакытка ялгаганнар!

Фәкыйрьләргә хаҗ диюнең сәбәбе бар,
Кубейс тавы кебек бер тавы бар.
Ул тауның буйлары - бар да урман.
Түбәсендә торган, имеш, изге кызлар!

Тавыннан чишмә чыга шаулап-гөрләп,
Өстендә часовня бар куйган бикләп.
Чәршәмбе көн кичтән барган сарыклылар
Нәзер корбан, дип чала да, ашый ипләп.

Дәхи дә бар монашкалар өе анда,
Марҗалар унбишләп барысы анда.
Часовнядан агып чыккан газиз чишмә
Мөлдерәп тулып ята дурук шунда.

Берәү теше, берәүнең башы авыртса,
Я бер‑бер кайгылы эшкә керсә,
Хуҗаларга барып корбан чалыр идем,
Диеп нәзер әйтә алар, ярдәм бирсә.

Хатыны әйтә: «Калдырма син, зинһар, мине!
Әйләндергән бер төенчек ярмамны алам,
Хуҗаларга багышлап, ул ярманы
Чишмәгә үз кулым белән илтеп салам.»

Өеннән һәркем бара азык алып,
Хатыны янына арбасына сарык салып.
Керәшен-чуаш хатыннары тагын килә,
Һәрбересе каз, үрдәк, я тавык алып.

Суфилар һәм надан мулла корбан чала
Сарык-кәҗә булса, башын мулла ала.
Каз-үрдәк, тавык чалса, йонларын
Алып барган мендәр тышка җыеп сала.

Алып барган сарык-кәҗә, тавык-әтәч,
Каз-үрдәк - бар да нәзер була.
Илендә ашап туймаган муллаларга
Кайсы пешсә, ансы әзер була.

Надан мулла әйтә сарык суючыга,
Алдына итен пешереп куючыга:
«Фәлән агай, кил, үзең дә бергә аша,
Бергә ашасаң гына, гөнаһларың бар да чыга.»

Тау итәге, болын кебек, бер киң мәйдан,
Болында бар сирәк кенә куаклары.
Шул куаклар арасында табын-табын
Утырадыр Иблис картның кунаклары.

Ул кунаклар - надан мулла хәерчеләр,
Чуваш хатыны корбанын чалучылар.
Алып барган капчыгына сарык башын,
Тавык-әтәч йонын җыеп салучылар.

Бик күп керәшен-чуаш хатыннары:
Кайсы чулак, кайсы аксак, кайсы сукыр,
Чуашканың сукыр күзен ачам, диеп
Тыңкыш мулла тавык тоткан, Коръән укыр.

Тыңласаң укыган Коръәнене,
Правотадыр тәмам аны белгән.
Мисалы - бу мәйданга ач ябалак
Тавык атып ашарга килгән кебек.

Аз дигәндә, ул мәйданда йөзләп хайван
Бугазланган, тыпырчынып бирәдер җан.
Ат бәвеле һәм тизәге арасында
Чапырдап ятадыр кып‑кызыл кан.

Җил булмаса, ул мәйдан тынчы, сасы,
Капчыкка тутырган сарык башы.
Эчәк, бавыр - муллалар капчыгында,
Сарып алган капчыкны чебен ашы.

Муллалар вәгазь бирә барганнарга,
Сарык, кәҗә, каз, үрдәк чалганнарга.
«Хуҗалар сездән бигрәк риза» - диләр,
Тиресен биреп, башын капчыкка салганнарга.

«Хуҗалар тавы» дигән бик зур мәйдан,
Уң ягы - урманлы тау, гаҗәп хәйран.
Сул ягы - суга кадәр янтык болын,
Ул болынга төшеләдер кечерәк таудан.

Аз дигәндә, йөз иллеләп арба була,
Арба арасы ат тизәге белән тула.
Истинҗага билгеле урын юклыктан
Булган Адәм череге дә шунда була.

Арбалар бар да куак арасында,
Атының да пычраклары - бар да шунда.
Муллалар арба янында Коръән укый,
Тире тиреп, хатын күзләү сәүдәсендә.

Тол хатыннар, карт кызлар бара анда,
Тик килгән егетләрне күзәтергә.
Тол ит басып эчен каты алган булса,
Газиз чишмә суы белән төзәтмәктә.

Мулла әйтә: «Зәмзәмнән бу чишмә суы,
Шуның өчен бик файдалы бу су буе».
Күрәсез бит, зикер Коръән - такмак, көлке,
Мисалы - җәннәттәге Мәрьям туе.

Бу мәйданны хаҗ җиреннән артык, диләр,
Ашәдә эч һәр нигъмәт анык, диләр.
Монда килеп нәзер корбан чалганнарга
Кыямәт көн хуҗалар танык, диләр.

Атабыз Адәм белән Хәва анабыз
Оҗмахтан чыгып, җирдә йөргән чакта
Бер-берсен күралмыйча зар йөрегәч,
Күп елдан соң кавышканнар Гарәфәттә.

Бу хуҗалар тавы да, - ди, - Гарәфәттер.
Хәсрәтлеләр монда күреп танышасыз.
Яшерен серләр сөйләшеп, кайгыларны
Таратырга монда вакыт табышасыз.

Кечерәк тауны белегез, ди, Мина дип
Һәм чишмәне исәпләгез зәмзәм дип.
Монашкалар өе белән чишмә арасын
Сәгый кылың, Сафа белән Мәрвам диеп.

Су коенган хатыннарга балчык бәрсәк,
Таш атуга хисаплана, моны белсәк.
Кубейс тавына да менү була,
Кызлар тавы дигән тауга менеп йөрсәк.

Ул тауның юлы бар да агачлык.
Яңгыр яуса, менү мөшкел, бик тайгачлык.
Хатыннарга анда менү мөшкел булса,
Алыгыз бер егетне юлга башлык.

Юлбашчысыз куе урман куркынычлы,
Ял итәргә куак төбе бик тынычлы.
Туктый-туктый менсәгез дә, тырышыгыз,
Менеп җиткәч, күңел булыр сөенечле.

Егет сезгә, ярдәм кылып, юлдан итәр,
Тайгач булса, кулдан тотып, тартып китәр.
Хәлсезләр менә алмыйча гаҗиз булса,
Түбән якка әйләнер дә, арттан этәр.

Анда менгәч, күрерсез вак‑вак чокыр,
Белгәнегез шул чокырга Коръән укыр.
Коръән укый белмәгәннәр бергә алып
Менегез бер яшьрәк суфый сукыр.

Мулланың бу вәгазе әсәр итәр,
Хатын-кызлар шатланышып тауга китәр.
Тау менгәндә, яшь егет һәм яшьрәк суфый
Юлдаш булса, максатына бар да җитәр.

Хатын-кызлар бу тауга бик күп менә,
Һич берсенә мәхрәме дә кирәк түгел.
Яшь егетләр артларыннан тауга менә,
Күрер өчен тау башында чәчкәле гөл.

Чәршәмбе көн һәрбер хайван суеладыр,
Ит пешәргә, казан утка куеладыр.
Кич булганда, әлсерәгән таракандай
Тау башыннан хатын-кызлар коеладыр.

Хаҗы кабул булганнары бик шат төшә:
«Хакка шөкер, максатыма ирештем,» - дип.
Кайсылары бик күңелсез, борыны түбән,
Сыкранадыр: «Юкка менеп йөргәнмен,» - дип.

Муллалары даим вәгазь биреп тора,
Бер-ике тиен садакасы килеп тора.
Хатын-кызны максатына ирештергәч,
Вәгазен мулла ирләргә таба бора.

Әйтәдер, монда берәү килеп кунса,
Хуҗаларга багышлап, сарык суйса.
Изге бала булачактыр бу урыннан,
Корбан ашап хатынына сохбәт кылса.

Мулланың бу вәгазе бик әсәрле,
Тол хатыннар, моны ишетеп, егет зәрли.
Килә тизрәк, изге бала булсын, диеп
Күп хатыннар төне буе ирен әрли.

Көзге төннәр, тыныч кына җилсез вакыт
Ишетелә анда да шәп, монда да шәп,
Барып күрсәң, бер хатынны кочаклаган
Ят егет авызыннан үбә чуп чуп.

Бер тарафка күз салсаң, бу мәйданда
Ялтырыйдыр ут дөньяны яккан кебек.
Ут янында хатын-кызлар һәм сукырлар
Җыелып ята, сарык, сыер яткан кебек.

Муллаларның вәгазе тәмам булгач,
Суфыйлар, сукырлар, хәерчеләр
Ут ягып, төн буенча ут янында
Җыр җырлап, такмак әйтеп әкият сөйләр.

Һәр төрле ялган хәбәр шуннан чыгар,
Һәр кемгә кәсәфәте аның йогар.
Сукыр суфый тунын төреп йөри калса,
Ялгышып бер хатынны сөзеп егар.

Ут янында суфыйлар такмак итә,
Тышкы якта кызлар калкып мырнап ята.
Суфый торып ялгыш кызны таптамасын,
Диеп тыштан егетләр дә чорнап ята.

Болыт килеп төнен салкын яңгыр яуса,
Күне юкның арба астына тамчы тамса,
Часовня алдына йөгерәләр дә,
Шат буладыр, эчкәрәк урын алса.

Ул часовня алдына төнен барып,
Тулалар барсы бергә шөйлә.
Карап тормый караңгыда кем икәнен,
Бәхетенә нинди кеше туры килә.

Анда була бик тыгыз, урыны тар,
Егет тә кыз, ир дә хатын бергә тулар.
Абзардагы сарык белән кәҗә кебек,
Бер-берсенә ышкынышып җылыналар.

Бу мәйданның урыны да бигрәк уңай -
Болын кебек тау белән су арасы.
Таң алдыннан бик күп була су буенда
Карттан-яшьтән коенучы су анасы.

Таллар егет чакырадыр: «Поди сюда!»
Шул сәбәпле, су анасы бар да суда.
Хаҗ савабын шуннан таба күп тол хатын
Егетләрдән очраса яңа «муда».

Күп хатынның ирләре арба астында
Томаланып ятканда, гыр‑гыр йоклар.
Кайсылары печәнлектә ат ашата
Урыс килеп, тотмасын дип атын саклар.

Ирле хатын, ирсез калгач, бик ирекле.
Кая китеп йөрсә дә, була ирек.
Анасын югалткан яшь балалар
Арба астында елап ята шырык-мырык.

Бу мәйданда, карап торсаң, күп кабәхать.
Монда йөреп, яшь адәмнәр азар икән.
Хакыйкать - ашап-эчеп, уйнап-көлеп,
Төн буена зина кылыр базар икән.

Җәйге төннәр озын түгел, тизрәк үтәр,
Таң беленер, намаз вакты килеп җитәр.
Иртәрәк уянган ир кешеләр
Тиз генә хатынын эзли китәр.

Эзләп табып, су янында сүксә, сукса,
Ачуланма, мин бит буген коелдым, ди,
Киемнәрем бар да пычрак булган иде,
Шул сәбәпле, монда килеп коендым, ди.

Төн йокламый шаярса да шундый шуклар,
Кайсылары уянмыйдыр һәнүз йоклар.
Хаҗи намаз укымаган, кояш чыккан,
Шау килә уянган һәр мәхлуклар.

Кояш чыккач, көн жарлата, бөркү була,
Күтәрелә кигәвен дә, чебен, коңгыз.
Тынчыган болынның исен сизеп,
Биләрдән киләдер эт вә дуңгыз.

Дуңгыз вә эт сөякләрне кимерченә,
Атлары да кигәвеннән тиберченә.
Әйдәгез, Биләргә, базарга, дип
Сөйләшәләр ялган хаҗи бер-берсенә.

Корбанының тиресен кайсылары
Сатмый-бирми калган булса ул мәйданда,
Хатыны белән шул базарга юнәләдер
Тиресен сатып эчәргә тизрәк анда.

Базарга дип, кызулап чаба чаба
Тирләтәдер атны, талдырадыр.
Дус-иш белән эчәргә кергән чакта,
Хатынын, кызын урамда калдырадыр.

Урамда кызына берәү күз дә кыса,
Сатылмыйча кайтмасын, дип сүз дә куша.
Кайсы шунда тәвәккәлләп хатын-кызның
Түшен капшап, кулын кысып, муйнын коча.

Исереп чыгып, ирләре өйгә таба
Атын кыйнап, җафалар, юлда чаба.
Шул хуҗалар тавына бару белән
Ире, хатыны ни кадәрле «әҗер» таба.

Бик күбесе бу мәйданга җәяү барган,
Күп ашаган, кайталмыйдыр, тәмам арган.
«Абзый, мине утыртсана арбаңа», - дип
Бер яшь хатын кычкырадыр, ни бар фәрман.

Абзыйсы әйтә: «Арбамда алты кеше,
Сыярга урын юк ярты кеше.
Әнә, берәү арттан килә, ялгыз егет
Аңарга утыр, ул утыртыр янди кеше».

Килеп җиткәч ялгыз егет, бу яшь хатын
Танымаса, белмәсә дә аның атын,
Канатым, зинһар, мине утыртсана,
Диеп сөйли, исәпләми һич оятын.

Егет: «Яхшы, кил, абыстай! Кил, абыстай!»-
Дигәч, барып бу яшь хатын утырадыр.
Бу хатынның хаҗы бигрәк кабул була,
Матур егет малүнкәсен тутырадыр.

Бу хуҗалар тавына йөргән халык
Күбесе була ишан мөритләре.
Көнли белми хатынын, дәхи кызын
Үзләре дә ят хатынны йуридләре.

Боларда көнләшү бер дә булмый.
Хуҗа тавын белсәләр дә Мәккә кебек,
Бер-берсен сарыплашмый, Питрау алды
Анасына сикергән тәкә кебек.

Боларга сарыплашу ярамыйдыр,
Булган өчен барсы да бер сабакта.
Хәтемнән кайтканда, кереп эчә
Иттифаки бик күбесе бер кабакта.

Юлда печән урласа да, кайгырмыйлар,
Харам эштән саклану боларда юк.
Урыс килеп кыйнамаса, курка белми,
Харам борчак ашап булса, тамагы тук.

Шул хуҗалар тавына да баручылар
Йолкып ала урысның борчагыны.
Изге юлда йөргәндә зарар юк дип,
Тырышадыр тутырырга корсагыны.

Бу эшләргә юл күрсәткән сукыр суфый,
Тагы да надан мулла, башы туңган.
Тавык йоны, сарык башы җыя-җыя,
Китап карау кайгысы юк - күзе тонган!

«Мәсләкүл-мөттәкыйн»дә язылгандыр:
«Сырхау өчен корбан чалса, бер‑бер җәһил
«Бисмилләһ»не әйтеп тә чалыр булса,
Дин исламнан буладыр дигән зәһил!»

Мәшәих вә шүһәдә кабере янда
Нәзер корбан алып барып, чалса анда,
Динсез кала, диеп язган ул кешене
Мөэмин булып йөрсә дә, әгәр санда.

Ошбу эшкә юл күрсәткән надан мулла,
Наданлыкка чумып беткән юньсез була.
Надан табиб күп сырхауны үтергәндәй,
Надан мулла күп адәмне динсез кыла.

Келәү итмә, диеп әйтсәң бер чуашка,
Безнең инде йола шул дип, бер дә куймас.
Хуҗалар тавына да йөрүчеләр
Шул чуаштан тамчы кадәр ким дә булмас.

Хуҗалар тавына күп йөрегән
Надан мулла, билгеле, дин хасиде.
Китапларда ошбу сүз күренәдер:
«Мулла азмаса, халык азмас иде».

Надан мулла сөннәт-бидгат аера белмәс,
Тарикаттә йөресә дә, юлга кермәс.
Бугаз фәреҗ кайгысында гомер итеп,
Башын бөккән, күзен йомган, һич ни күрмәс.

Батылга тәмам чумган, хакны күрми,
Үлгәч оҗмах көтәдер - эше беткән.
Сасыган сарык башын өенә ташып,
Кимер-кимерә авызында теше беткән.

Кай китапта күренә бу тауга бару?
Чишмә янына барып, нәзер корбан чалу?
Чуаш түгел, чирмеш түгел, муллаларга
Кирәк иде бу бидгаттән качып калу.

Атна саен атын җигеп, чапкан мулла
Берәр тире эләкмәсме, диеп кулга.
Шәригатен-тарикатен артка ташлап,
Кергәне билгеледер нинди юлга.

Язар идем наданнарга күп риваят,
Ышанмыймын, бу эшне куяр микән?
Гүргә кереп, авызына туфрак тулса,
Әллә ул чак ашавыннан туяр микән?

Алай да әйтим: сүрәт «әл-Бәкара»дә
Сарих дәлил гыйлме булып укыганга.
Укыса да, уйлыймын, әсәр итмәс,
Мәгърифәтен, вөҗданын чурт чукыганга.

Каләмне кадыйм инде язмыйм, җитәр.
Ни күргәннең барын язсам, күпкә китәр.
Ни язганны игътибарлап укыганга
Хуҗа тавы ни икәне беленеп бетәр.

Зинһар, дуслар, бу эшләрдән сакланыгыз!
Эшләгәннәр тәүбә итеп пакьланыгыз,
Мондый пычрак бидгать эштән тыелыгыз,
Фарыз, ваҗиб, сөннәт эшләп шатланыгыз!

Темага кагылышлы материаллар: Биләр: Хуҗалар тавы, Изге чишмә

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading